Accessibility links

Кайнар хәбәр

AI "теләнмәгән оешмалар" канунын кире кагырга чакырды


Халыкара хокук яклау оешмасы Amnesty International Русия хакимиятләрен "чит ил агенты" һәм "теләнмәгән оешмалар" кануннарын кичекмичә кире кагырга чакырды.

Сишәмбе дөньяга чыккан белдерүдә, хөкүмәттән тыш оешмаларын финанслауны киметү максаты белән Русия хакимиятләре АКШның "Демократиягә булышу фондын" кара исемлеккә кертте диелә. Документта соңгы елларда Русия хакимиятләренең гражданлык җәмгыятенә эзлекле рәвештә һөҗүм ясап торуы да әйтелә.

Amnesty Internationalның Европа һәм Үзәк Азиядәге директоры урынбасары Джон Далһуисен: "Теләнмәгән оешмалар" кануны сүз ирегенә, илдәге оешмаларның ирекле булуына каршы һәм киләчәктә бу канунның эшләве Русиядәге хокук яклаучы оешмаларга җимергеч йогынты ясаячак", дип белдерде.

Русия прокуратурасы "Демократиягә булышу фонды" "сайлау кампанияләре нәтиҗәләрен легетим түгел дип тану" белән шөгыльләнгән, сәяси чаралар оештыруда һәм "хәрби көчләрдә хезмәтне начар итеп күрсәтүдә" булышкан дип белдергән иде.

АКШның "Демократиягә булышу фонды" үсеп килгән илләрдә демократиягә ярдәм белән шөгыльләнә. Русиядә бу фонд, аерым алганда, Мәскәү-Һелсинки төркемен һәм "Кеше хокуклары өчен" хәрәкәтен финанслады. Фонд Русиядә беренче булып "теләнмәгән оешма" дигән ярлык алды.

Июль башында Русия федерация шурасы "теләнмәгән оешма" канунына туры килү-килмәүне ачыклау өчен хөкүмәттән тыш оешмалар исемлеген баш прокуратурага җибәргән иде. Бу исемлектә әлеге фондтан кала мәгърифәт, хокук яклау һәм фән белән шөгыльләнүче тагын 11 оешма бар.

XS
SM
MD
LG