Accessibility links

Кайнар хәбәр

Александр Штанин: "Татарстан бәйсез булса, тоталитар режим урнашыр иде"


Александр Штатин Татарстан парламентында чыгыш ясый
Александр Штатин Татарстан парламентында чыгыш ясый

Татарстан Югары шурасының элекке депутаты Александр Штатин Татарстан демократия юлына баса алмый иде ди, шул ук вакытта кире юл белән киткән Русиягә ташлама ясый.

Александр Штанин – Татарстан суверенитеты турында Декларацияне кабул итү вакыйгалары эчендә кайнаган кеше. Ул бүген “Равноправие и закон” дип исемләнгән иҗтимагый оешма рәисе. Элекке депутат республика Русиядән аерым яшәргә тиеш түгел, бәйсезлек булырга мөмкин түгел дип аяк терәп каршы торучыларның берсе булды. Азатлык аның белән дә 25 ел элек булган вакыйгалар турында әңгәмәләште, фикерләре үзгәрдеме-юкмы икәнен белеште.

– Александр әфәнде, Татарстанның суверенитеты турында Декларацияне кабул иткәндә сез каршы тордыгыз. Нәрсәдән курыктыгыз?

– Декларациядәге язылганнары белән килешмәдем. Без тәкъдим иткәнне үткәрмәделәр бит. Безнең проектта Татарстан суверен, әмма Русия эчендә кала дип язылган иде һәм ахыргача шуны якладым. Сәяси компромисс тәкъдим иттем, әмма аны кабул итмәделәр башта. Килештерү комиссиясендә мин дә булдым, уртак фикергә дә килдек, әмма анда хәйләләделәр, без бер вариантны яздык, килештердек, ә мөнбәрдән башкасы яңгырады. Ике дәүләт теле дип язылды, әмма федерация әгъзаларында алай була алмый, әйе, тигезлек була, әмма федерациядә барыбер өстенлек, аңа хокуклар күбрәк бирелә. Килештерү комиссиясендә чәкәләшүләр булды, аннары барысы да Декларация өчен хуплап тавыш бирде. Бер кеше генә битараф иде. Мин дә хуплаучылар рәтендә идем, әмма минем каршы позицияне барысы да белә.

Нәрсәдән курка идем? Фәүзия Бәйрәмова позициясен беләбез бит, ул аерылабыз да тәртип урнаштырычакбыз, диде. Большевиклар да шундый ысул кулланды. Демократик яңарышны көч кулланып тормышка ашырып булмый. Зур илдә кискен рәвештә берни эшләп булмый. Кырт кисеп, балта белән чабып үзгәртү ватандашлар сугышын китереп чыгара ала иде. Ә канкоеш кемгә кирәк? 1917 ел кабатлануын мин дә, берсе дә теләмәде.

– Әмма суверенитет турында игълан ителгәч, урысларга да, татарларга да бернинди дә зыян булмады бит?..

– Тәҗрибә уздырып карарга маташтылар. Декларациядән соң бәйсезлек турында акт кабул итәргә теләделәр. Киләсе адым шул иде. Кискен үзгәрешләр теләүчеләр чикләрне сызарга теләде. Әмма бу очракта демократлар, гомумән, акыл белән дус булганнар берләшеп, моңа юл куймады. Алай булса Татарстан тоталитар бер дәүләт булыр иде.

– Хаклы булганыгызга инандыгыз дип саныйсызмы?

– Нәрсә әйтеп торасы, әлеге вакытта Татарстанда ниләр булганын күрәбез бит. 25 ел дәвамында безнең белән кем идарә итә? Хакимияттә 80 проценттан артык кеше бер милләт кешеләре. Яхшы вазифаларны татарлар бүлешә. Бай республика буларак, күпне эшләргә була иде. Тик милли факторны нык уйнаттылар, кулландылар. Ә моны максат итеп куйганда аңа күп нәрсәгә ирешеп булмый. Әйе, башта уңай яклары да булыр иде, әмма ахыр чиктә аның зыян салганын күзәтер идек. Чынбарлык шуны күрсәтте: Татарстан хокуклар алды алуын, әмма барысы да федераль үзәккә күчте бит.

– Ул вакытта 25 ел элек Татарстан Русия составыннан чыкмас дип 100 процент ышанычыгыз бар идеме?

– Әлбәттә, реаль түгел иде бит инде! Ул сәяси бер адым гына иде. Демократия нигезләрендә компромисс табар өчен шундый шигарләр кулланды. Русиядән чыкмавы көн кебек ачык иде. Татарстан берничек тә анклав була алмый. Мин белә идем. Аерылып була ул, әмма моның өчен демократия принциплары өстенлек итәргә тиеш.

Татарстан, СССР яки РСФСР – мөһим түгел, аның составыннан чыкмаска тиеш. Русиядән аерылып чыгып Татарстанда демократик яңарышны оештырып булмый иде. Сәяси системның үсеше юк иде, дәрәҗәсе түбән. Русия белән чагыштырганда бу өлкәдә Татарстан калыша иде. Икътисади көчләр юк, җәмгыять тә әзер түгел. Русия Европа илләре дәрәҗәсенә җитсә, ул очракта бәйсезлек турында да уйлап була. Рәхим итегез, чыгып китегез! Әмма ул очракта Татарстан элитасының Русия составыннан үзе үк чыгасы килмәячәк.

Аннары халыкның да тулысынча хуплавы кирәк. Милләтчелек өскә калкып чыга икән, кеше аны тиз сизә. Син кешенең ашказанын тутыр, кесәсенә байлык сал, әмма суверенитет бер яклы икән, ул барыбер бәйсезлек өчен тавыш бирмәячәк.

– Референдум Татарстан суверенитеты турындагы Декларацияне күпчелек хуплаганын күрсәтте бит.

– Ә сез аның ничек узганын беләсезме соң? Аны сөйләү бик озак. Барысы да хакимият кулында иде, алар барысы белән идарә иткәндә төрлесен эшләп була. Әле бит референдумның нәтиҗәләрен тану да кирәк. Аны кем таныды? Референдумнан соң шартнамәләр ясалды. Аларның кушмытасы бар иде, тик депутатларга аны күрсәтмәделәр, яшерен эш иттеләр.

– Сез Татарстан бәйсез булса, ул тоталитар дәүләткә әвереләчәк иде, биредә милләтчелек котырыр, кануннар булса да, алар аерым кешеләр өчен генә эшләр иде дип әйттегез. Бер уйласаң, сез курыккан сәяси вазгыять бүген Русиядә күзәтелә. Коррупция чәчәк ата, гаделсезлек күп, фикер төрлелеге юк, каты кул белән идарә ителә. Болар – тоталитар системның билгеләре. Татарстан да Русиядән берни белән аерылмый. Сез, демократия принциплары турында сөйләүче кеше буларак, шушыны теләдегезме?

– Милләтчеләр миннән: “Син бәйсезлек өченме соң?” дип сорыйлар иде. Әйе, мин каршы түгел, әмма Европадагы сәяси төзелеш булганнан соң, ягъни халыкларның хокук тигезлеге булганда гына бәйсезлек турында уйларга мөмкин. Аннары моны җитәкчелектә утырган элита түгел, ә халык хәл итәргә тиеш.

Үзгәрешләр бар, хосусый милек ниндидер кыяфәттә барлыкка килде. Әмма демократиягә әле ерак, авторитар режим күзәтелә. 25 ел узды, ягъни бер этап үтте. Ә аякка басар өчен тагын чирек гасыр вакыт кирәк. Яңа буын барлыкка килергә тиеш. Русия өлешчә демократия юлыннан китте. Әмма берьюлы зур илдә ялт итеп барысын да барлыкка китереп булмый. Мин – оптимист. Демократияне төзү процессы авыр. Тагын 25 ел узарга тиеш, аннары үсеш булачак. Әйе, Европа илләрендәге кебек идарә итә белмиләр әлегә, эшчәнлек көч куланнуга, акча белән эш итүгә нигезләнә. Мәдәният җитешеп бетмәүгә бәйәле бу. Кешеләргә кешечә караш юк. Яшәү өчен шартлар булырга тиеш. Бу – иң авыры.

Сезнең белән ачыктан-ачык сөйләшәбез, начармы-яхшымы эволюция үсеше күзәтелә бит. Барысы да ачык, кешеләр чит илләргә йөри, таныша. Һәрберебездә тормышны яхшы якка үзгәртергә теләк булырга тиеш. Русиянең бәласе артык бай булуда. Элита табигый байлыклар белән рәхәт яши. Җитеш тормыш бит, үзгәрешләр кирәкми булып чыга.

– 25 ел элек кабул ителгән Декларация начар түгел бит, халык мәнфәгате турында уйланып язылган.

– Сталин Конституциясе дә матур язылган, әмма чынбарлыктан ерак иде ул кәгазь. Бездә дә барысы да шома язылган. Тик аны тормышка ашырырга механизмнар булмаса, барып чыкмый. Ватандашлар институтлары кешеләрне якларга тиеш. Әмма бездә андый активлык юк. Путин нидер әйтә, парламент тиз генә җыелыша да шалт-шолт канун кабул итәләр. Бу институтларның начар эшләвенә, оппозиция юклыгына бәйле. Оппозициягә таянырга кирәк тә бит, чөнки алар мәсьәләне хәл итү юлларын тәкъдим итә. Әмма аларны күрмәмешкә салышалар, юк итәләр. Бу Русиядә дә, Татарстанда да шулай, без бер “шинель”дән тегелгән бит. Әйе, барысыннан да канәгать түгелмен, әмма уңай якларын да күререгә кирәк.

– Сезнең өчен 30 август нинди көн, аны ничек кабул итәсез? Бәйрәм итәсезме?

– Мин тарихта катнаштым. Үз сүземне әйтә алдым. Ул вакытта бәрелеш булмады, уртак фикергә киленде. Сәяси тәҗрибә аз иде, документлар белән эш итә белмәдек, җитешсезлекләр булды, әмма гомум алганда ярыйсы. 30 августны бик яхшы хәтерлим. Аны бәйрәм итмим, каршылык күрсәтәм дип әйтә алмыйм. Сәясәттә катнашкач, күңелдә төрле хисләр бар. Ярый әле шулай тәмамланды дип уйлыйм. Канкоеш булмады. Тик мондый вазгыять кабатлануын теләмәс идем. Тагын шундый очрак туса, начар булачак.

Әлеге вакытта Ерак Көнчыгыштамын, Суверенитет көнендә хатыным белән шунда булачакбыз.

XS
SM
MD
LG