Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия ветосы МН17 һәлакәте өчен гаеплеләрне табу мөмкинлеген киметә


Малайзиянең МН17 очышындагы Boeing 777 очкычы калдыклары төшкән урын
Малайзиянең МН17 очышындагы Boeing 777 очкычы калдыклары төшкән урын

MH17 очышы һәлакәтен тикшерү өчен халыкара трибунал төзү тәкъдименә БМО Иминлек шурасында Русия вето салып каршы чыкканнан соң бу тәкъдимне яклаучыларның мөмкинлекләре кимеде.

Малайзия һава юллары очкычын кемнең бәреп төшерүен ачыклауда катнашуны мәҗбүри итеп куйган резолюциягә Русия киртә куйганнан соң бергәләп эшләү өчен иң яхшы мөмкинлек юкка чыкты.

БМО Хартиясе нигезендә, БМО Иминлек шурасы оештырган трибуналларга БМО әгъзасы булган барлык илләр дә буйсынырга тиеш. Берәр аерым ил шул ук җинаятькә бәйле үз мәхкәмәсен оештырса да, халыкара трибунал карары өстенрәк булачак.

Һолландиядәге Ляйден университетының халыкара хокук профессоры Эрик де Брабондэйр: "Әгәр дә БМО Хартиясенең 7нче маддәсе нигезендә БМО Иминлек шурасы трибунал төзи икән, аның карарларын үтәү БМОның барлык әгъзалары өчен дә мәҗбүри булачак, бу гадәттә мәхкәмә яки трибунал белән хезмәттәшлек итү дә мәҗбүри дигәнне аңлата", ди.

Аның әйтүенчә, мондый мәҗбүрилек булмаган очракта, теләсә нинди халыкара мәхкәмәнең нәтиҗәлелеге бик шикле.

Русия ветосы белән БМО резолюциясе кире кагылганнан соң бу резолюцияне тәкъдим иткән илләр бик авыр хәлдә калды.

МН17 бәреп төшерелү нәтиҗәсендә күп кенә ватандашларын югалткан Һолландия, Малайзия, Австралия һәм Бельгия Украина белән берлектә Дания тикшерүчеләре таба алмаган мәгълүматларны алу өчен җитәрлек көчкә ия халыкара трибунал төзергә тели. Бу инде мәгълүматларны Русия рәсмиләреннән сорау алу яки Русиядәге рәсми кәгазьләрне тикшерү нәтиҗәсендә туплауны да үз эченә ала.

Әмма Русия ветосы нәтиҗәсендә алар инде БМО Иминлек шурасы кысаларыннан читтә эш итәргә мәҗбүр булачак, ә Мәскәүнең башка теләсә нинди мәхкәмә карарына төкереп карау мөмкинлеге булачак.

Мөмкинлекләрнең берсе буларак, башка илләр белән уртак килешү нигезендә мәхкәмә төзү карала. Геноцид, кешечелеккә каршы җинаятьләр һәм сугыш җинаятьләрен тикшерүче Һаага мәхкәмәсе дә шул нигездә корылган.

Әмма бу турыдагы килешүгә кушылмалан илләр бик җиңел генә Һаага мәхкәмәсенә бернинди игътибар бирмичә яши килә.

Мәхкәмә Судан хәрбиләренең Дарфурда тыныч халыкка һөҗүм итүе өчен Судан президенты Гомәр әл-Бәширне хөкем итүче карар чыгарды. Әмма Бәшир һаман да президент булып утыра һәм аны кулга алып Һаагага тапшырырга җыенмаган теләсә кайсы илгә имин генә барып-кайтып йөри.

Икенче мөмкинлек -- бу һәлакәттә ватандашларын югалткан берәр илнең гаеплеләрне табып хөкем итүне үз мәхкәмә системы аша оештыруы. Әмма андый тикшерүне алып баручыларның Русия ягыннан хезмәттәшлеккә ирешү мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә генә булачак.

Дания җитәкчелегендә алып барылган тикшерү караламалары турында саркып чыккан мәгълүматларга караганда, дәлилләр очкычны бәреп төшерүгә Украина көнчыгышындагы сепаратистларның, һәм, бәлки, БУК ракетын кулланган Русия хәрбиләренең бәйле булуына ишарәли.

Әмма Мәскәү дә, Русия яклы сугышчылар да үзләрене гаепле булуын кире кагып килә һәм очкыч белән 300ләп кешене дә юк итү өчен Украинаны гаепли.

XS
SM
MD
LG