Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар мәҗлесе вәкиле 19 ноябрьгә кадәр сак астында кала


Әхтәм Чийгозны мәхкәмәгә китерәләр
Әхтәм Чийгозны мәхкәмәгә китерәләр

29 июльдә Кырымдагы мәхкәмә Кырымтатар Мәҗлесе рәисе урынбасары Әхтәм Чийгозны 19 ноябрьгә кадәр сак астында калдыру карары чыгарды.

Әхтәм Чийгоз мәхкәмә залында җинаятьтә эзәрлекләү барса да үзенең Кырымнан китмәячәген әйтте.

"Минем монда гаиләм, балаларым, өлкән яшьтәге әти-әнием бар. Әтиемә 78, әниемә 74 яшь. Без кабат читкә чыгып китәр өчен туган җирләребезгә кайтмадык. Үлем дә, яшәү дә бары тик туган җиремдә генә булачак", диде Чийгоз.

Ул моңа кадәр булган мәхкәмәдә, сак астында тоту карарын 28 июльгә кадәр озайтканда үзенә карата җинаять эшен ачуны "сәяси заказ" дип белдергән иде.

Мәҗлес җитәкчесе урынбасары Нәриман Җәлал, Әхтәм Чийгоз кырымтатар лидерлары Мостафа Җәмилев һәм Рефат Чубаров белән элемтәдә булган өчен сак астында тоту вакыты озайтылганны әйтә.

Әхтәм Чийгоз 2015 елның 29 гыйнварында тоткарланды. Ул Акмәчеттәге тикшерү барганда ябып тору изоляторында утыра.

XS
SM
MD
LG