Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан үзәгендәге яшерен мәктәптә кемнәр белем ала?


Казанда VIP мәктәпне полиция белән саклап ачтылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:56 0:00

Казан уртасында бай балалары өчен яңа мәктәп ачылды. Бер баланы укытуга аена 50 мең сумны чыгарып саласы. Биредә Рөстәм Миңнехановның һәм башка түрәләрнең балалары белем алачак.

Хикмәт, әмма 1 сентябрьдә ишекләрен ачкан яңа мәктәп турында мәгълүмат алу мөмкин түгел, аны дәүләт сере буларак саклыйлар дигән хис калды.

Казанның меңьеллыгына Казансу ярында калкып чыккан хосусый йортлар районы халык телендә "нефтьчеләр" яки "байлар авылы" дип йөртелә. Әлеге бистәдә башлыча Татарстан түрәләре, депутатлар, билгеле спортчылар, читтән чакыртып китерелгән менеджерлар тормыш көтә. Биек диварлар артында ниләр булып ятканы билгеле түгел, әмма анда ара-тирә кичен этләре белән йөргән түрәләрне очратып була.

1 сентябрь көнне бистәгә терәлеп торган Федосеевски урамында VIP мәктәп ачылды. Аның турында мәгълүмат юк диярлек. Төрле төстә төзелгән бинаның тамгасына караганда, ул Казанның Мәүлетов урамындагы International school of Kazan-ның “баласы”. International school of Kazan-ның интернет сәхифәсендә Федосеевски урамында аерым бина салынганы турында да, 1 сентябрьдә укучыларны кабул иткәне турында да хәбәр юк.

VIP мәктәптә татар теленә урын буламы?

International school of Kazan-ның PR белгече Альбина ханым безгә яңа мәктәпнең алар филиалы булганын раслады.

"Әйе, бу – безнең башлангыч сыйныфлар өчен кампус. Биредә алты яшьтән балалар кабул ителә. Һәркемгә ишекләребез ачык. Алар 5 сыйныфка кадәр биредә белем алачак. Аннары урта мәктәпкә күчәчәкләр. Уку инде Мәүлетов урамындагы мәктәптә дәвам итәчәк. Халыкара мәктәптә укучыларның гомум саны – 133, шуларның 33 Федосеев урамында урнашкан кампуста белем ала. Алар 1 һәм 2 сыйныфларда укый”, дип сөйләде Альбина ханым.

Биредә уку өчен түләү аена (!) 50 мең сум тәшкил итә. Бу сумма башлыча нәрсә өчен тотыла дигән сорауга Альбина ханым җавап бирә алмады. Мәктәп мөдире – АКШның Коннектикут штатыннан булган Джейн Острандер. Аның кулы астында чит илләрдән чакырып китерелгән белгечләр эшлиячәк, аларның хезмәте арзан була алмый дип күзаллана.

VIP мәктәптә белем бирү башлыча инглиз телендә булачак дип макталып телгә алынган уку йортында татар теле һәм әдәбиятына нинди урын бирелә? Кызганыч ки, бу фәннәр байлар балаларына укытылачакмы дигән сорау да җавапсыз калды. Көтелмәгәнрәк сорау кебек кабул ителгәч, сорауларның барысын да язма рәвештә юлларга кирәк диделәр.

PR хезмәткәреннән шулай ук әлеге серле мәктәпнең хосусый инвесторлар акчасынамы, әллә инде республика бюджеты хисабына салындымы дип тә сорадык. Бу сорауга җавап бирергә вәкаләтем юк, диде ул.

Яңа мәктәпнең гомум мәйданы 3827 дүрткел метр, ул 75 укучыга тәгаенләнгән. Бу - бер укучыга 50 дүрткел метр мәйдан туры килә дигән сүз.

"Укытуга 50 мең сум кыйммәт түгел"

Байлар авылында яшәүче гаиләләр шактый, әмма балалар саны күп түгел. Моны шунда ике бала үстерүче ханым әйтте. Ул исемен атамауны үтенде. Ул яңа мәктәп ачылуыннан хәбәрдар булып чыкты. "Балаларым бу мәктәптә укымый. Олысы икенче сыйныфта белем ала, ул да яхшы мәктәп. Ул бездән ерактарак, әмма мин беренче чиратта көчле укытучыны сайладым. Федосеевски урамындагы яңа мәктәп безгә терәлеп торса да, баланы бер мәктәптән икенчесенә күчерергә теләмим. Бәлки, урта мәктәп яшенә җиткәч International school of Kazan-га йөртербез. Әмма әлегә без укытудан канәгать. Аена 50 мең сум акча түләү – уртача бәя. Белем бирү сыйфатлы икән, моны аңлаган кеше акчасын җәлләми. Чит илдә укыталар бит балаларын, бу андагы бәяләр белән чагыштырганда бу арзан да әле”, дип сөйләде ул.

Журналистлардан яшерәләр

Яңа мәктәптәге Белем бәйрәменә Азатлык хәбәрчесе дә барды. Әмма ул чакырылмаган кунак булып чыкты. Бар яктан да полиция хезмәткәрләре белән әйләндерелеп алынган мәктәпкә үтеп керерлек түгел. Баскычка күтәрелеп баскан килеш видеога төшереп торган хәбәрчене сакчылар күреп алып тоткарлады, сорау алды, тупланган материалын сөртеп бетерүне таләп итте. Ул үзенең журналист булуын, мәгълүмат туплауга хокукы булуын аңлатса да, сакчылар "Монда журналистлар чакырылмады", дип кенә кырт кискән.

Яңа мәктәптәге Белем бәйрәме 15-20 минут дәвам иткән, беренче тапкыр мәктәпкә килгән балалар өчен бу әлбәттә шатлыклы бер вакыйга булган.

Яңа мәктәпне чит-ят күзләрдән ерак тотуны, артык мәгълүмат бирүдән баш тартуны биредә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның улы Искәндәрнең белем ала башлавы белән бәйлиләр. "Вечерняя Казань" хәбәрчеләре Миңнеханов сүзчесе Андрей Кузьминнан бу турыда белешкән, әмма ул: "Без Рөстәм Миңнехановның шәхси тормышына бәйле аңлатмалар бирмибез", дип әйтеп чикләнгән. Ягъни халык арасында таралган мәгълүматны "юк" дип инкяр дә итмәгән, "әйе" дип расламаган да.

Түрә балалары инглизчә өйрәнә

Рөстәм Миңнеханов гаиләсе Казансу буендагы байлар авылында яши дигән сүзләр халыкта инде күптән йөри. Һәрхәлдә, улы шушы бистәдәге балалар бакчасына йөргән. Берничә ел элек Миңнеханов журналистлар белән очрашканда улы Искәндәрнең теле гаиләдә татарча ачылуын, әмма балалар бакчасына йөри башлагач, урысча сөйләшүгә күчүе турында борчылып сөйләгән иде.

VIP мәктәптәге Белем бәйрәмендә "Татпотребсоюз" башлыгы Мәхмүт Фәттахов һәм аның улы, автоузышчы Рафаэль Фәттахов та булган. Шулай ук күзгә чалынучылар арасында "Татспиртпром" җитәкчесе Ирек Миңнеәхмәтов, Казанның Киров районы башлыгы, хатыны белән килгән Дамир Фәттахов та булган. Ирек Миңнеәхмәтовның инстаграммында саран гына берничә фото пәйда булды.

Рөстәм Миңнеханов Белем көнендә берничә мәктәптә булып өлгерде. Социаль челтәрдәге фоторәсемнәренә караганда, ул башта "Иннополис"та булган, анда да 1 сентябрьдә мәктәп ачылды. Шулай ук ул Казанның 179 санлы мәктәбенең бәйрәмендә катнашты, анысы башкаланың иң зур уку йортларының берсе булып санала. "Азатлык" төшергән видеода Федосеевски урамындагы мәктәп яныннан да президентны йөрткән машиналарның китүе күренә.

XS
SM
MD
LG