Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевтагы татар яшьләре Казан белән аралар суынуга борчыла


Киевтагы татар яшьләре
Киевтагы татар яшьләре

Киевтагы татар яшьләре соңгы елларда Казан белән аралар суынуын әйтә. Алар Татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбриз Яруллинны Киевта көтә.

Украина башкаласында урнашкан Татар йорты каршындагы “Нур” үзәге татар яшьләрен соңгы елларда Казанда узган чараларга чакырмаганнар. Киев татар яшьләре лидеры, "Нур" татар-башкорт яшьләр мәдәни үзәге вазифаларын башкаручы Илдар Кантеев элекке булган хезмәттәшлекне кире кайтару өчен бар тырышлыкларын куюын әйтә. Бу хакта аның үзе белән сөйләштек.

– Илдар, соңгы вакытта социаль челтәрләрдә сезнең активлык күзәтелә. Яшьләр оешмасында ничә кеше?

– "Нур" татар-башкорт яшьләре мәдәни үзәге 2008 елда "Туган тел" оешмасы каршында оешты. Төрле проектлар, кичәләр, конференцияләр уздырабыз. Социаль челтәрләрдә актив эш алып барабыз. Милли үзенчәлегебезне саклап калу, татар телен, мәдәниятен, тарихын өйрәнергә теләүчеләргә ярдәм итү, онытылган тарихи кыйммәтләрне кайтару өлкәсендә эшләү безнең төп максатларыбызның берсе. Башка илләрдәге татарлар белән элемтәләрне арттыру, хезмәттәшлек өчен тырышлыклар куябыз. Шуңа үзебездә кунакта башка ил татарларын күрергә шат булыр идек. Шулай ук үзебез дә алар янына баруга каршы түгелбез.

– Киевтагы Майдан чараларыннан соң сезнең эшчәнлектә нәрсәдер үзгәрдеме, чөнки элек Киев татарлары Казан уздырган чараларда актив катнашып килә иде?

– Әйе, Украинаның көнчыгышыннан күпләр Русиягә китте, әмма аннары әйләнеп кайттылар. Мин үзем Донбассның Луһански өлкәсендәге Свердловски шәһәреннән. Киевта инде 8 ел яшим. Заманалар бик үк җиңел булуга карамастан, без киләчәктә дә элемтәләрне арттырырга, Казан белән тыгыз эшләргә телибез, чөнки бу безнең тарихи ватаныбыз. Безнең эшчәнлеккә Казаннан яклау белдерсәләр иде. Хәзер эшчәнлек күбрәк безнең интузиазмга гына корылган.

Илдар Кантеев
Илдар Кантеев

Без хәзер Татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбриз Яруллин белән элемтәләр урнаштырабыз. Аны үзебезгә Киевка чакырабыз. Ул бу чакырудан баш тартмас дип өметләнәбез. Биш ел элек ул инде Украинадагы конференциядә булган иде һәм хәзер без бу чараны яңадан уздырырга телибез. Бөтен Украинадан татар яшьләрен чакырырга уйлыйбыз. Киләчәктә үзебез дә Казандагы форумнарда катнаша алырбыз дип өметләнәбез. Берничә ел элек безнең үзәк вәкилләре Казандагы чараларга бара иде.

– Димәк, сезне хәзер чараларга чакырмыйлар булып чыга?

– Соңгы бер-ике елда элемтәләр өзелде. 2014 елда Татарстанга бөтенләй бармадык, 2013 елда Универсиадада булган идек.

– Бу соңгы Украина-Русия сәяси вакыйгалары белән бәйле дип уйлыйсызмы?

– Бәлкем, өлешчә шулайдыр да. Безгә бик игътибарны җәлеп итмәс өчен эшне бераз сүлпәнәйткәннәрдер. Хәзер инде без бу эшне яңадан торгызырга телибез.

– Элек Татарстан Киевтагы Татар йортына булышып килде. Шул ук финанс яктан да. Хәзер хәлләр ничегрәк?

– Элекке кебек финанс ярдәм итүләр юк. Гомумән, акча мәсьәләсе ачык кала. Проектларны тормышка ашыру өчен акчалар кирәк, әлбәттә. Хәзер инде барысын да иҗтимагый юнәлештән чыгып башкарабыз. Гомумән, акча мәсьәләсендә "Туган тел" оешмасы рәисе Канәфия Хөснетдиновтан сорасагыз, яхшырак булыр иде. Чөнки без яшьләр бөтен ярдәмне аннан алабыз.

– Казан белән элемләләрне урнаштырудан тыш, якын киләчәктә тагын нинди планнар күздә тотыла?

– Шушы бер-ике айда оешманың интернет сәхифәсен эшләтеп җибәрергә телибез. Анда бик күп мәгълүмат урнаштырылачак. "Туган тел" оешмасы каршында чыгучы "Дуслык" журналын да шунда куячакбыз. Яшьләр конференциясе уздыру нияте турында инде әйтеп уздым. Аны көз көне оештырырга планлаштырабыз. Казаннан кунаклар килер дип көтәбез. Без аларны үзебезнең соңгы проектлар белән таныштырырга уйлыйбыз. Шулай ук Казандагы проектлар белән танышырга теләк зур. Без шундый ук чараларны Украинада да уздырыр идек. Бу күбрәк элемтәләрне урнаштыру өчен оештырыла.

Киевтагы татар яшьләре төрле сәяхәтләргә йөри
Киевтагы татар яшьләре төрле сәяхәтләргә йөри

Конференциядән тыш, татар үзәге каршындагы "Талир" ансамбле белән танылган композитор Фәрит Яруллинның кызын күрергә барырга телибез. Ул монда Украинада яши. Шулай ук яшьләр белән күп сәяхәт итәбез. Бу татар яшьләрен берләштерүгә ярдәм итә. Әгәр социаль челтәрләрне карасагыз, анда без фотоларны куеп барабыз. Август, сентябрьдә шулай ук берничә җирдә сәфәргә барырбыз дип уйлыйбыз.

– Кырым татарлары белән элемтәдә торасызмы?

– Әлбәттә. Кырымтатар яшьләре уздырган чараларга барабыз. Киевта Кырымтатар сөргенлеге истәлегенә узган чараларда да, Кырымтатар байрагы көнендә дә катнаштык. Алар мөмкинлек булганча безнең чараларга килә. Аралашып яшибез. Яшьләр арасында уздырырга мөмкин булган чаралар турында тәҗрибә уртаклашабыз.

– Русия Кырымны басып алганнан соң, ниндидер каршылыклар булмады, димәк. Чөнки кайбер кырымтатарлар Казан вәкилләренең узган елгы Кырымга сәфәрләреннән соң, Казан татарларына ачулы.

– Юк, без аны сизмибез. Яшьләр арасында бары дустанә мөнәсәбәт кенә күзәтелә.

XS
SM
MD
LG