Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урал авылы татарлары телне-динне сакларга тырыша


Нина Мерзлякова балаларны авыл тарихы белән таныштыра
Нина Мерзлякова балаларны авыл тарихы белән таныштыра

Удмуртиянең Сарапул районында урнашкан Урал авылында дүрт йөзләп татар гомер итә. Аларның күпчелеге Кама, Агыйдел елгалары буйларындагы авылларны су басу сәбәпле күчеп килүчеләр. Татар җәмгыяте төзеп төрле чаралар үткәреп яшиләр.

Урал авылында 2000 елда татар җәмгыяте төзелә. Мәктәптә татар теле укытылмаса да, өлкән буын яшьләрне, балаларны оешма каршында булдырылган ана теле дәресләренә туплап туган телебезгә өйрәтә. Милли моңнарыбызны күңелләренә сеңдерә, дин сабакларын алып бара. Авылда мөфтият һәм милли җанлы милләттәшләребез ярдәмендә мәчет төзелә.

Урал авылы Сарапул юлыннан алты чакрымда читтә урнашкан. Элек ул “Удмуртский” совхозы дип атала иде. Ул Удмуртиядә миллионер хуҗалык буларак та тарихка кереп калды. “Биредә республикада беренчеләрдән булып 1929 елда совхоз оештырыла. Анда малчылык белән шөгыльләнәләр. Урман кисеп, агач йортлар, килгән эшчеләргә такталардан торак төзегәннәр. Аның бер бүлмәсендә клуб булган. Тамашаларга килгән халык бүлмәгә сыймаган, ишек, тәрәзәләрдән карап торырга мәҗбүр бурган. Соңрак барлык шартлары булган йортлар да салганнар. Бүген авыл берничә микрорайонга бүленгән. Күпчелек халык үз йортларында гомер кичерә. Төзек өйләр саны да байтак”, дип сөйләде авыл тарихы елъязмасын туплап баручы Нина Мерзлякова.

"Чишмә"гә йөрүчеләр
"Чишмә"гә йөрүчеләр

Үткән гасырның 60нчы елларында биредә яшәү өчен шартлар, эшләү өчен хезмәт урыннары булуы сәбәпле чит җирләрдән кешеләр күпләп килгән. Шулар арасында Кама, Агыйдел суы күтәрелүе сәбәпле Актаныш төбәгеннән күчеп килүчеләр дә байтак.

Урал авылында хәзер дүрт йөзләп татар яши. 2000 елда алар “Чишмә” дип аталган татар мәдәни үзәгенә тупланалар. Аны җиде ел Нәзлия Лотфуллина җитәкли.

Нина Мерзлякова
Нина Мерзлякова

Бик дус, аралашып яши милләттәшләребез. Еш кына авыл клубында төрле бәйрәмнәр уздыра. Өлкәннәргә - балалар, яшьләр алмашка үсә. Миллилекне саклап калу – үзәкнең максаты. Шуңа да зур игътибар - балаларга. Кызлар-малайларга авыл тарихы да кызыклы. Ветераннар оешмасы рәисе Нина Мерзлякова балаларга хезмәттә уңыш яулаган кешеләр, биредә уздырылган чаралар турында еш сөйли. Бу үсеп килүче буында туган төбәкләренә мәхәббәт тәрбияләүдә зур роль уйный.

Алия Габдуллина кызы Эльвираны чыгыш ясарга әзерли
Алия Габдуллина кызы Эльвираны чыгыш ясарга әзерли

Балалар авыл, район һәм республикакүләм чараларда бик теләп катнаша, дипломнар белән бүләкләнә. Шундыйлар арасында икетуган Алсу һәм Эльвира Габдуллиналар. Алар быел республикакүләм “Язгы тамчы” бәйгесендә катнашып дипломга ия булды. Эльвираның әнисе Алия Габдуллина биредә туып үскән. Мәктәптә татар телен укымаган, әмма өйдә милли гадәтләрне нык тотылуы аркасында – туган телендә иркен аралаша, үз гаиләсендә дә бу – кагыйдә.

Ярдәмчел милләттәшләребез, авыл депутатлары татар үзәге әгъзаларына милли киемнәр дә булдырган. Гомумән, алар һәр чараны уздыруда үзләреннән зур өлеш кертә икән.

Урал авылы татарлары шушы тирәдәге авылларда гомер итүче милләттәшләребез белән элемтәдә тора, алардан милли эш алымнарын өйрәнеп үз җирлегендә дә куллана. “Чишмә” үзәге җитәкчесе Нәзлия Лотфуллина Сарапул районының Дулес, Кияс районының Байсар авылларындагы татар оешмаларында еш булалар, үзләренә дә кунакка чакыралар икән. Берничә ел элек Байсарда "Карга боткасы" йоласында катнашканнар. Быел аны үзләрендә дә уздырган. “Шундый бәйрәмнәр аеруча балалар өчен бик кирәк. Телне онытмаска, йолаларны, гореф-гадәтләрне белеп үссеннәр дип тырышабыз”, дип сөйләде Нәзлия ханым. Ул чараларны кызыклы, истә калырлык итеп алып баручылар да бар, милли моңнарыбызны башкаручылар да юк түгел. Милли моңнар туган якларны сагынуга түзә алмаганга милләттәшләребезнең йөрәкләреннән агыла.

Венера Иваненко бии
Венера Иваненко бии

Гөлфая апа Шагимәрдәнова Сарапул төбәге 1969 елда килеп урнашкан. “Элек Яр буе урамында гел татарлар яшәде. Күченеп килеп йортлар төзеделәр шул урамда”, дип искә ала ул. Гөлфая ханымның әтисе скрипкада, абыйсы гармунда уйнаган. Милли моңнарга мәхәббәт гаиләдә тәрбияләнгән. Үзе дә иҗат итә. Күп кенә шигырьләр авторы. Гөлфая ханымның кызы, оныгы да “Чишмә” үзәгендә. Венера бүген Ижауда яшәсә дә, үзәкнең һәр чарасында катнашырга тырыша. Ул “Афәрин” төркеме биючесе дә.

Сарапул мәчете имамы Әхмәт хәзрәт Халиков чыгыш ясый
Сарапул мәчете имамы Әхмәт хәзрәт Халиков чыгыш ясый

Агымдагы елда “Чишмә” үзәге балаларны татар теле дәресләренә туплаган. Татар телен өйрәнергә башка милләт вәкилләре дә йөргән. Гадәттә уку елы башланган күп балалар язылып, ел азагына аларның саны кими. Биредә киресенчә, унбиш бала укый башласа, алар тагын үзләренең дусларын да алып килеп, күпкә артканнар. Дин сабагын өлкәннәр ала - Сарапул мәчете имамы Әхмәт хәзрәт Халиков йөреп укыткан. Әхмәт хәзрәт аралашуда Гаяз Исхакыйның халыкка тәэсир иткән дин, әхлак, тел дигән сүзләренә нигезләнеп, аларның берсе генә дә тәрбия процессыннан төшеп калса, милләт тә юкка чыга, диде.

Алсу белән Эльвира Габдуллиналар җырлый
Алсу белән Эльвира Габдуллиналар җырлый

Алинә Мансурова Башкортстанда туып үскән. Уфада медучилище тәмамлап, юллама буенча бирегә 55 ел элек килеп урнашкан. Гаилә корып, өч бала тәрбияләп үстергән. Ул фельдшер-акушер, балалар табибы вазифаларын башкарган.

Урал авылының киләчәге бармы? Совхоз күптән таркалды. Биредә хәзер эш урыннары юк. Бүген шифаханә дә ябылырга тора. Яшьләр читкә китә. Дөрес, авыл әлегә төзек, заманча салынган яңа йортлар да төзелеп тора. Урамнарда уйнап йөрүче балалар да аз түгел. Ә шулай да Урал авылы ял итү урыны булып кына калмасмы?

Алинә Мансурова сүзләренчә, биредә берәр эш урыны булдырылса, кешеләр читкә китмәс, авыл да сакланып калыр иде. Шул очракта Уралда гомер итүче милләттәшләребезгә биредә калып, үз гореф-гадәтләребезне дәвам итеп яшәү өчен шартлар булыр.

XS
SM
MD
LG