Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мәдәният һәм сәнгать университеты институт итеп үзгәртелә


Институт итеп үзгәртелгәч, кайбер кафедралар ябылачак, кайбер белгечлекләрдә бакалавриат бетерәләчәк, дигән хәбәрләр дә бар.

Казан мәдәният һәм сәнгать университетын институт итеп үзгәртү, проректор Роза Әхмәдиева сүзләренчә, Русия мәдәният министры Владимир Мединский карары белән эшләнә. "Русиядәге мәдәнияткә караган бөтен югары уку йортлары да институт итеп үзгәртелә", дигән Әхмәдиева kazanfirst-ка.

Университеттагы бер галим сүзләренчә, кайбер кафедралар ябылачак, ә кайбер белгечлекләрдә магистратура белеме алып кына булачак, бакалавриат бетерәләчәк.

Әүһәдиева исә, бу үзгәреш укытуга бернинди дә зыян китермәячәк, кайбер кафедралар гына берләшәчәк дип белдерә.

Казан дәүләт университетын Казан һуманитар педагогика институты белән кушып федераль университет ясаганда да алдан җитәкчелек укуга зыян килмәячәк дип белдергән иде. Әмма федераль университетта татар белгечләрен әзерләү бетүгә таба бара.

XS
SM
MD
LG