Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Дөнья су спорты чемпионаты йөзү белән дәвам итә


Казанда Дөнья су спорты чемпионаты йөзү белән дәвам итә
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:52 0:00

Синхрон йөзү, суга сикерү һәм ачык суда йөзү кебек ярышлар тәмамлангач, Казанда узучы Дөнья су спорты чемпионатында 2 августта суда йөзү һәм һай-дайвинг ярышлары башланды.

Казанда 24 июльдә ачылган Дөнья су спорты чемпионатының 11нче көне артта калды. Синхрон йөзүдә тугыз алтын медальнең сигезен алган Русия һәм суга сикерүдә көндәшләрен артта калдырган Кытай җыелмалары суда йөзүдә бераз туктап калды.

Дөресрәге, 3 августта медальләр саны ягыннан чемпионатта бар илнең җыелмасын артта калдырган Кытай бер бронза алса, бу исемлектә әлегә икенче урында барган Русия такымына исә бер медаль дә тәтемәде. Русия спорт белгечләре үзләре үк хәзергә кадәр планлаштырылган алтын медальләрнең алынып бетүен, моннан ары алтын эләгә калса, уйланылмаган җирдән килгән алтын гына булачагын әйтә.

Аның каравы, чемпионатта моңа кадәр әллә ни уңыш күрсәтә алмаган Швеция җыелмасыннан Сара Шестрем дүшәмбе кичендә хатын-кызлар арасында 100 метрга баттерфляйдә беренче урынны, шул ук стилдә ир-атлар арасында 50 метрга йөзүдә француз Флоран Манаду беренчелекне алды.

Ир-атлар арасында брасста 100 метрга йөзүдә Британияле Адам Питига тиңнәр табылмады. Хатын-кызлар арасында 200 метрга комплекслы йөзү ярышында исә маҗар Катинка Хошсу беренче урынны алып кына калмады, ә дөнья рекорды да куйды.

3 августта Казансу елгасында Дөнья су чемпионатларының яңа ярыш төре булган һай-дайвинг, ягъни ачык һавада биеклектән суга сикерү ярышы башланды.

Казан кирмәне каршында Казансу елгасы ярына корылган каланчадагы 20 метр биеклектән хатын-кызлар һәм 27 метр биеклектән ир-атлар сикереп финалга эләгү өчен көрәш алып барды. 4 августта хатын-кызлар финалда кемнең көчле булачагын ачыклаячак, 5 августта исә ир-егетләр арасында финал ярышлары үтәчәк.

3 августка булган нәтиҗәләргә караганда, Кытай җыелма такымы 11 алтын, 9 көмеш һәм 4 бронза медаль белән такымнар арасында беренче урында бара, (барлыгы 24 медаль). Бу исемлектә Русия җыелмасы икенче урында. Аның исәбендә 8 алтын, 4 көмеш һәм 1 бронза (барлыгы 13) медаль бар. Өченчедә исә 4 алтын, 3 көмеш һәм 2 бронза медаль (барлыгы 9) белән АКШ җыелмасы килә.

XS
SM
MD
LG