Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәхил бул, Фәнзаман ага!


Фәнзаман Баттал референдум көнен искә алу чарасында. Казан, 21 март 2015
Фәнзаман Баттал референдум көнен искә алу чарасында. Казан, 21 март 2015

Фәнзаман Баттал әсәрләрен укып тәрбияләнгән шәхес дип саныйм мин үземне. 90нчы еллардагы матбугатның йөзе иде Зөлфәт Хәким белән Фәнзаман Баттал. Газета кулга килеп керүгә күзләр шушы исемнәрне эзли, алар булмаса, нәүмиз булып каласың. Юмор һәм сатираның нәрсә икәнен безнең буын аларны укып төшенде.

Милләт өчен янып яшәгән Фәнзаман абый үзенең ялкынлы публицистикасы белән күп йөрәкләрдә милли хисләр уяткандыр. Коры шигарләр белән генә түгел, кеше психологиясен белеп, үзәккә үтәрлек чагыштырулар белән йөрәккә тиярлек итеп яза иде ул. Аның мәкаләләрен укыганда үз халкыңдагы матур сыйфатлар өчен горурланасың, кимчелекләр өчен хурланасың, башка халыкларның өстенлекләрен күреп, чагыштырасың да, алар кебек буласы килә башлый.

Ул заманнарда матбугатта Нострадамус, Ванга кебекләрнең фаразлары еш басыла иде. Берсеннән берсе куркыныч киләчәк сурәтлиләр, алга таба китеп әйтик, ул фаразлар буенча без инде күптән көл булырга тиеш идек... Әкият, кыскасы.

Путчтан соңгы заман. Илдә ни буласын беркем белми, халык мөстәкыйльлек килер дә, Күвәйттагы кебек яши башларбыз дип хыяллана, суверенитет сүзе ул вакытта бернинди Форбс исемлекләре белән дә ассоцияция тудырмый әле, ГКЧП әгъзаларын илгә хыянәт өчен атачаклармы-асачаклармы дип язган экспертларны укып, аһ-ваһ килешәләр. Шулвакыт “Татарстан яшьләре”ндә Фәнзаман Батталның фаразлары чыкты. Баллы хыяллар көтеп яшәгән халыкның яңагына чабып җибәргән кебек ачы фаразлар тезелеп киткән иде анда. Ул мәкаләне укыган кешеләр аларны хәтерли торгандыр. “Мәскәү беркайчан да Татарстанның мөстәкыйльлеген танымаячак”. “ГКЧПда катнашканнарга берни булмаячак”. “Шуларның яртысы чынга ашмаса, миннән көләрсез”. Кызганыч, Фәнзаман Батталдан көлә алмадык. Аның фаразлары чынга ашты.

Талантлы шәхесләрнең алдан күрүчәнлек сәләте була. Әмма болар Фәнзаман аганың күңеленә килгән фикерләр генә булгандыр дигән уйлардан ерак торам – төпле анализ һәм кешеләрне бәяли һәм нәрсәнең мөһим, нәрсәнең вак икәнен аера белү сәләте нәтиҗәсендә килгәндер ул бу нәтиҗәләргә.

Бу шәхес белән танышасы килү теләгем бик көчле иде, Казанга килеп эшли башлагач, мин ул теләгемә ирештем дә. Ул гаҗәеп очрашу әлегә кадәр истә. Язмалары кебек үк үзенчәлекле кеше булып чыкты ул. Гади һәм кешелекле. Шаян һәм оптимист. Аны беркем белән дә бутап булмый. Озын пәлтә, эшләпә.Теләсә нинди күренешне шаяруга борып җибәрә, әмма беркайчан да кешене кимсетми. Гаделсезлекнең бөтен җаны-тәне белән кабул итә алмый, андый чакта түзеп кенә тор!

Аның янында һәрвакыт кемдер булыр, язу өстәлендә язмалар – һаман эшли, укый, төзәтә, яза, бәя бирә. Без, билгеле, ашыгабыз, каядыр барасы бар, ә ул арада Фәнзаман абый, егетләр кебек җитез атлап, озата да чыга. Күрешербез дип, аерылышасың. Шундый очрашуларның берсе соңгысы буласын кем белгән?

Тәлинкә тотучы сарай сандугачларыннан ерак йөрде Фәнзаман абый. Конъюнктура кешесе түгел, шуңа да “атказанган”, “халык” исемнәре, затлы кәнәфиләре, кыйммәтле фатирлары, юбилей саен биреп барыла торган орден-медальләре дә юк иде аның. Алар аңа кирәк тә түгел иде, чөнки аның “Фәнзаман Баттал” дигән исеме һәм укучылары бар иде. Кемдер кушканга баш иеп яшәгән өчен алынган затлы кәгазьләрдән өстен иде Фәнзаман абый.

Үлем үкенечсез булмый, диләр. Фәнзаман абый бигрәк көтмәгәндә китеп барды, очрашасы, сөйләшәсе күпме сүзләр калган... Мәскәү базары янындагы йорты тирәсеннән үткән саен күгәрченнәрен ашатып торган озын пәлтәле һәм эшләпәле Фәнзаман абый искә төшеп торыр. Шунда, җил-җил атлап, үзе килеп чыгар да, иң якын туганын күргән кебек, елмаеп, исәнләшер кебек.

Бер интервьюсында ул кемдер кеше кебек яши дә эт кебек үлә, кемдер эт кебек яши дә кеше кебек үлә, мин кеше кебек яшәдем, ялгызым үләрмен дип куркам, дип сөйләгән иде. Кеше кебек яшәде, кеше кебек вафат булды яраткан язучыбыз. Бәхил бул, Фәнзаман ага! Авыр туфрагың җиңел булсын!

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG