Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар әдәбияты тарихына яңа караш галимнәр арасында бәхәс уятты


Татар әдәбияты китаплары
Татар әдәбияты китаплары

КФУның Филология һәм сәнгать институтында татар әдәбияты тарихына кагылышлы бәхәсле фәнни утырыш булды. Гауга чыгарган хезмәт турында Азатлыкның да тыңлыйсы килде, тик журналистларның борын төбендә ишекләр ябылды. Серле сөйләшүгә берсе дә кертелмәде.

4 сентябрьдә Казан федераль университетында үзенчәлекле утырыш булды. Шау-шулы сөйләшү булырга тиешле иде ул. Журналистлар өчен таратылган матбугат релизында филология фәннәре кандидаты Ләйсән Ибраһимованың “1900-1920 елларда татар һәм урыс әдәбиятында модернизм” темасына язылган фәнни эштә күптөрле хилафлыклар бар, фәнни дәрәҗә дә дөрес бирелмәде, кагыйдәләр бозылган дип хәбәр ителә. Моннан тыш, бу хезмәт аркасында татар әдәбияты тарихының нигезе үзгәрә, татарның сагынып искә алынган һәм горурланып сөйләнгән гасыр башындагы ренессанс чоры, яңарышы башкача сурәтләнә, Тукай, Дәрдемәнд, Искахый белән Әмирханнар күләгәдә калып, әһәмияткә ия булмаган язучылар өскә калкып чыга, дип аңлатыла. Мондый караш татар әдәбиятының асылын югалта диелә. Матбугат релизына караганда, 2014 елның 26 ноябрендә үк якланган диссертация авторын филология фәннәре кандидаты исеменнән мәхрүм ителергә тиеш дип языла.

Хикмәт, әмма бу фәнни хезмәтне тикшерергә дип җыелган галимнәрнең утырышы ябык ишекләр артында узды. Бу тема белән кызыксынучылар күп булды, әмма Азатлык хәбәрчесен дә, башкаларны да бусагадан атлаттырмадылар. Ишекне шалт итеп ябып куйдылар. Русиянең “Мәгариф турындагы” канунында диссертация шурасы ачыклык шартларында эшли дип карадан акка язылса да, фикер алышу чит-ят күзләрдән ерак торып яшерен барды.

“Аерым шәхес түгел, милләт язмышы мөһим”

Азатлык ике якны да тыңларга теләде. Җыелышка кадәр Мәскәүнең югары аттестация комиссиясенә (ВАК) шикаять иткән галимә Миләүшә Хәбетдинова белән элемтәгә кердек, ни өчен бу фәнни эш белән канәгать булмавы, ни өчен каршы чыкканы турында белештек. Галимә фәнни эшнең татар әдәбияты тарихына хилафлык китерә, дигән фикердә. Тукайлар, Исхакыйларны арткы планда калдырып, Мөхәммәт Хәнәфи кебек язучылар өскә калкып чыга, алар әдәбият нигезе була алмый, дип сөйләде Азатлыкка.

Миләүшә Хәбетдинова
Миләүшә Хәбетдинова

“Мөхәммәт Хәнәфи – кем ул? Бу – тәхәллүс, аның чын исеме – Кайбышев, ул вакытында теш табибы булган. Фәлсәфи язмаларны тәрҗемә итү белән шөгыльләнгән, әмма шул ук вакытта патша охранкасыннан хезмәт хакы алган. Галимҗан Ибраһимов өсткеннән "донослар" ясаган кеше. Аны вакытында Мөхәммәт Мәһдиев, Гасыйм Мансуров, Мансур Хәсәнов язмаларында фаш итте.

Бу диссертациядә Хәнәфинең "Милләтем" дигән хикәясе тикшерелә. Имеш, бу әсәрдә милләт концепциясе бар дип яза автор. Ә чынында ул хикәя кара буяу белән миләтне пычрата. Әйе, аның әсәрен тартып чыгардылар, өйрәнәләр, әмма аның нинди тарихи шартларда язылганы да исәпкә алынырга тиеш. Казан имамнары җомга намазында ләгънәт укыган Хәнәфи бүген күккә чөйгән килеш татар әдәбиятында зур урын алып тора булып чыга. Өйрәнчек әсәрләр мөһим дип телгә алына, ә татар әдәбиятының нигезе булган бөек язучылар, аларның горурланып телгә алынган әсәрләре читкә этәрелә.

Әмма иң тетрәндерәгәне – ул әдәбиятның динсез, әхлаксыз, үз дөньясына чумып яшәү – экзистенциализм концепциясен тәкъдим итү. Минем моңа каршы чыгуым узган елны ук булды, башка галимнәр дә мине кыюсыз гына яклады, тик минем дәгъвалар да, аларның кисәтүләре дә исәпкә алынмады.

Тормышка экзистенциональ караш татарларның үзаңы нигезе булмаган. Аерым язмаларга нигезләнеп, язучыларга, җәмәгать эшлеклеләренә, бу – символист, бу – экзистенционалист дип тамга салырга ярамый. Сүз бит татар әдәбиятының алтын чоры турында бара.

Миңа: “Миләүшә, син татарларның гыйльми шурасына каршы чыгасың”, диделәр, Мәскәүгә шикаять итүемне яратмадылар. Тик мин астыртын эш итмәдем. Болай мөмкин түгел, диссертация авторы хезмәтеннән баш тартырга тиеш дип саныйм. Озак язган, кызган аны дип әйттеләр. Тик миңа аерым шәхес түгел, милләт язмышы мөһим. Тарихта татар ничек булып кала? Урыс әдәбиятыннан алынмалар күп дип исбатлыйлар. Әйе, алар тәҗрибәсен дә өйрәнгәнбез, әмма татарның үз йөзе булган.

Бу көрәштә мин ялгыз, ләкин гаделлек булуын телим, татар әдәбияты тарихы бозылмасын. Милләт тарихы белән уйнарга кирәкми. 100 еллык әдәбият тарихы белемен сызып ташлап яңа концепция кертеп, хаталар ясамыйк. Аспирант үз хатасын танып, фәнни исеменнән баш тартырга тиеш”, дип сөйләде ул безгә.

Утырыш вакытында бәхәс булган, әмма ахыр чиктә тавыш биргәндә бер генә кеше битараф, калганнары диссертацияне хуплап тавыш биргән. Миләүшә Хәбетдинова әйтүенчә, бу гыйльми шураны саклап калыр өчен эшләнгән. "Үземне татар әдәбияты тарихын яклап сүз әйтә алганыма горурланам", диде ул.

Фәнни эш авторы Ләйсән Ибраһимованың фәнни эшнең шау-шу чыгару сәбәпләрен ничек аңлатуын белергә теләдек. Әмма ул да, аның фәнни җитәкчесе Венера Әминова да элемтәгә кермәде, телефоннарын да алмадылар, электрон хатка да җавап бирмәделәр.

Яңа караш татарга уңай дигән сүз түгел

Татарның билгеле галиме Галимҗан Нигъмәтинең кызы филология фәннәре докторы, профессор Йолдыз Нигъмәтуллина – озак еллар дәвамында татар әдәбиятын җентекләп өйрәнгән шәхес. Өлкән яшьтә булганга күрәме, башка сәбәптәнме, ул кешеләр, шул исәптән каләм ияләре белән артык аралашмый, шулай да ул Азатлыкның берничә соравына җавап бирде. Ул да Мәскәүгә ВАКка шикаять язган булган.

– Йолдыз ханым, Сез бу фәнни хезмәтне шулай ук укыган, диләр. Аның уңай һәм тискәре яклары нинди? Ни өчен ул галимнәр арасында каршылык тудырган?

– Фәнни эш якланганда кагыйдәләрнең бозылуы факты бар икән, ул тикшерелер. Шау-шу чыгарган фәнни хезмәтне укыдым. Мин килешмәгән принципиаль әйбер бар. Гасыр башындагы татар әдәбияты үсешенең ике концепциясе бар. Мин һәм миңа кадәр булган галимнәр ул вакыттагы татар әдәбияты зур югарылыкка күтәрелгән чор дип саныйбыз. XX йөз башы – татар мәдәниятенең яңарышы вакыты. Бу – татарның милли азатлык өчен көрәш чоры. Шул вакытта Габдулла Тукай, Дәрдмәнд, Гаяз Исхакый, Галиәсгар Камал, Фатих Әмирханнар калкып чыга, татар дөньясындагы күтәрелеш тә аларның әсәрләрендә чагылыш тапкан. Милли азатлык өчен көрәш вакытында дөньяга классик караш туа, вакыйгалар релизм, мәгърифәтчелек, романтизм ысуллары белән тасвирлана.

Ә Ләйсән Ибраһимова белән аның фәнни җитәкчесе Венера Әминова XX йөз башындагы татар әдәбиятында модернизм өстенлек иткән, дип әйтә. Модернизмның экзистенциализм өлеше дә бар, ягъни төшенкелеккә бирелү, рухилыктан, диннән, әхлактан ерак тору, үз-үзеңә ябылып яшәү, җәмгыять проблемнарыннан баш тарту күренеше татар әдәбиятына хас иткән дигән фикерне җиткерәләр. Бу мөмкин түгел. Шул сәбәпле сорау да туа: татар дөньяга төшенкелек белән караучы икән, безнең милләт, мәдәният ничек үскән дә, ничек сакланган соң? Татарның ныклы аякта басып торуы табышмак булып чыга. Ибраһимова фикеренә нигезләнсәк, безнең милләт күптән эреп юкка чыгар иде. Ә XX йөз башында күрегез нинди шәхесләр! Алар милләт үсеше концепциясе турында уйлаган, аны тормышка ашырырга тырышкан идеалистлар булган. Артка тәгәрәү, төшенкелек фәлсәфәсе булмаган.

– Ләйсән Ибраһимованың да сүзләрендә хаклык бардыр бит? Мәсәлән, сез телгә алган Гаяз Исхакыйның “200 елдан соң инкыйраз” дигән әсәре бар, ул да күңел төшенкелеге белән язылган.

– Эш шунда ки, модернизм – ул җыелма төшенчә. Ул үз эченә сул юнәлешне дә ала, символизмы, экспрессионизмы да бар. Модернизмны символизм аша карарга тырышу бар. Әйе, аерым язучыларда аның чаткылары бар. Әмма ул татар мәдәниятенең төп юнәлеше булмаган. Моннан тыш автора урыс иҗатчыларын татарлар белән чагыштыра. Мәсәлән, автор Андрей Белыйның "Петербург" белән Али Рәхимнең “Идел” повесте, Леонид Андреев драматургиясе белән Фатих Әмирханның “Урталыкта” әсәре янәшә куела. Аларны нәрсә берләштерә – аңламыйм.

Ләйсән Ибраһимова тәкъдим иткән концепциягә нигезләнеп студентларны укыта, фәнни эшләр языла башлый икән, татар мәдәнияты турында нинди караш була соң? Татарлар чынбарлык тормыштан качучы, төшенкелеккә бирелүче дип күзаллау формалашмасмы? Моңа кадәр булган традицияләрне инкарь итеп, татарга уңай булмаган яңа караш тудырырга телиләр. Минем карашка бу фәнни хезмәтнең кыйммәте юк.

"Бәхәс бар икән, фикерләшик, әмма Мәскәүгә шикаять итү артык"

Галимнәр белән шалтыратып фикер алышырга теләдек, әмма артык сүз куертырга кирәкми дип аңлаттылар. Шулай да Галим Хатыйп Миңнегулов фәнни хезмәтләр бәхәс тудыра икән – яхшы, фикер төрлелеге булырга тиеш дип саный.

Хатыйп Миңнеголов
Хатыйп Миңнеголов

"Бу фәнни хезмәт турында фикерләшү бер дә, ике дә булмады. Татар әдәбиятының XX йөз башындагы чоры иң бай, төрле, катлаулы һәм каршылыклы да. Бу чор әдәбияты Тукайлар, Әмирханнар, Исхакыйлар аша өйрәнелгән. Әмма шул вакытта иҗат иткән, әмма бераз күләгәдә калган шәхесләр да бар бит. Советлар берлеге чорында аларга игътибар булмады, әсәрләре исәпкә алынмады. Яшь һәм урта буын тикшерүчеләре шуларны күтәреп чыга, аларны да өйрәнә башлады. Әйе, аларның иҗатында без Камал, Ибраһимовларның әсәрләрендә кебек күрергә күнеккән, әмма безнең карашка туры килеп бетмәгән яклар да бар. Ул чорның татар әдәбиятында урыс, көнбатыш әдәбият белемендә әйтелгән символизм, экзистенционализм, модернизм күренешләр дә бар.

Тикшергәндә төрлесе калкып чыга. Кемдер килешми, башкалар бу күренешләр татар әдәбиятында бик аз урын алган, дигән фикердә, аларны өйрәнергә кирәк түгел, басым ясыйсы түгел, дип әйтә, өченчеләре өйрәнү яклы һәм фәнни хезмәт язып башка әдипләрне оныттыра булып чыга.

Бәхәс бар һәм мин моны тибигый күренеш дип саныйм. Фәндә фикер төрлелеге булырга тиеш. Әмма фәнни бәхәс барганда, фикерләрне яклаганда , "бу фикер дөрес түгел, менә монысы – дөрес", дип әйтеп, башка берәүне гаепләп, Мәскәүгә шикаять язу, ВАКларга гаугалы язулар юллау – килешми торган гамәл. Бәхәс, нигездә җитди мәсьәләләр ята икән, фикер алышырга мәйдан бар бит!

Конференцияләр, семинарлар, фәнни әдәбият, матбугат бар. Шунда фикер алышыйк. Шикаять язу, Мәскәү аша хәл иттерү безне бизәми.

Язылган диссертация авторында хаталар бар, әмма ул сорау куя. Бер генә фикер абсолют дөрес була алмый. Үзем дә яшьрәк чакта бусы – дөрес, ә монысы – хата дип әйтә идем. Хәзер оялам, чөнки дөнья актан һәм карадан гына тормый. Аның йөз төрле төсмере бар", дип сөйләде Азатлыкка галим.

КФУның гыйльми шурасына шикаятьләр артса, аны ябып куярга мөмкин дигән сүзләр яңгырады. Моның мөмкин булуы турында Хатыйп әфәнде дә әйтте. "Мәскәүнең татарга мөнәсәбәтен беләбез. Ил күләмендә мөмкин кадәр уку йортларын кыскарту, гыйльми шураларны ябу сәясәте бара. Без үзебезнекен авырлык белән ачтык, ул бик уңышлы эшли, фәнни теоретик дәрәҗәсе югары. Бездә кем генә якланмый! Әйбәт эшләдек, шурага тап төшсә, шалт итеп ябып та куярга мөмкиннәр", диде ул.

XS
SM
MD
LG