Accessibility links

Уфа татарлары Русия санкцияләренә шигырь белән җавап бирә


Башкортстан татар иҗтимагый үзәге утырышы
Башкортстан татар иҗтимагый үзәге утырышы

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге 1 сентябрь узган чираттагы утырышында азык-төлеккә санкцияләр кертелү уңаеннан Русия җитәкчелегенә мөрәҗәгать кабул итте һәм бу темага язылган шигырьләр бәйгесе башлады.

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге утырышында илдә санкцияләргә эләккән азык-төлеккә каршы барган көрәш турында сөйләшү узды. Элегрәк хәбәр итүебезчә, Русия президенты фәрманы белән Америка Кушма Штатлары, Европа берлеге дәүләтләре, Канада, Австралия һәм Норвегия азык-төлекләренә чикләү кертелгән иде.

Башкортстанда 6 августтан башлап ул илләрдән кергән азыкларны юкка чыгару бара. Соңгы чорда Америка Кушма Штатларыннан китерелгән Калифорния кара сливалары, Италия кивилары, Франциядән кайтарылган Гренни Смит алмалары, Маҗарстанның каз ите, документсыз персик һәм әстерхан чикләвекләре юкка чыгарылды.

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов:

Кадерле Имаметдинов
Кадерле Имаметдинов

“Безнең халык элек-электән азык-төлеккә ихтирам белән караган. Бер әйберне дә әрәм-шәрәм итмәгән. Соңгы чорда кризис сәбәпле, пенсия һәм хезмәт хаклары кими, азык-төлеккә, киресенчә, үсә бара. Шул ук вакытта ниндидер “дошман азыклар”га каршы көрәшәләр. Халык ач вакытта азык-төлекне юкка чыгару, шул чараларны зурлап хәбәрдарлык чаралары аша яктырту башка сыймаслык хәл”.

ТИҮ идарәсе әгъзасы Вил Латыйпов:

Вил Латыйпов
Вил Латыйпов

“Нигә азыкларга каршы чикләүләр белән генә тукталырга? Бах, Бетховен, Шуберт кебек композиторларның музыкаларын, Леонардо да Винчи, Рафаэль һәм башка рәссамнарның да эшләрен кертмәскә кирәк. Китапларга да, ягъни бар рухи азыкларга да чикләү кертсеннәр. Кием-салымнарны да, электрон җиһазлар, машиналарны да кертүдән туктатсыннар, булганнарын кулга алсыннар, юкка чыгарсыннар. Сылу хатын-кызларыбыз Ишембай колготкилары кисен, ВАЗ машиналарында урыс җырларын тыңлап кына йөрик. Чикләүләрне, санкцияләрне дәвам итәргә кирәк.”

Утырышта санкцияләр уңаеннан мөрәҗәгать кабул ителде. Анда чикләүләрне туктатырга чакырылган. Әлеге гамәлләрнең акылсыз адым икәнлеге әйтелгән. Мөрәҗәгать Русия президенты һәм хөкүмәт җитәкчесенә җибәреләчәк. Утырышта каләм тибрәткән ТИҮ әгъзалары әлеге темага язган шигырьләрен дә укып ишеттерде. Чарада бу темага язылган шигырьләр бәйгесе дә игълан ителде.

Санкционерларга
Русиядә байлар байый бара –
Төртсәң каны чыгар атылып.
Ә ярлылар чүплек арасыннан
Азык эзли, тормый тартынып.

Наил Хәким
Наил Хәким

Шул вакытта хәләл азыклардан
Үч алалар сытып, таптатып.
Кем хаклыдыр юкка чыгарырга
Үстергәнне кемдер яратып.
Ач халыкны алар аңламыйлар,
Халык кирәк фәкать сайлауда.
Алдынгылар алар кемузардан
Ачык авызларны алдауда.
Көн эчендә хаклар арта тора,
Мондый хәлгә кем соң гаепле?
Ни өчендер безнең ил башлары
Чит илләрдән эзли гаепне!
“ЕдРос”ларга шундый таләбем бар:
Исән калсын дисәң илебез,
Чит илләрдән килгән азыкларны
Ярлыларга бүлеп бирегез!
...Ә бүгенгә, бары уйсыз гына
Юк итәргә эшли миегез!
Наил Хәким

* * *

Эльверт Хаматшин
Эльверт Хаматшин

Кызарып яна кулымда
Нелегал бер помидор.
Ничек кичкән чик сызыгын,
Кайдан тапкан коридор?
Читтән кергән җимеш шома,
Бездәгесе – изелгән.
Изелгән илем җимеше
Яшь агыза күземнән.
Импортсыз да яшибез дип
Мактанабыз үзара.
...Безнең яшел помидорлар
Гарьлегеннән кызара...
Эльверт Хаматшин

* * *

Ничек яшәргә?
Телевизор экраныннан
Хәбәр агыла көн дә:
Кайбер “дошман азыкларга”
Чикләүләр бара илдә!
Ә безгә уңыш алырга
Комачаулый яңгыры.
Кирәк чакта – кояш кача,
Йә туфрак өсте коры.

Зәлифә Кашапова
Зәлифә Кашапова

Ә корсак азык таптыра,
Һич тыңлашмый, хәерсез!
Яшәр идек тә ул гөрләп,
Бер ярдәмсез, чит илсез.
Әмма ничек яшәргә соң
“Буш ботлары”ннан башка?!
Көн таң атса, башым ката
Ниләр салыйм дип ашка.
АКШ, Европа илләрен,
Имеш, санга сукмыйбыз:
Каз түшкәләрен, сырларын
Изеп, сытып “тукмыйбыз”.
Слива, чикләвек, персик
Кирәкми, имеш, безгә.
Тик нигә соң хәерчеләр
Көннән-көн арта илдә?!
Бу мәсьәләнең җавабын
Табарга икән ничек?
Байлар тук та, тик нигә соң
Халык табагы тишек?!
Зәлифә Кашапова

* * *

Русия түрәләренең
Ни икән башларында?
Пармезаннар һәлак була
Трактор асларында.
Дошман персиклар, җимешләр
Эһ тә итми кырыла.
Ач корсакны уа-уа
Хет бүре булып ула.
Сүгенсәм дә йомшак булыр,
Сүзләр тапмыйм әйтергә.
Амбразурага ташланган
Затлар төшә хәтергә.
Ахмак фәрман биргәннәрнең
Ни икән башларында?
Әллә ташланырга микән
Тәгәрмәч асларына?
Вил Латыйпов​

XS
SM
MD
LG