Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия белән Кытай Мәскәү-Казан магистрален төзү өчен уртак фонд булдырачак


Элегрәк Русия тимер юллар ширкәтенең "Тиз йөрешле магистральләр" бүлеге вәкиле Русия хөкүмәте "Мәскәү-Казан" тиз йөрешле юлны төзү чыгымнарының бары тик 16% гына каплаячак дип белдергән иде.

Мәскәү-Казан тиз йөрешле тимер юлны төзү өчен Русия белән Кытай уртак фонд булдырачак. Очрашу 23-25 сентябрьдә Кытайда булачак. Анда фонд булдырудан тыш уртак фәнни-тикшерү үзәген ачу мәсьәләсе дә каралачак.

Әлеге проектка Мәскәү дәүләт университеты һәм Петербур университеты белгечләре җәлеп ителәчәк.

Элегрәк Русия президенты Владимир Путин Мәскәү-Казан тиз йөрешле тимер юл проекты өчен Кытай белән уртак хезмәттәшләрнең инвестициясе 1триллион сумнан артачагын әйткән иде. Ул әлеге юлның инде 2020 елда ук эшли башлаячагын да белдерде.

Узган елның көзендә Русия белән Кытай Пекин-Мәскәү тиз йөрешле поезд юлы төзү турында меморандум имзалаган иде. 770 чакрым озынлыктагы Казан-Мәскәү юлы шуның бер өлеше булырга тиеш.

XS
SM
MD
LG