Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марска беренче кеше кайчан аяк басар?


Тиздән экраннарга чыгачак “Марслы” фильмыннан күренеш
Тиздән экраннарга чыгачак “Марслы” фильмыннан күренеш

Узган ай Һавай утрауларында Марс планетасы имитациясен булдырып, NASA берьеллык сынау башлап җибәрде. Шул ук вакытта Марска кешеләр җибәрүгә берничә оешма һәм ил әзерләнә. Марска беренче кешене кем җибәрә алыр?

Кешелек һәрвакыт үз яшәгән дөньяның чикләрен киңәйтергә омтыла. Элек сәяхәтчеләр корабларга утырып, яңа кыйтгалар, утраулар ачып йөрсә, XX гасырдан башлап без галәмне ачарга омтылабыз. 1969 елда, кеше Айга аяк басканнан соң, алдынгы илләр һәм галимнәр карашы Җиргә иң якын булган һәм кеше тормышы өчен Кояш системасында Җирдән соң иң уңайлы булган Марс планетасына төбәлгән.

Чыннан да, төрле илләрнең һәм оешмаларның Марс планетасына пилотлы миссия җибәрү нияте турында белдерүләре күп. Беренче булып Марска кешене кем җибәрер? Күрше планетада колония ясап булырмы? NASA башлаган эксперимент уңаеннан Азатлык радиосы бу омтылышларның иң кызыклыларын барлады һәм NASA фәнни үзәгендә булып кайткан кеше фикерен белеште.

Марс (иске татар телендә Мәррих) - Кояштан ераклыгы белән дүртенче булып урнашкан Кояш системасы планетасы. Марс массасы Җир массаның 10,7% тәшкил итә, зурлыгы белән Кояш системасының җиденче планетасы. Кайчакта Марс Кызыл планета дип йөртелә, кызыл төсен тимер оксиды бирә. Бүгенге технологияләне исәпкә алганда, Марска Җирдән очу өчен кимендә 9 ай кирәк.

NASA сынаулары

​Инде ерак 1992 елда АКШ президенты Джордж Буш Марска очыш бәясен хисапларга кушкан иде. 400 млрд доллар бәясен ишеткәч, хөкүмәт бу фикердән баш тартты. Шуннан соң берничә тапкыр рәсмиләрдән кызыл планетага очу ниятләре турында теләкләр ишетелеп алган иде. 2011 елда исә АКШ президенты Барак Обама “АКШ астронавтларында яңа максат – Марска очу”, дип белдерде.

Марста NASAның Оппортьюнити роботы
Марста NASAның Оппортьюнити роботы

NASA 2014 елда белдергәнчә, беренче кеше Марска 2030 елга кадәр үк очарга тиеш. Моның өчен оешма сынаулар үткәрә башлады. Әйтик, августта SLS дип аталган ерак очышлар өчен ракета моторын сынады. Ай ахырында ул HI-SEAS (Hawaii Space Exploration Analog and Simulation) проекты кысаларында дүртенче тапкыр галимнәрне Марс моделенә урнаштырды.

Һавай утрауларындагы Мауна-Лоа янартавында моның өчен махсус корылма – гөмбәз ясалган. Алты кешелек галимнәр төркеме анда 365 көн тулысынча Марстагы шартларда яшәячәк. Һавага галимнәр бары тик скафандрларда гына чыга алачак. Тышкы дөнья белән элемтә дә чикле: бары тик 20 минутка соңаручы электрон почта.

Камералар, датчиклар һәм сораштырулар NASA-га төрле факторлар турында мәгълүмат биреп торачак. Бу Марска чыннан китәчәк галимнәр эшен җиңеләйтү өчен кирәк.

Русия: “Марс-500” һәм “Экзомарс”

Русиянең галәм тикшеренүләре белән шөгыльләнгән Роскосмос оешмасы исә Марс планетасына кешеләрне 21 гасырның беренче яртысында җибәрергә тели. Бу максаттан оешма "Марс-500" дип аталган сынау алып бара. Сынауның максаты – кешенең ерак планетага оча алуын раслау.

Беренче мондый сынау 2007 елда булды. Шул вакытта беренче экипаж махсус шартларда ике атна үткәрде. Икенче этапта кешеләрне дүрт ай дәвамында сынадылар. 2011 елда исә астронавтлар махсус сынау шартларында 500 көн үткәрде.

Өч русияле, итальян, француз һәм кытай астронавтлары корычтан ясалган махсус корылмада ябылдылар. NASA сынавында кебек үк, аларның дөнья белән элемтәсе чикле, азык-төлек һәм суны тулыландырып тору мөмкинлеге юк иде.

2009 елдан Роскосмос Европа галәм агентлыгы белән берлектә “Экзомарс” исемле проект алып бара. Аның максатлары арасында күрше планетага пилотлы очыш оештыру диелгән. Тик аның башкарылу вакыты күрсәтелмәгән.

Mars One: колонизация максаты

Тагын бер кызыклы проектны Mars One дигән шәхси оешма тәкъдим иткән. Алар Кызыл планетага кешеләрне җибәреп, анда колония оештырырга телиләр. Проектның барлык этаплары оешманың рәсми сайтында тасвирлана. Колонизация эшен телевидениедән күрсәтеп барырга телиләр.

Mars One – кешеләр яшәячәк модульләр проекты
Mars One – кешеләр яшәячәк модульләр проекты

Беренче экипажны Mars One 2026 елда җибәрергә планлаштыра. Алар планетада тормышны җайлап куярга тиеш булачак. Шуннан соң һәр ике ел дүрт кешелек төркем планетага өстәләчәк. Шунысы әһәмиятле: бу кешеләрнең Җиргә кайту мөмкинлеге инде булмаячак, очыш берьяклы итеп оештырылачак.

Тормышны башка планетада корырга теләүчеләр бәйгесе игълан ителгән иде. Беренче турда катнашуга 140 илдән 202 мең кеше гариза биргән. Алардан 1058 кеше сайланды. Икенче этапта 705 кеше калса, өченче сайлап алудан соң 100 кеше калды. Соңгы сайлап алу турыннан соң бары тик 24 кеше генә калачак.

Mars One хәзерге вакытта иганәчеләр бәрабәренә эшли. Оешма нияте шактый җитди булып күренә: контрактлар төзелә, әзерлек эшләре алып барыла. Шул ук вакытта, тәнкыйть тә шактый көчле. Мәсәлән, соңгы этапта катнашкан ирланд физигы Джозеф Рош аның финанс һәм оештыру ягыннан бик зәгыйф икәнен белдерде.

Inspiration Mars Foundation

Марска очыш планлаштырган тагын бер шәхси оешма - Inspiration Mars Foundation дип атала. Алар 2018 елның гыйнварында Марс тирәсен очып чыгу өчен пилотлы экспедиция әзерли. Моның өчен оешма 2 кешелек экипаж әзерли.

Бу очракта сүз Марска аяк басу урында бармый. Проект максаты бары тик планета тирәсен очып, алдан билгеләнгән траетория буенча кире Җиргә кайту. Очыш бәясе 2 млрд долларга кадәр бәяләнә.

"Марсианин" фильмы

​Марска очыш фикер-ниятенә кызыксынуны Голивуд та арттыра. Сентябрь аенда дөнья экраннарына Энди Уэйр романы нигезендә төшерелгән “Марсианин” фильмы чыга. Сюжет нигезендә, Марска оештырылган өченче кеше экспедициясе киткәннән соң, планетада бердәнбер кеше, Марк Уотни исемле астронавт яшәп кала. Төп герой фильм барышында барлык көчен исән калуга юнәлтә.

"Марслы" фильмының төп актеры - Мэтт Деймон
"Марслы" фильмының төп актеры - Мэтт Деймон

Астронавт чит планетада бәрәңге үстерә, химик реакцияләр ярдәмендә су булдыра, Җир белән элемтә урнаштыра. Болары барысы да фәнни фантастика яратучыларны экраннарга җәлеп итәчәк. Фильм режиссеры Ридли Скотт һәм төп актер Мэтт Деймон фильмга уңыш тәэмин итәчәк.

Иң кызыгы, югарыда әйтелгән мәгълүматларны исәпкә алып, фильм сюжеты фәнни фантастика кысаларында түгел, ә чын, реаль вакыйгаларга әйләнергә мөмкин.

"Американнар Марска очарга ныклап әзерләнә"

Марска беренче кеше кайчан оча алачак? Югарыда әйтелгән проектлар чынга аша алырмы? Азатлык Казандагы 2нче лицей-интернатның физика һәм астрономия укытучысы Илдар Шакиров фикерен белеште. Ул быел NASAның Һантсвилл фәнни үзәгендә әзерлекне үз күзләре белән күреп кайткан. Аның фикеренчә, без якын 10-20 ел эчендә пилотлы очышның шаһитлары булырбыз.

Илдар Шакиров
Илдар Шакиров

“Марс – Җир шарына иң охшаш планета, ул минималь ягулык чыгымы белән исәпләгәндә бездән 8-9 ай очыш ераклыгында урнаша. Шуңа күрә, Кызыл планетага беренче пилотлы очыш якын 10-20 ел эчендә булыр, дип уйлыйм.

Марс Җир шарына бик охшаган: планеталар күчәрләре авышлыгы һәм тәүлек озынлыгы бер үк дярлек. Ләкин Марс салкынрак, атмосфера басымы һәм һавасы үзе сулау өчен мөмкин түгел, Марста авырлык көче 2,5 тапкыр кечерәк. Шуннан тыш та кеше организмына негатив тәэсир итә алган факторлар бик күп. Марс колонизациясенә килгәндә, бераз скепсис бар: мондый колонизация гомумән кирәкме? Мөгаен, кешеләр башта Айны тормышка яраклаштырырга теләр.

Бу җәй көне миңа АКШта, Һантсвилл шәһәрендәге NASA фәнни үзәкләренең берсендә булу бәхете татыды. Хәзерге вакытта, американнар Марска пилотлы очышка актив әзерләнә, бу аларның беренчел максаты. Бу “ярышта”, кызганыч ки, Русия, Айга кеше җибәрү очрагында кебек үк, җиңелергә мөмкин.

Дәүләтнеке булмаган Mars One очыш программасына килгәндә, шулай шикләр бар. Аларның уңышка шанслары шактый кечкенә, ләкин, һичшиксез, бу оешма планетара очышларга кызыксындыру уятты. Проектлары уңышлы чыгачакмы – күз күрер.

Бу темага кагылышлы Энди Уэйрның "Марслы" китабын укырга һәм тиздән чыгачак фильмны карарга киңәш итәр идем. Китапта Марста яшәү шартлары шактый реаль тасвирлана, бу - кешенең ышанмаслык ихтыяр көче турында мавыктыргыч әсәр”, диде Азатлыкка Илдар Шакиров.

XS
SM
MD
LG