Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гаделлеккә ышаныч көннән-көн кими


Украина режиссеры Олег Сенцов һәм саклану министрлыгының элекке хезмәткәре Евгения Васильева
Украина режиссеры Олег Сенцов һәм саклану министрлыгының элекке хезмәткәре Евгения Васильева

Русия мәхкәмәләре бүген Украина режиссеры Олег Сенцовны ясалма гаепләүләр нигезендә 20 ел төрмәгә хөкем итте, казнадан иң күп акча урлаучыларның берсе саналган Евгения Васильеваны иреккә чыгарды.

Саклану министрлыгының элекке милек бүлеге башлыгы, зур күләмдә акча урлау, акча юу һәм бу эшләрдә вазифаларын куллануда гаепләнеп биш ел төрмәгә хөкем ителгән Евгения Васильеваны вакытыннан алда иреккә чыгару карарына гади халык кына түгел, Русиянең кайбер депутатлары да "ах" итте.

Элекке саклану министры Анатолий Сердюков белән якын мөнәсәбәттә торып министрлыкның милек бүлеге аша зур акчалар урлауда гаепләнгән Васильева дүрт ай да утырмый чыкты. Петербурда эшкуар булган әтисе 36 яшьлек кызының барлык бурычларын түләгән дип хәбәр ителде. Бурычлар 216 миллион доллар булган. Хәзер адвокатлар Васильеваның кулга алынган алты фатиры һәм йортын, 25 миллион сумлык банк хисабын, 300 миллион сумлык ширкәтләрен һәм 127 миллион сумлык бизәнү әйберләрен кире кайтаруны сорый.

"Ул җинаятьче. Кеше буларак һәм дәүләт хезмәткәре буларак мин беркайчан да бу карар белән ризалашмаячакмын", диде Бердәм Русия депутаты Франц Клинцевич. Аның сүзләренә караганда, бу карар бөтен юстицияне һәм хакимиятләрне мыскыл итү булып тора.

Русиядә хакимиятләргә каршы гамәлләрдә тотылган әле беркем дә җиңел генә иреккә чыгарылмады. Pussy Riot, 2012 елның май аенда Путин инаугурациясе алдыннан Мәскәүнең Сазлык мәйданына чыккан активистлар, Михаил Ходорковский – барысы да иреккә чыкканчы төрмәдә утырды.

Депутатлар чынлыкта Васильеваның коррупция өчен җәза алмавына түгел, ә бу карарның халыкны селкетеп ризасызлык тудыра алуына борчыла. Коммунист-депутат Сергей Обухов баш прокуратурадан Владимир өлкәсенең Судогодский районы мәхкәмәсенең карарын тикшерергә сораячагын әйтте. Либерал-демократ Ярослав Нилов Васильеваның иреккә чыгарылуы Русия җәмгыятендә "начар кабул ителергә" һәм "Русия мәхкәмәләренә ышанычны киметергә" мөмкин диде.

Ышаныч кимемәде, бетте

Бүген игълан ителгән икенче хөкем карары дөньяда ризасызлык һәм ачу тудырды. Дондагы Ростовта Төньяк-Кавказ хәрби бүлгесе мәхкәмәсе Украина режиссеры Олег Сенцовны 20, активист Александр Кольченконы 10 ел колониягә хөкем итте. Кырымда туып үскән Сенцов Украинада евромайдан тарафдары иде. Аннексия көннәрендә ул ныгытмаларда камауда калган украин хәрбиләренә ашамлыклар ташыды. Аны 2014 елның 11 маенда аннексиягә каршы урам җыеныннан кайтып килгәндә Акмәчет урамында тотып япканнар.

"Кремль үз гамәлләре белән түбәнчелек, курку һәм кабахәтлек рекордын куя. 1930 еллардагы Сталин чорында кебек "халык дошманнары" процессларын яңарта. Ул процессларны оештыручыларны ахырда нәрсә көткәнен оныта. Украина һәм дөнья җәмәгатьчелеге аларны Русия режимы тотыклары итеп калдырмаячак. Алар да, Кырым да ватаннарына кайтачак", диде Украина премьер-министры Арсений Яценюк.

Берүзе ике бала үстергән, аларның берсе аутизм белән җәфаланган бала атасы, кинорежиссер Сенцовның гаебе исбатланмаган да. Ул бары тик Кырым һәм Украина яклы булуда гаепле. Аның адвокаты Дмитрий Динзе Азатлыкка әңгәмәдә эшне Югары мәхкәмәгә тапшырачагын белдерде.

"Мондый ук карарны көтмәгән идек. Әмма 20 ел бирделәр. Сенцовка аны кулга алганда ук ФСБ "20 ел яный сиңа" дигән булганнар икән. Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәкбез. Алар мондый эшләргә гаделрәк карый. Апелляциядән соң нәрсәдер үзгәрер дип 20% ышанып әйтә алам. Мәхкәмә Сенцов һәм Кольченконың "Уң секторга" катнашы булмауларын исәпкә дә алмады, аның сорау алу вакытында азаплауларга дучар булганына дәлилләргә шулай ук күз йомды. Баштан ук мәхкәмә сәяси төсмер алды", диде адвокат.

Сенцов һәм Кольченкога бирелгән хөкем карарына АКШның Украинадагы илчесе Джеффри Пайетт кискен ризасызлык белдерде. Amnesty International хокук яклау оешмасы бу эшне Русиянең Украинага каршы алып барган пропаганда сугышының бер өлеше дип атады.

"Мәхкәмә баштан ук сигнал җибәрер өчен оештырылды. Бу – Сталин чорында хакимияткә каршы фикер йөртүчеләрне хөкем итү өчен оештырылган “тамаша” процессларны хәтерләтә", диелгән Amnesty International белдерүендә.

Русиядә террор гамәлләрендә гаепләнүчеләрнең дә мондый кырыс хөкем карары алганы булмады. Буденновскида 1995 елның июнендә булган террор гамәлен оештыруда гаепләнүчеләр 11 һәм 12 елга колониягә хөкем ителгән иде. Ул вакытта 129 кеше һәлак булды. Сенцов һәм Кольченконы Кырымда террорда гаепләү шуңа да беркемнең дә акылына сыймый. Сенцов һәм Кольченко бүген хөкем карарын ишеткәч мәхкәмә залында Украина гимнын башкарды.

Украин активистлары хөкемне җырлап каршы ала
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:14 0:00

Язучы һәм журналист Олег Кашин Русиядәге һәркемгә читлектә нәрсә җырларга дип уйлап куярга киңәш итте.

"Русияне "ватаным" дип атаудан туктагыз. Путинны "президентым" дип әйтмәгез. Чит дәүләт, Русиядәге һәр кешегә дошман дәүләт ул. Без изелгән халык. Азатлыкка таба беренче адым шуны аңлау булачак. Русиянең гади ватандашы Васильевага түгел, күбрәк Сенцовка охшаган. Моны аңларга кирәк. Шулай ук, уйлагыз әле, без читлектә нәрсә җырларбыз? Читлектә җырларга җыр булу – бик мөһим ул", дигән Кашин.

XS
SM
MD
LG