Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаплин Татарстанның элекке мөфтие Фәизгә чиркәү бүләген тапшырды


Илдус Фәиз мөфти вазифасыннан 2013 елның 6 мартында киткән иде.

31 август көнне Казан епархиясе бинасында Рус православ чиркәве протоиерее Всеволод Чаплин Казанның “Болгар” мәчете имамы, Татарстанның элекке мөфтие Илдус хәзрәт Фәизгә чиркәүнең икенче дәрәҗәдәге “Слава и Честь” орденын тапшырды.

Митрополия сәхифәсе язуынча, Илдус Фәиз әлеге бүләккә инде 2012 елда ул лаек булган, әмма төрле сәбәпләр аркасында аны тапшыру мөмкин булмаган.

“Патриарх Кирилл сезнең рухи-мәдәни кыйммәтләрне һәм динарар татулыкны саклау, террорчылык идеологиясенә каршы торуыгызны югары бәяли”, дигән Чаплин.

Әлеге чарада шулай ук Татарстан митрополиты Феофан һәм Татарстан президенты идарәсе җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев та катнашкан.

XS
SM
MD
LG