Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО генераль секретаре Йенс Столтенберг Грузиягә бара


НАТО генераль секретаре Йенс Столтенберг
НАТО генераль секретаре Йенс Столтенберг

Грузия НАТО белән элемтәләрне киңәйтә, әмма Русия белән мөнәсәбәтләр вәкиле Зураб Абашидзе Грузиянең НАТОга керүе көн үзәгендә түгел дип белдерә.

НАТО генераль секретаре Йенс Столтенберг август ахырында ике көнгә Грузиягә барачак. Тифлис НАТО белән хезмәттәшлектә бу сәфәр әһәмияткә ия дип белдерә.

Столтенберг 26 августта ике көнгә Грузиягә килгәч, НАТОга караган уртак күнегүләр үзәген ачу тантанасы булачак. Бу үзәкнең кайда оештырылачагы хәбәр ителми. Ул Тифлис янында Русиянең элекке "Вазиани" хәрби базасында, илнең көнбатышындагы Сачхере шәһәрендәге хәрби уку үзәгендә булачак дигән хәбәрләр дә бар.

НАТО генераль секретаре әлеге сәфәр вакытында Грузия премьер-министры белән дә очрашачак.

Тифлистә Стотенберг киләсе елда Варшауда булачак НАТО саммитында Грузияне ни көтәчәген дә игълан итәр дип көтәләр.

Грузия саклану министры Тинатин Хидашели, әле күптән түгел генә, Варшау саммитында Грузия НАТОга керү өчен "юл харитасы" алмаса бу фаҗига булачак дип белдерде. Шул ук вакытта Грузия премьер-министрының Русия белән араларны җайлау вәкиле Зураб Абашидзе The Wall Street Journal газетына Грузиянең НАТОга керүе "бүген дә, иртәгә дә көн тәртибендә тормый" диде.

Аның сүзләренчә, НАТО белән хезмәттәшлек альянсның хәрби инфроструктурасын илдә будыруга юнәлмәгән.

XS
SM
MD
LG