Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкортстан җитәкчелеге Мәскәүнең милләтләрне бетерү сәясәтен хуплаучы гына"


Марат Колшәрипов
Марат Колшәрипов

Галим Марат Колшәрипов Яровая тәкъдим иткән "Мәгариф кануны"на үзгәрешләрне Кремльнең русияле генә милләт ясау сәясәтенең дәвамы дип белдерә. Бу документка башкортстаннарның каршы чыкмавын "безнекеләр Мәскәү кушканны үтәп ятучылар гына" дип бәяли.

Башкортстан дәүләт университетының тарих факультеты деканы Марат Колшәрипов Русия думасында "Бердәм Русия"дән Ирина Яровая һәм Мәгариф комитеты башлыгы Вячеслав Никоновның думага тәкъдим иткән "Мәгариф кануны"на өстәмәләрне, президент Владимир Путин тарафыннан имзаланып хупланган, 2025 елга кадәр дәвам итәчәк милли үзгәрешләрне үз эченә алган "Русиянең милли сәясәт стратегиясе"н тормышка ашыруда чираттагы адым дип белдерә. Белгечләр стратегия нигезенә милли республикаларны юкка чыгару, милләтләрне бетереп бердәм русияле милләт ясау идеясе салынган дигән иде.

"Хәзер бөтен эшләр бердәм русияле милләт ясау өчен бара. Димәк, без барыбыз да урыс теленә күчеп бетәргә, мәдәниятебездән баш тартырга тиеш булачакбыз. Оптимальләштерү дигән сылтау белән милли мәктәпләрне ябып бетереп киләләр. "Мәгариф кануны"на үзгәрешләр шуның дәвамы инде ул. Алар шыпырт кына милләтләргә бүленүне бетермәкче булалар. Бөтен яклап урыслаштыру бара. Алар күпшы сүзләр белән, милли телләрдә уку кала дигән булып, эш итә хәзер.

"Мәгариф кануны"на үзгәрешләр милли мәгарифкә генә түгел, ә милли республикаларга да каршы юнәлгән. Бу документка милли республикалар бердәм булып каршы чыкса әйбәт булыр иде. Кызганыч, Русиядә бердәмлек җитешми", ди Колшәрипов.

Татарстан дәүләт шурасы, 8 июль көнне булган утырышта, Яровая тәкъдим иткән канунга үзгәрешләргә каршы икәнлеген белдерде. Иртәгә утырыш дигән көнне Дәүләт шурасының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләр комитеты рәисе Разил Вәлиев карарны Русиядәге бөтен төбәкләрдәге парламентларга да татарстаннар теләген хуплауны сорап җибәреләчәген белдерде. Әлегә кадәр бу канун өлгесенә үзгәрешләргә карата төбәкләрдән бер генә хәбәр дә булмады.

Башкортстан парламенты дәшми калуны хуп күрә мөгаен

Татарстан Дәүләт шурасы "Мәгариф кануны"на үзгәрешләрне карар алдыннан, 6 июль көнне Азатлык башкортстаннарның да бу документка карата фикерен белү өчен парламентта Мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты җитәкчесе Элвира Аиткулова белән элемтәгә кергән иде. Аеткулова Русия думасыннан документны соңлап алуларын, ШОС һәм БРИКС саммитлары сәбәпле депутатларның вакытыннан элегрәк җәйге ялга җибәрелелүләрен дә әйтә.

Элвира Аиткулова
Элвира Аиткулова

"Безнең республикадан бу канунга үзгәршешләргә карата комментар булмас дип уйлыйм мин. Без бу мәсьәләне өйрәнәбез, документ тикшерелә дип кенә (думага - редакция) җиткерәчәкбез. Безнең чираттагы комитет утырышы сентябрьдә генә булачак, шуңа күрә бу документка карата үз фикеребезне белдерү вакыты чыккан була. Татарстан реакциясен без беләбез инде", дигән иде Аиткулова.

Шулай да комитет җитәкчесе Азатлыкка ШОС һәм БРИКС чаралары беткәч шалтыратып карарга кушты, бәлки берәр нәрсә ачыкланыр дип тә өстәде. Азатлык күп тапкырлар шалтыратып караса да, Аеткулова 29 июльгә кадәр кесә телефонын алмады.

Галим Марат Колшәрипов Башкортстан җитәкчелеге соңгы вакытта Мәскәүнең милләтләрне бетерү сәясәтенә каршы чыкмый, "ә"гә "җә" дип утыру юлын гына алган ди.

"Башкортстан җитәкчелегенең бөтен сәясәте өстән кушканны гына үтәп утыруга корылган. Бездә хәзер милли республика, милли мәктәпләр, тел мәсьәләсе бөтенләй күтәрелми. Ә бу исә, зур сәясәт. Хәзер Бөтендөнья башкорт корылтаеның да кулыннан бернәрсә дә килми. Алар да өстән ни кушалар "баш өсте" дип шуны гына эшләп утыра. Республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитов та Мәскәү гамәлләренә үз мөнәсәбәтен белдерә торган кеше түгел. Ул гел уңайга гына борып, бездә барсы да яхшы, безнең республика бай дип кенә сөйли хәзер. Милли мәсьәләр дә хәзер бөтенләй күтәрелми. Бездә хәзер "бөтен милләтләр дә бик яхшы яши", "халыклар дуслыгы" дип тапкылдашып кына утыралар", ди Колшәрипов.

****

Русиянең "Мәгариф кануны"на үзгәрешләр Русия думасында кабул ителеп, аны Путин имзалап көчкә керсә тарих, рус теле һәм әдәбияты, математика "төп дәреслекләр" дигән статус ала. Бу фәннәрдән бары тик бер дәреслек белән генә укытырга мөмкинлек булачак. Бу исә җирле, милли үзенчәлекләргә дәресләрдә бөтенләй урын булмаячак дигән сүз.

Хәзер эшләп килгән канунга күрә, төбәкләр дәреслекләргә, методик кулланмаларга, мәгариф програмнарына карата үз фикерен белдерә, өстәмәләрне тәкъдим итә ала иде. Үзгәрешләр кертелә калса, алар бу мөмкинлектән дә мәхрүм булачак.

Бердәм дәүләт имтиханнары да рус теле һәм математикадан гына түгел, ә дүртәү булачак, рус әдәбияты һәм тарих та өстәләчәк. Белгечләр аларга сәгать саннары күбәйтеләчәк, бу һичшиксез милли телләр, милли әдәбиятлар хисабына булачак дип белдерә.

XS
SM
MD
LG