Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда беренче "Мәдәниятләр мозаикасы" фестивале үтте


Казанда беренче "Мәдәниятләр мозаикасы" фестивале үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:30 0:00

Казанда беренче "Мәдәниятләр мозаикасы" фестивале үтте

29 август Казанда беренче "Мәдәниятләр мозаикасы" этноконфессиональ фестивале үтте. Әлеге чара Республика көненә багышланды һәм аны Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов ачты. Фестивальдә республикадагы 20дән артык милли-мәдәни мохтарият тәкъдим ителде.

Чара көндезге 12дә Казансу ярын төрле җыр-биюләр белән шаулатып башланып китте. Төп оештыручылар - Татарстанның Диния нәзарәте, Казан епархиясе һәм мәдәният министрлыгы. Шуңа да “Мәдәниятләр мозаикасы” беренче республика этноконфессиональ фестивале ачылышына килгән республиканың президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнехановны мөфти Камил Сәмигуллин, митрополит Феофан, министр Айрат Сибагатуллин һәм башка түрә-җитәкчеләр озатып йөрде.

Казан кирмәне ярына җыелган 20дән артык милли-мәдәни мохтарият, мәдәният-сәнгать вәкилләре, тамашачылар Рөстәм Миңнехановны аяк үрә, алкышлап, җыр-биюләр белән каршы алды. Ул да аларның өметләрен акларга тырышкандай, елмаеп, биеп алып, күтәренке, рухландыргыч чыгыш белән җавап кайтарды.

"Татарстан бүген стабильлек һәм үзара татулык үрнәге. Әгәр без һәрбер милләткә диннәргә хөрмәт белән карасак зур уңышларга ирешә алырбыз. Чын күңелдән барчагызны да шушы зур бәйрәм белән котлыйм, сезгә исәнлек-саулык теләп калам. Шулай ук гражданлык позициягез һәм активлылыгыз өчен рәхмәт белдерәм”, диде президент.

Сәхнәдә төрле милләт җырлары биюләре бер-берсен алыштырды. Татарстанның җыр һәм бию ансамле, “Казан” бию ансамбле, Милләтләр дуслыгы йортыннан вокаль-инструменталь ансамбльләре чыгыш ясады.

Һава торышы салкынча булуга карамастан халык шактый килгән, чама белән 500ләп тамашачы күренде. Рәт-рәт тезелгән чатырларга кереп төрле милләт киемен киеп карарга, теләгән әйберен сатып алырга мөмкин иде. Мәсәлән, Диния нәзарәте шамаилләр күргәзмәсен күрсәтте. Ә менә Казан епархиясе иконалар ясау мастер-классын үткәреп, шулай ук дини кирәк-яраклар белән сату итте.

“Казанда зур концертлар, чаралар булып кына тора. Монысына махсус килдем. Күп милләт вәкилләре катнаша. Үзләренә генә хас киемнәрен киеп җырладылар, биеделәр. Аеруча яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанованың чыгышы ошады”, ди Кытайдан Исмеәгъзам Бикчәнтәев. Казаннан Миләүшә ханым да бик ошаткан, этнофестивальләр күбрәк булсын дип теләде. Башка милләтләр, мәдәниятләр белән тагын да якынаерга, дуслашырга ярдәм итә, ди ул.

Беренче “Мәдәниятләр мозаикасы” бәйрәме кичке алтыга кадәр дәвам итте.

XS
SM
MD
LG