Accessibility links

Кайнар хәбәр

Православ чиркәү түрәләре яшьләрне активрак булырга һәм хакимияткә керергә чакыра


Православ яшьләр форумының пленар утырышы, Казан, 30 август, 2015 ел
Православ яшьләр форумының пленар утырышы, Казан, 30 август, 2015 ел

Казанда ачылган форумда дөньяның төрле якларыннан җыелган православ яшьләрне дингә тарту өчен һәр мөмкинлекне файдаланырга һәм хәзерге элитага алмаш булырга чакырдылар.

Православ яшьләр форумының пленар утырышы шау-шусыз гына, башкалада 30 август бәйрәм чаралары дәвам иткәндә, IT парк бинасында ачылды.

29 август–1 сентябрьдә эшләячәк бу форумны Казан епархиясе оештырган иде. Рәсми чыганакларга караганда, форумда Русия православ чиркәвенең бүлекчәләре булган Русия төбәкләре, БДБ илләре һәм ерак чит илләрдән барлыгы 200ләп егет-кыз катнаша.

Аның програмында язылганча, православ яшьләр христиан дине рухында эшләүче мәгълүмат чараларын алып барырга, ихтыяри активистларны җәлеп итәргә, милләтара мөнәсәбәтләр корырга өйрәнергә, тәҗрибә уртаклашырга тиеш.

Православ яшьләр, алга!

Әлеге форумның пленар утырышын митрополит Феофан ачып җибәрде.

Президиумда дөньяви хакимиятләрдән Русия мәдәният министры урынбасары Алекандр Журавский һәм Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, мөселманнардан Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Русия православ чиркәүеннән җәмәгатьчелек белән эш итү бүлеге башлыгы Всеволод Чаплин утырды. Һәр җитәкче үз тарафыннан форумда катнашучыларны сәламләп, үзенең үгет-нәсихәтен җиткерергә тырышты.

Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан җитәкчелеге исеменнән сәламләү хатын укып, "Татарстан мөстәкыйльлек декларациясен кабул иткәннән бирле, республикада динара татулык сакларга һәм үстерергә тырыштык", дип сөйләде.

Митрополит Феофан үзенең чыгышында яшьләрне җәмгыятьтә диалог урнаштырып кына түгел, актив катнашып, башкаларга үрнәк, әйдәп баручы көч булырга чакырды һәм мөселманнарны "туганнар" дип атады.

Протоиерей Всевоволод Чаплин православ чиркәүнең яшьләргә баглаган өметләр һәм алларына куйган бурычлар хакында ачыграк итеп әйтте.

Мәсәлән ул, Русиядәге "әдәпсез һәм оятсыз" вазгыятьтән арынырга чакырып, киләчәктә "коррупциягә баткан, арыган элиталарга алмашка килергә, шәһәрдә булсын, авылда, районда булсын – һәр җирдә дөньяга карашын белдерергә" тәкъдим итте.

“Русиядә тормышны рухи кыйммәтләрдән чыгып, яхшы якка үзгәртерлек көч барлыгын күрсәтергә кирәк”, диде ул.

Бу чыгышка митрополит Феофан рәхмәтләр укып, "сез һәрвакыт акыллы фикерләр әйтәсез" дип Чаплин сүзләрен куәтләргә тырышты.

Мөселманнар "милләт турында да уйларга кирәк" ди

Аннан соң сүз Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Кргановка бирелде. Ул мөселман һәм православларның рухи проблемнары арасында уртаклык күп дип, рухи үсештә милләт турында да онытмаска чакырды.

Ул: "Хәтта авылларда да татарлык нигә кирәк, татар теле нигә кирәк, ислам динендә милләт юк дигән сүзләр яңгырый", диде. Милләтне, телне саклауда, читтәге татарлар республикадан теләкләшлек көтә дип, Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать итте.

Сәламләү чыгышлары соңга калып башлану һәм озакка сузылу аркасында пленар утырышка планлаштырылган чыгышлар укылмады, дөньяви хакимият, мөселман һәм православ дине тарафлары арасында җитди фикер алышу булмады.

Чиркәү сүзе яшьләргә җиткерелми калмады

Президиум кузгалгач, Русия православ чиркәве вәкиле Всеволод Чаплин һәм Татарстан митрополиты Феофан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашырга китте дип игълан ителде. Православ яшьләр форумының кайбер секцияләренең эше булмый калды яки нык чикләнгән хәлдә генә үтте. Әмма бу егет-кызларга православ чиркәвенең сүзе җиткерелмәде дигән сүз түгел әле.

29 август көнне, форумның беренче көнендә, митрополит Феофан яшьләр белән Раифадагы чиркәүләр комлексында очрашкан. Бу хакта тәфсилле язма Казан митрополиясенең интернет сәхифәсендә басылган.

Анда митрополит Феофан үтемле чыгыш ясаган. Башта ул Русиядә чиркәүгә күз алдына китереп булмый торган каты һөҗүм бара, аны дәүләт дине роленнән читләштерергә телиләр дип зарланган.

Үзе дә заманча технологияләр белән актив эш иткәнгә, ул егет-кызларны заман биргән һәр техник мөмкинлекне кулланып, христиан динен тарату өчен яңа юллар эзләргә кушты. Шулай ук, аның фикеренчә, православ динен тоткан яшьләр укыган университетларында, мәктәпләрендә, мөмкинлек ачылган һәр җирдә дингә яңа кешеләрне җәлеп итәргә тиеш.

Митрополит җавап бирүдән баш тартты

Форумның рәсми көн тәртибенә православ мәдәният дәресләрен мәктәпкә кертүне даулау, дөньяви мәктәпкә бу фәнне кертү мәсьәләсен күтәрү кебек нотыклар, чыгышлар күренмәде. Әмма митрополит Феофанның бу дәресне Татарстан мәктәпләрендә күрергә теләве сер түгел.

Татарстанга килер алдыннан ул бу хакта мәгълүмат чаралары алдында ясаган чыгышында белдергән иде.

Азатлык хәбәрчесе Казандагы һәм читтәге татарлар исеменнән митрополит Феофанга “Православ дин дәресләрен мәктәпкә кертү православ яшьләр форумында караламы?”, “Сез бу мәсьәләне Татарстан җитәкчеләре алдында куярга җыенасызмы?” дигән сораулар биргән иде.

Митрополит Феофан: “Ни өчен бу мәсьәлә татарларны кызыксындыра соң? Хәзергә җавап бирә алмыйм”, дип кырт кисеп, китеп барды.

Форумның ахыргы карарында нинди фикерләр чагылдырылуын Азатлык күзәтеп барачак.

XS
SM
MD
LG