Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел Салават концертларына билет сату кыенлашкан


Казанның Камал театрында Салават концертлары бара
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:31 0:00

Җырчы Салават Фәтхетдинов Казанның Камал театрында баручы 27нче сезон концертларында сәяси вакыйгаларга үзенчә бәя бирә. "Бер кирәкмәгән Эсперанто урамын алып ташлап, үзебезнең мөселман кешесе Назарбаевны куйдык, Аллага шөкер. Киләчәктә Миңтимер Шәймиев, Илһам Шакиров урамнары булачак", ди ул.

Билгеле җырчы, халык артисты Салават Фәтхединовның Казанда атналар буе дәвам итүче чираттагы 27нче концерт сезоны бара. Оештыручылар сүзләренчә, 26 июльдә башланган тамашалар 6 августка кадәр дәвам итәчәк.

Ел саен артистны карарга меңләгән кеше агыла, быел да бу хәл кабатланды. Әмма Салават тамашасына билет сатучы ханымнар әйтүенчә, быел эш авырлык белән барган. Халык артисты концертына керү бәяләре 800 сумнан башланса, бигрәк тә 2500 сумлык билетларны сату кыенлашкан. 1500 сумга кадәр булганнарын сатып бетергәннәр диярлек, ике мең ярымлыклар әле тамашачыны көтә.

"Концертны балконнан карадык. Билетыбыз 800 сумлык. Җырлары күңелгә үтеп керерлек, елый-елый тыңладык. Билетка акча жәл түгел, пенсия җитә, балалар булыша", диде Азатлык хәбәрчесенә Камал театрына Салаватны күрергә килгән өлкән яшьтәге казаннар - Зөмәрә белән Румия ханым.

Артистның концерты башланып берничә көн үтүгә халык арасында бәянең кыйбат булуына ризасызлыклар ишетелсә дә, без сораштырган 1000, 1500 сумга билет алучы кешеләр аз гына да канәгатьсезлек белдермәде.


Киресенчә, "Салават кычкырып сәхнәдән безне сүксә дә, ялган сөйләсә дә, аңа килешә, ул артист, аны барыбер яратабыз, кабул итәбез", диде Камалның иң алдынгы рәтләрендә утыручы Резедә, Мөнирә, Венера ханымнар. Алар җырчының даими тыңлаучылары арасында урта һәм өлкән буын хатын-кызларның күплеген расладылар. Ханымнар да концертка ирләреннән башка гына өч сәгать буе Салаватка карап утырырга килгәннәр. Тамашачылар арасында нәселләре белән яраткан җырчыларының концертына билет алучылар, теге яки бу оешмалар аша чакыру алган кешеләр дә шактый очрады.

Салаватның да үз “партия”се һәм кул астындагы “көндәше” бар

27нче сезон тамашасы башланып, сәхнә пәрдәләре ачылуга ук җырчы Салават концертының үзгә үтәчәге, сәяси төсмер алуы күренде. Экранда урамда плакатлар тоткан кешеләр фотолары күрсәтелеп, телевидение алып баручысы Инсаф Абдулла концертның “Салават” җыр театры партиясенең (СҖТП) 27нче корылтае буларак үтәчәген һәм җитәкчеләре – Салават Фәтхетдиновны сәламләүләрен игълан итте.

Башка елладагы кебек, тамашада яхшылык белә начарлык, ак белән кара, уңай каһарман белән начары каршы куелды.

Тамаша барышында Салават СҖТП партиясенә рәис итеп үземе яки аның көндәше (пародия ясаучы шәкерте) Таһир Гайнуллинмы рәис итеп сайланачагы турында интрига тудырырга тырышты. Читтән караганда бу сценарий Русия яки Татарстандагы сәяси уеннарны хәтерләтте. Чөнки җырчыны сүгүче СҖТПга икенче кандидатның Салаватның кул астында булуы, аның хуҗалыгындагы ишәккә атланып көтү-көтеп йөрүе, аның утарында ял итүен раслаучы видеоязма күрсәтелде. Бу, үзенә күрә, ике як өчен дә “компромат” буларак тәкъдим ителде. Шул рәвешле Салаватның ышанычлы вәкиле Ядкәр Хәбибуллин белән артистның “көндәше” Таһир өч сәгать буе уңай һәм тискәре рольләр тудырырга тырыштылар.

Җырчы алдагы әңгәмәләрендә, халыкка әйтәсе сүзләр күп җыелды дигән иде. Мөгаен шуңа да, быелгы концерт партия җыелышын хәтерләтәдер.

Ул иҗатташ дусларына, Татарстанда газлаштыру вакыфы җитәкчесе Җәүдәт Миңнәхмәтов кебек гомер юлында очраган якын дусларына хөрмәтен, игътибарын белдереп аларга җырлар багышлады. Залда утырган түрәләрне, район башлыкларын да искә алырга онытмады. Кайчандыр аңа бердәнбер бозау бүләк иткән дусты – Балык бистәсе районы башлыгы Илһам Вәлиев тә җырчының мәзәк сүзләрен тамашачылар белән бергә елмаеп тыңлап утырды. Салаваттан тыш иҗатташ дуслары Хәмдүнә Тимергалиева, Фирзәр Мортазин, Габидулла Хөрмәтуллин һәм шәкерләре Әлфис Галиуллин, Энҗе Шәймурзина, Разил Исмәгыйлевләр сәхнә тотты.

Концертның бер мизгелендә Салават Фәтхетдинов татар сәнгатенең Шамил Закиров, Туфан Миңнуллин, Хәйдәр Бигичев кебек бакыйлыкка күчкән билгеле шәхесләрен искә алып, аларның фотоларын экранда күрсәтеп, махсус җыр башкарып үтте.

Камал сәхнәсендә Илһам Шакировка һәйкәл ачылды

Әлеге тамашаның төп сюрпризларның берсе – сәхнәдә бөек җырчы Илһам Шакировка һәйкәл ачу булды. Чөнки концерт башында тискәре каһарман булган җырчы Таһир үзен-үзе мәңгеләштерә дип тамашачыларның уйларын чуалтып алган иде.

"Шәхес исән чакта аның кадерен белеп, данлау кирәк. Бу эшне мин күптән эшләргә хыялланып йөрдем”, дип Салават мәшһүр җырчы Илһам Шакировка Камал сәхнәсендә һәйкәл ачты. Шунда ук Салават әфәнде матбугатта, Казанда шау-шу чыгарган Эсперанто-Назарбаев урамы вакыйгаларына карата үзенең фикерен, хакимиятләрне хуплавын да тамашачыга җиткерде.

Салават Фәтхетдинов: "Аллага шөкер, Эсперанто урамын алып ташладык"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:01 0:00

"Озакламый башкалабызда Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров урамы да, Миңтимер Шәймиев проспекты да булачак. Без бу өлкәдә эш башладык инде. Менә бит, күптән түгел генә, бер кирәкмәгән Эсперанто урамын алып ташлап, үзебезнең мөселман кешесе Назарбаевны куйдык, Аллага шөкер!”, диде җырчы. Шулчак залдагылар шаулап-көлеп куйды.

Тамашачы: “Салаватка депутат булырга вакыт инде”

Тәнәфеста тамашачылардан җырчыны депутат буларак күрәсезме, аның фикерләре белән килешәсезме дип сораштыру үткәреп алдык.

“Әйе, ул бу эшне тиешенчә башкарыр иде. Шундый шәп концерт оештырыр өчен дә зур талант кирәк. Бүгенге сәхнәдәге тамаша Салаватның яхшы оештыручы, җитәкче булуын да дәлилли. Ул бит инде күп еллар халык алдында. Күпләрне белә, зур тәҗрибәсе бар. Аны депутат яисә башка түрә итеп билгеләү бик мөмкин. Сайлауга намзәтен куйса, аны сайлаучылар, ихтимал, күп булыр.

Салават әйткән Эсперанто урамын алып ташлау фикере белән дә килешәм, ниндидер инглиз кешесен татар кешесе белән нишләп алмаштырмаска", ди концертка килгән бер төркем халык.

“Русча җырлаганчы иң элек сөйләшергә өйрәнәсе иде”

Салават үз концертында икетеллелек турында да сүз кузгатты, русча җырламавының сәбәбен аңлатып, саф татарча яшәвен әйтте: "Миннән еш кына ни сәбәпле рус телендә дә җырламыйсың дип сорыйлар. Депутатлар да, ике дәүләт теле дип бәйләнгәләде. Мин әйтәм: "Русча җырлаганчы, иң элек сөйләшергә өйрәнәсе иде! Җай чыккан саен кайбер дуслар минем русча сөйләшүемнән көләләр. Түзмәдем: "Сез үзегезнең рус телен шәп белүегез белән мактанмагыз, татарча начар белгәнегезгә хурланыгыз!" дидем үзләренә.

XS
SM
MD
LG