Accessibility links

Индус Таһиров: "Татарстанга бәйсез дәүләт булыр өчен өч көн җитмәде"


Индус Таһиров: "Татарстанга бәйсез дәүләт булыр өчен өч көн җитмәде"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:46 0:00

Индус Таһиров: "Татарстанга бәйсез дәүләт булыр өчен өч көн җитмәде"

Татарстанның мөстәкыйльлек декларациясе кабул ителүгә 25 ел тулу уңаеннан Казанда түгәрәк өстәл үтте. 1990нчы елларда бәйсезлек көрәшендә актив катнашучылар ул еллардагы вакыйгаларны искә алып, декларациягә карата фикерләре җиткерде.

"Безгә ияреп күпләр бездән соң декларацияләр кабул итте. Ләкин безнең декларация бөтенләй башка декларация иде. Чөнки ул - бәйсезлек декларациясе иде", дип сүзен башлады академик Индус Таһиров түгәрәк өстәл утырышында.

Аның сүзләренчә, бу декларация төзелгән вакытта Татарстанның мөстәкыйль дәүләт булырга тиешлеге фикереннән чыгып эш йөртелгән.

"Яңа барлыка килергә тиешле союз килешүенә без мөстәкыйль рәвештә кул куюны максат итеп куйдык. Һәм менә шушы хәл - Татарстанның махсус позициясе дип аталды.

Мин ни өчен Татарстан декларациясен бәйсезлек декларациясе дип атыйм, чөнки, анда берничә төрле бәхәсле әйбер килеп чыкты. Сез, үзегезне Советлар берлегендә дип таныйсызмы? Юк, без үзебезне Советлар берлегендә икәнлегебезне күрсәтә алмыйбыз. Ә Русия? Ә Русия белән без махсус мөнәсәбәттә булырга тиешлегебезне әйттек.

Соңрак, без Русия белән килешү төзегәч, менә шушы килешүне халыкара килешү итеп таныдылар һәм Косовоның суверенлыгы тикшерелгән вакытта, аның статусы тикшерелгән вакытта анда катнашучыларның өстәленә безнең шартнамә куелган иде.

Бүгенге көндә чигенүләр ясап без бу килешүдән киттек кебек. Ләкин 2007 елгы соңгы килешүен бер карагыз әле сез. Анда, бу килешү ике Конституция һәм Татарстанда үткәрелгән референдум нигезендә төзелә диелгән. Ниһаять, референдум танылды. Референдумны үзләре дә сизмәстән таныдылар. Бу безнең учен бик зур нәрсә.

Әгәр дә референдум танылган икән, ул, вакыты җиткәч бик зур көчкә ия булачак. 2017 елда килешүнең мөддәте бетә. Әмма бетсә дә референдум танылган һәм бу - бик зур әһәмияткә ия", дип белдерде ул.

Тарихи нигез

Татарстан парламентының элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин да Татарстанның ул чорда кабул иткән референдумы да, декларациясе дә, Конституциясе дә киләчәктә үз бәясен, үз әһәмиятен күрсәтәчәк дип саный.

"Киләчәктә бер яңарыш, үзгәрешләр булган чакта декларация шулар өчен бик зур әхлакый, сәяси, фәнни, тарихи бер нигез булып калачак. Яшьләребез шуңа таянып көрәшәчәкләр.

Безнең бәйсезлек һәм декларациядә куелган мәсьәләләр һәм бурычлар, аны тормышка ашыру мөмкин иде бары тик Советлар берлеге исән булганда, аның карамагында гына. Союздаш республика дәрәҗәсендә үсеп китә аласыңмы юкмы, анысы икенче мәсьәлә иде.

Төп максат - безгә әнә шул дәрәҗәгә үсү кирәк иде. Шуңа күрә, суверенитетыбызның күп өлешен югалтуыбыз ул безнең гаеп түгел, менә шул мөмкинлек югалу, Советлар берлегенең юкка чыгуы булды", дип белдерде Фәндәс Сафиуллин.

Суверенитет нәрсә бирде

Түгәрәк өстәлдә катнашкан Татарстан парламенты депутаты Разил Вәлиев тә декларациягә карата үз фикерләре белән уртаклашты.

"Декларация кабул иткәндә төрле вариантлар булды. Без дә берничә депутат үзебезнең вариантны эшләдек. Безнең вариант кабул ителмәсә дә аның кайбер өлешләре керде. Безнең вариантта татар теле дәүләт теле иде. Шулай да урыс теленә дә бу декларация вариантында урын биргән идек һәм урыс теле анда рәсми тел, милләтара аралашу теле диелгән иде.

Кайвакытта, бу суверенитет нәрсә бирде инде, дип әйтеп куялар. Әгәр дә бүгенге көндә уңышларыбыз бар икән, ул уңышлар нәкъ менә 1990 еллардагы безнең карарларыбызга, ул вакытта кылган гамәлләребезгә барып тоташа", дип үз фикерләре белән уртаклашты Разил Вәлиев.

Өч көн җитмәде

Академик Индус Таһиров фикеренчә, Татарстанның мөстәкыйллек декларациясе кабул итүенә төп сәбәпче Татарстан халкы булды.

"Ул вакытта безнең мәйданнар тулы иде. Казанга Түбән Камадан, Чаллыдан һәрвакыт җыелышып халык килә иде. Сессия барган вакытта һәрвакыт бердәм хәрәкәт итәләр иде. Фәүзия Бәйрәмова, Зәки Зәйнуллиннарның ачлык тотулары һәм башка чаралар. Әгәр дә халык шушы рәвештә күтәрелмәгән булса, без мондый декларацияне кабул итә алмаган булыр идек.

Мәскәүдәге сөйләшүләргә килгәндә, без анда сөйләшеп кайткач 19 август көнне Шәймиев белән Ельцин, без сөйләшкәннәргә нокта куярга тиешләр иде. Без 16 августта кайтып җиттек. Ә 19ы көнне... Безгә өч көн җитмәде. Бәйсез дәүләт булыр өчен безгә өч көн җитмәде. Ә безнең декларация - ул бәйсезлек декларациясе иде!" дип сүзен йомгаклады академик Индус Таһиров.

* * * *

"ТАССРның Дәүләт суверенитеты турында декларациясенең 25 еллыгы" дигән исем астында узган түгәрәк өстәлне "Безнең мирас" журналы оештырды.

Чарада катнашучылар Татарстанның мөстәкыйльлек декларациясе кабул итү көнен юбилей көннәрендә генә искә төшермәскә кирәклеге турында фикер җиткерде. Һәм "Безнең Мирас" журналында бу чор вакыйгаларын киләчәк буыннарга бер мирас итеп яктыртып бару тәкъдим ителде.

XS
SM
MD
LG