Accessibility links

Казанда белем көнен ректорлар җырлап үткәрә башлады


Казанда белем көнен ректорлар җырлап бәйрәм итте
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:01 0:00

Белем көнендә Казан урамнары мәктәп укучылары, студентлар белән тулды. 1 сентябрьдә "Казан-Арена" стадионы янында меңләгән яшь студентны Казан ректорлары русча "якты киләчәк" җырлары белән каршы алды.

Башкаланың “Казан-Арена” стадионы каршында 1 сентябрь – белем көнне, Татарстанның меңләгән беренче курс студентлары өчен бәйрәм оештырылды. Казанның барлык уку йортлары студентларын махсус күрсәтмә белән җыйганнар иде. Энергетика университеты студентлары, мәсәлән, байраклар тотып “Казан-Арена”га кадәр берничә чакрым җәяү атлап килгәннәр.

Беренче курслар бәйрәменең быелгы үзенчәлеге – Казандагы иң зур университетларның ректорлары сәхнәгә чыгып русча “якты киләчәк” турында җыр җырлап, яшь шәкертләрне “зур гаиләгә” чакырды. Егет-кызларга бу тамаша ошады булса кирәк, шаулап, кул чабып алдылар, дөрес, үзләре генә түгел, алып баручының әйдәүче тавышы астында.

"Миңа бу бәйрәм бик ошады, аеруча ректорларның бергәләшеп җырлаулары. Уку өчен Казанны сайлавым тикмәгә түгел, чөнки монда үзеңнең потенциалыңны ачу мөмкинлеге зур", диде КАИның беренче курсыннан Марат.

"Казанга килүемә бик шатмын. Ректорларның җырлауларын беренче ишетәм, бик үзенчәлекле", диде Юридик институт студенты Илүзә.

Сайлау алдыннан гел халык арасында күренүче, бу чарага да өлгергән Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов та уку йорты җитәкчеләренең җырлавын алкышлап, киләсе елларга да бу ысулны кабатларга кирәклекне әйтеп үтте.

"Мин сездән көнләшәм, безгә ректорлар җыр җырламады. Сезгә укуларыгызда уңышлар телим. Без монда киңәшләштек, мондый бәйрәмне ел саен үткәрергә дип сөйләшетек”, диде Миңнеханов.

Тамашада татарча җырлар да булды, аеруча Филүс Каһиров белән Айгөл Хәйри игътибарны җәлеп итте, алар Су спорты дөнья беренчелеге ачылышында җырлаган “Туган як” җырын башкардылар. FINA паркында еш җырлаган Илназ Сафиуллин, Айдар Сөләйманов, Алинә Шәрипҗанова һәм республиканың дәүләт ансамбльләре чыгыш ясады. Әйтерсең, беренчелек тамашалары әле дә бара кебек тоелды, диде кайбер журналистлар. Чөнки җырлар, артистлар, экрандагы рәсем-видеоларның күп тапкыр кабатлануы күзгә ташланды.

XS
SM
MD
LG