Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә ризасызлар язмышы: тарих кабатлана


Профессор һәм сәясәт белгече Андрей Зубов
Профессор һәм сәясәт белгече Андрей Зубов

1968 елда Совет гаскәрләре Чехословакиягә кергәч каршылык белдереп Кызыл мәйданга чыккан сигез кешенең язмышына дучар булганнар Русиядә бүген дә бар.

Лариса Богораз, Константин Бабицкий, Татьяна Баева, Вадим Делоне, Владимир Дремлюга, Виктор Файнберг, Наталья Горбаневская һәм Павел Литвиновлар 1968 елның 25 августында Чехословакия оккупациясенә каршы чыгулары өчен төрмәгә ябылды.

Русиядә совет чоры диссидентларының язмышын кабатлаучылар бүген дә бар. Аларның барысы да Алексей Навальный, Борис Немцов, Pussy Riot, Евгения Чурикова кебек билгеле түгел.

Андрей Зубов

Профессор һәм сәясәт белгече Андрей Зубов Русия президенты Владимир Путинны наци җитәкчесе Адольф Һитлер белән чагыштырганнан соң эшсез калды. Май аенда Казанда да Зубовның "Бүгенге Русиядә автаркично-авторитар рецидив сәбәпләре" дигән лекциясен үткәрергә мөмкинлек бирмәделәр.

2014 елның мартында Зубов "Ведомости" газетындагы мәкаләсендә Кырымга Русия гаскәрләрен кертүне 1938-1939 елларда Һитлерның Австриягә басып керүенә тиңләде."Русиядә бөтен кеше дә Путин кебек уйламый, украиннарга шуны әйтәсем килде", дигән иде ул Азатлыкка. Зубов Мәскәүнең Халыкара мөнәсәбәтләр институтындагы эшеннән читләштерелде. Җәнҗал чыккач институт Зубовның эштән куылуын кире какты, әмма өч айдан эш килешүе тәмамлангач аны озайтмады. Бүгенге көндә ул төрле уку йортларында лекцияләр укый.

Алексей Дымовский

2009 елның ноябрендә полиция офицеры Алексей Дымовский YouTube’ка куйган видеосында полициядәге коррупциягә ризасызлык белдерде һәм Путинны анда тәртип ясарга чакырды. Аны акча урлауда гаепләделәр, җинаять эше ачылды. Соңрак гаепләүләр кире кагылды. Дымовский белдерүеннән соң YouTube’ка полиция хезмәткәрләре, прокурорлар һәм хөкүмәтнең башка өлкәләрендә эшләүчеләрдән дистәләгән видео куелды.

Новороссийски шәһәреннән Дымовский Мәскәүгә күчте, полициядә башбаштаклыкка каршы көрәшүче "Ак тасма" хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе.

Сергей Баранов

Православ рухание Сергей Баранов 2012 елда чиркәүдән китү турында белдерде. Моны ул Pussy Riot кызларының Мәскәүдәге чиркәүдә Путинны тәнкыйтьләгән җыр башкарулары өчен хөкем итүгә протест йөзеннән эшләде.

Facebook’та чыгарган хатында Баранов Русия православ чиркәвен һәм "үзләрен православ дип санаган" кешеләрне тәнкыйтьләде. Үзенә дә зыян булудан куркып ул Русиядән китте һәм Чехиядә сәяси сыену сорады. 2013 елда ул грек-католик чиркәвенә күчүен белдерде.

Дарья Полюдова

Юрист һәм Краснодар краендагы коммунистлар фиркасе активисты Дарья Полюдовага экстремизмда гаепләү һәм биш ел төрмә яный. Полюдова социаль челтәрләрдә "Украинада сугыш урынына Русиядә инкыйлаб" дигән шигар тотып төшкән фотосын таратты. Шулай ук ул Путинны бәреп төшереп халыкны социалистик революциягә чакырган бер фикерне таратуда гаепләнде.

Дарья Полюдова
Дарья Полюдова

Аның бәлаләре 2914 елның августында "Кубаньны федеральләштерү өчен" дип аталган йөреш оештыру вакытында башланды. Ул йөрешне хакимиятләр Русиянең территориаль бөтенлегенә зыян салу дип бәяләде. Алты ай изоляторда утырып ул февраль аенда шәһәрдән китмәү шарты белән иреккә чыгарылды. Полюдова кәгазьләрендә "бу кеше президентка каршы социаль антипатиядә" һәм "Русиядәге хәзерге сәяси режимга нәфрәт белдерүдә" гаепләнә диелгән. Гаепләү 79 биттән, аның эше 7 томнан тора.

21 май көнне ул хастаханәдә юрист булып эшләгән урыныннан куылды. Икенче көнне үк аны эшкә алган бер юридик ширкәт ФСБ басымы астында аны куарга мәҗбүр булды, дип сөйләде ул үзе Азатлыкка. 26 август мәхкәмә утырышында эшкә тагын яңа мәгълүматлар өстәлде, Полюдова үз гаебен танудан баш тартты. Краснодарның Октябрьски районы мәхкәмәсенең чираттагы утырышы 3 сентябрьгә билгеләнде.

Влад Колесников

Мәскәүдән үсмер егет Влад Колесников Русиянең Украинага гаскәр кертүенә ризасызлык белдереп Facebook’ка язды, мәктәпкә Украина яклы футболка киеп барды. Моның өчен аның элекке КГБ офицеры булган бабасы оныгын поездга утыртып Мәскәүдән сөрде. Яшүсмер Самара өлкәсенең Жигулевски шәһәренә әтисе янына җибәрелде.

Влад Колесников
Влад Колесников

Колесников Facebook’та үзенең дөрес юлда булганына ышануын язгач, аңа өч меңнән артык кеше теләктәшлек белдерде. Кире Мәскәүгә кайтса да, сыйныфташлары һәм укытучылары тарафыннан аңа карата эзәрлекләү һәм басым дәвам итә. Полиция егетне бабасының тәрәзәләрен ватуда гаепләде, Колесников үзе моны кире какты. Аның иң якын дустына Колесниковка каршы сөйләргә кушылды. Дусты басым булуына карамастан әлегә нык тора, дип сөйләде егет үзе. Аның барлык хыялы чит илгә китү.

Алексей Девотченко

Танылган актер Алексей Девотченко 2011 елда үзенә бирелгән бүләкләрдән баш тартты һәм сәнгать әһелләрен Русия хөкүмәтен һәм ширкәтләрен яклап уздырылган чараларда катнашмаска чакырды. 2010 елның мартында Девотченко артистларга: "Без нәрсә дә булса эшли алабызмы?" дигән мөрәҗәгать белән чыкты. Анда ул "җинаятьчел, бозык һәм циник режимны" тәнкыйтьли һәм иҗатташларын ул хөкүмәтне якламаска чакыра.

Алексей Девотченко
Алексей Девотченко

Дәүләт оешмаларының күбесеннән "төрмә, ташландык хастаханәләр һәм сукбайларны сыендыру урыннары исе, җимерелгән архитектура ядкарьләре һәм тарихи биналар, төнге клублар һәм картлар йортлары төтене килә, ОМОН аягы исе килә", дигән Девотченко үз мөрәҗәгатендә. 2014 елда Девотченко Украинада сугышка каршы хатка кул куйды. 2014 елның ноябрендә аны Мәскәүдәге фатирында таптылар. Исерек хәлдә киселеп ул күп кан югалтып үлгән дип хәбәр ителде.

Петр Павленский

Петербурдан сәяси сәнгать әһеле Петр Павленский Путин хөкүмәтенә ризасызлык белдереп Pussy Riot төркемен хөкем иткәндә авызын тегеп куйды, "полиция дәүләтенә" каршылык йөзеннән үзенең умалын Кызыл мәйдан ташына кадаклап куйды, Русиядә психиатриянең каршы булучыларга каршы кулланылуына чыдый алмыйча колак йомшагын кисте.

29 яшьлек Павленский 2012 елда Петербурда авызын теккәч аны психиатриядә тикшерделәр, ул сәламәт дип табылды. Бер ел соңрак ул тимер чыбыкларга уралган шәрә килеш Петербур канун чыгару шурасы каршында "Түшкә" дип аталган чарага чыкты. Анда ул "Русия кануннары җинаятьчеләргә каршы түгел, халыкка каршы эшли" дип белдерергә теләде.

2014 елда Павленскийдан хулиганлыкта гаепләү төшерелде, ул иреккә чыгарылды. Бүгенге көндә аны сәяси чыгышлар һәм вандализм канунын бозу эше нигезендә тикшерәләр.

Александр Бывшев

Александр Бывшев
Александр Бывшев

2015 елның апрелендә Орел өлкәсе Кромы авылы мәктәбенең алман теле укытучысы Александр Бывшевны Украина ватанпәрвәрләренә атап язган шигыре өчен экстремизмда гаепләделәр. 2014 елның мартында, Русия Кырымны аннексияләгән вакытта язылган бу әсәрдә Русиягә тәнкыйть сүзләре бар. "Русиянең югары җитәкчелегенең сәяси карарларына ризасызлык белдергәне өчен" укытучы эшеннән куылды һәм алты ай мәҗбүри хезмәткә хөкем ителде. Бывшев Федераль финанс мониторинг хезмәтенең "террорчы-экстремистлар" исемлегендә. Хәзер аның эше яңадан карала, 42 яшьлек укытучы аның белән Европаның Кеше хокуклары мәхкәмәсенә җитәргә ниятли.

XS
SM
MD
LG