Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада бал ярминкә-күргәзмәсе эшли башлады


Умартачы Риф Шәвәлиев
Умартачы Риф Шәвәлиев

Башкортстанда һәр елны көз айларында була торган бал ярминкәләре башланып китте. Чираттагы ярминкә 26 август көнне “Акбүзат” ипподромы каршындагы мәйданда үтте.

Агымдагы ел умартачылык белән шөгыльләнүчеләр өчен бик уңышлы булмаса да, умарталары ишле шәхси хуҗалыклар мул гына татлы сый алуга иреште. Ә инде зур тырышлык белән алынган балны сату өчен ярминкәләр иң кулай урын.

Бал сәүдәсе бик җанлы
Бал сәүдәсе бик җанлы

Чираттагы ярминкә-күргәзмәгә Архангел, Иглин һәм Нуриман районнары умартачылары үз продукцияләрен алып килгән. Әлеге өч район юкә урманнары мәйдан иң зур булган төбәкләрдә урнашкан. Шуңа күрә елның-елы шифалы юкә балы күп алына аларда. Шулай да быелгы көйсез һава шартлары уңышны шактый киметкән. Күргәзмәдә җәмгысе 200-гә якын төр продукция урын алган. Аларның 50-гә якыны косметика юнәлешендәгеләре. Иглин районыннан Шәвәлиевләр гаиләсе умартачылык белән 20 елдан артык шөгыльләнә инде.

“Быел бал уңышы былтыргы белән чагыштырганда өч тапкырга диярлек азрак булды, - ди гаилә башлыгы Риф Шәвәлиев. - Без 100 баштан артык умарта тотабыз, шуңа күрә дә бал сату өчен дә җитәрлек.1,5 тонна аерттык аны. Умартачылыкта миңа хатыным Әлфия, улларым Ришат белән Ринат һәм кызым Гөлфия дә ярдәм итә. Бик яратабыз бу шөгыльне”.

Юкә балы иң шифалысы
Юкә балы иң шифалысы

Күп еллар бал кортлары умарталары тотучылар әлеге һөнәрне сәнгать дәрәҗәсенә дә җиткерә. Аларның баллары һәм балдан әзерләнгән башка ризык-нигъмәтләре искитмәле матур эшләнгән мичкәләргә салынган. Нуриман районыннан Малаховлар гаиләсе алып килгән савытлар аеруча дикъкатьне җәлеп итә.

Үзе Бөре районында яшәүче, ә умарталарын Караидел районы урманнарында тотучы Айрат Гайсин мондый ярминкәләрнең файдалы булуын әйтә. “Ярминкәләр безнең өчен бик тә отышлы. Безгә биредә сәүдә урыннары да бушлай бирелә, Уфада сатып алучылар да күп. Аннан монда умартачылык өчен кирәкле әйберләрне дә сатып алу мөмкинлеге бар”, ди Айрат әфәнде.

Ярминкә-күргәзмә барышында башка төрле чаралар да каралган. Шул исәптән, хәзерге замандагы умартачылык проблемаларына багышланган “түгәрәк өстәл” дә үтә. Анда Умартачылык халыкара федерациясе президенты Жиль Ратиа да катнаша. Бал ярминкәләре Уфада быел да ноябрь аена кадәр дәвам итәчәк.

XS
SM
MD
LG