Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себертатар балалары беренче тапкыр татар лагерында ял итте


Чара вакыты
Чара вакыты

Августның соңгы көннәрендә "Себер сандыгы" дип исемләнгән әлеге ял аланында Новосибирскидан һәм өлкәнең авыл-районнарыннан җәмгысе 35 татар баласы ял итте. Ял аланы Новосибирскидан ерак булмаган Ордын районында Обь сусаклагычы ярлары буенда урнашкан.

Новосибирски шәһәренең Татар үзәге дәүләт бюджет оешмасы һәм Өлкә иҗтимагый оешмасы татар милли-мәдәни мохтарияте татар балаларын беренче мәртәбә ял аланына җыйдылар. Мондый мөмкинлек Татарстан республикасы мәдәният министрлыгы гранты проектын тормышка ашыру кысаларында барлыкка килде.

Әйтергә кирәк, Обь сусаклагычы, ягъни Объ диңгезе татарлар тарихында шактый күңелсез эз калдырган. 1957-1959 елларда Новосибирски су электр станциясен (ГЭС) төзегәндә дистәләрчә татар авыллары һәм борынгы татар шәһәрлекләре Обь сусаклагычы астында кала. Озынлыгы 200, киңлеге 22 чакрымга җиткән бу Обь диңгезе Берд шәһәренең тарихи өлешен дә басып китә, себер татарларының меңъеллык мәдәни мирасы мәңгегә су төбендә кала.

"Татар кызы" бәйгесендә катнашучылар
"Татар кызы" бәйгесендә катнашучылар

Шундый татарлар өчен сагышлы тарихы булган Обь диңгезе буенда татар балалары 10 көнлек ялда булдылар. Оештыручылар фикеренчә, татар мәдәнияте, татар теле буенча балалар бербөтен сандык байлык туплый алганнар. Беренче көнне үк Русиянең атказанган метеорологы, татар көйләре белгече Ренат Яһудин "Сәйдәшев – беренче һөнәри татар композиторы" дигән әдәби-музыкаль дәрес үткәрә, балалар татар классик көйләре белән таныша, татар теле, татар мәдәнияте буенча оештырылган бәйгеләрдә - викториналарда катнаша.

Һәр иртә физик күнегүләрдән башлана, көн дәвамында балалар татар теле, җыр, бию, рәсем дәресләрендә шөгыльләнә, татар көрәше алымнарын өйрәнә, Сабантуйлар оештыру буенча лекцияләр тыңлый, татар ашлары әзерләү серләренә өйрәнәләр, гомумән, бер генә көн дә бушка үтми, һәр минут алдан язылган җәдвал буенча бара.

Балалар бии
Балалар бии

Татар теле дәресләрен Новосибирски татар үзәге хезмәткәре Дания Бисерова үткәрә, кечкенәләр төркеме татар хәрефләрен, аларның әйтелешен өйрәнә,өлкәнерәкләр кыска гына булса да җөмләләр дә төзеп карый. Җыр һәм рәсем дәресләрен укытучы Людмила Гиндулина алып бара. Соңыннан исә балалар ясаган рәсемнәр күргәзмәсе дә оештырыла. 10 көн эчендә балалар тугыз татар җыры да өйрәнергә өлгерәләр. Татар ашларыннан ял итүче кызлар тәмле кыстыбый пешерергә, матур итеп токмач кисәргә өйрәнәләр. Кулланма-бизәү әйберләре эшләргә дә өйрәнәләр кызлар.

"Себер сандыгы" ял аланында ахыргы чара булып балалар Сабантуе оештырыла. Ялның соңгы көннәрендә халкыбызның милли бәйрәмен эзерләүгә барлык көчләр юнәлтелә. Концерт програмын хәзерләү аеруча җитди рәвештә алып барыла, биюләр өйрәтергә хәтта Кемерево шәһәреннән бию сәнгате белгече Наталья Доронина чакырыла. Спорт уеннары, бәйгеләр буенча балалар белән Новосибирскидагы танылган көрәшче Шәрәфиев Дамир шөгыльләнә. Кичләрен балалар өчен укытучы апалары Рәмзия Галиева "Кичке уеннар" оештыра, татар милли уеннары белән таныштыра, бәйгеләр үткәрә.

Татар кызы
Татар кызы

Балалар өчен оештырылган "Татар кызы", "Татар егете", "Ял аланының иң яхшы катнашучысы" бәйгеләре аеруча кызыклы була. Хәтта фотойөгереш тә оештыралар, аны татар халык әкиятләренә багышлыйлар. Балалар әкиятләрнең эчтәлеген фоторәсемнәр аша сөйләп бирергә тиеш булалар.

"Татар кызы" кызы бәйгесендә Лилия Бакеева җиңеп чыга, ә "Татар егете" булып Камил Нурлыгаянов таныла. Аланның иң яхшы катнашучысы исемен Элдар Подмарёв яулый, ул үзен иң оста оештыручы итеп күрсәтә ала, алып баручы буларак та иң яхшылардан таныла.

Шулай ук ял барышында оештырылган "Иң яхшы җырчы", "Иң яхшы рәссам" бәйгеләрендә кызлар - Дания Кусаинова һәм Динара Фәхретдинова җиңеп чыгалар. балалар укытучылары Хамзина Рәшидә апаларының шул көннәрдә булып узган туган көненә "Туган көнең белән" җырын бүләк итәләр.

Чара вакытында
Чара вакытында

Ял аланы көннәрең иң югары ноктасы Сабантуй бәйрәмен үткәрү булгандыр. Кичен балалар колга күтәреп, бүлмәдән-бүлмәгә йөреп бүләкләр җыеп чыгалар. Иртәсен бәйрәм йөрештән башлана. Сәхнә янына балалар Русия һәм Татарстан әләмнәре, тасмалар, шарлар белән бизәлгән колгалар күтәреп киләләр. Концерт, уеннар, ярышлар – барысы да тиешенчә үткәрелә, ә тамашачылар - әлбәттә, башлыча ата-аналар. Көрәштә Сабантуй батыры булып Руслан Хисмәтуллин кала.

Шулай итеп, 35 татар баласы 10 көн дәвамында татар дөньясында яши. Бу вакыйга аларның берсе өчен генә дә файдасыз калмас диләр оештыручылар.

XS
SM
MD
LG