Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар җитәкчеләре Кырымга блокада башларга чакыра


Cулдан: Ленур Ислямов, Рефат Чубаров, Мостафа Җәмилев
Cулдан: Ленур Ислямов, Рефат Чубаров, Мостафа Җәмилев

Киевта узган матбугат очрашуында Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров, кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев, АТР телеканалының хуҗасы Ленур Ислямов Кырым белән Украина арасындагы чикне 20 сентябрьдән йөк машиналары өчен ябачакларын белдерде.

Киевта 8 сентябрь көнне узган матбугат очрашуында Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров, ветеран юлбашчы Мостафа Җәмилев һәм ATR телевидениесе хуҗасы Ленур Ислямов Украина җитәкчелегенең кырымтатарларның һәм халыкара җәмәгатьчелекнең таләпләренә битараф булуына ризасызлык белдерде. Кырым аннексиясеннән соң Русиягә белдерелгән халыкара чикләүләрне Украина боза, диелде очрашуда.

Рефат Чубаров: "Без Европа һәм башка илләрнең вәкилләре белән очрашканда, Русиягә карата санкцияләрне көчәйтүне сораганда, алар безгә, Украина үзе бу мәсьәләдә ни эшли дигән сорау бирәләр. Шуңа күрә без Украинадан Кырымга барган тауарларны туктату өчен бу акцияне башлыйбыз. Без төрле илләрдә яшәгән кырымтатар диаспораларын үз илләрендә Кырым мәсьәләсендә басымны көчәйтергә, Кырым мәсьәләсенә игътибар җәлеп итәргә тырышачакбыз. Бу эштә Бөтендөнья кырымтатар конгрессын да җәләп итәбез. Бу хакта конгрессның Романиядә узган утырышында сөйләштек".

Мостафа Җәмилев: "Украина оккупациядә булган Кырымны 80-85% электроэнергия, сугару өчен су, ашамлыклар белән тәэмин итә. Бу олигархларның Кырым фаҗигасендә акча эшләү өчен кылган гамәлләре. Ни өчен оккупант илне Украина ашау-эчү белән тәэмин итә? Бу абсурд. Чемоданнар белән ришвәт Украина, Русия чигендә тауарларны үткәрү өчен бирелә. Бу акчалар Украина бюджетына керми, алар Сергей Аксеновка (Кырым башлыгы – ред.), Михаил Шереметка (Кырым министрлар шурасы рәисе урынбасары – ред.) китә, ә алар бу акчаларны төрле самообороначыларга эш хакы итеп түли, ә бу самообороначылар Кырымда милләттәшләребезгә каршы җинаятьләр кылалар. Украинадан Кырымга узган тауарларның күбесе Русия машиналарына төялеп Керич бугазыннан Русиягә китә, чөнки анда бәяләр тагын да югары."

please wait

No media source currently available

0:00 0:02:06 0:00
йөкләү

"Хакимиятләр берни дә эшләми дип әйтеп булмый. Күптән түгел хөкүмәттә очрашулар булды, премьер-министр Арсений Яценюк булды анда. Бер ай элек анда Кырым белән Украина чиге янындагы вазгыятьне хәл итү турында план кабул ителгән иде. Кызганыч ки, ул план тормышка ашырылмый. Күрәсең, ниндидер көчләрнең ул планны тормышка ашырмау теләге бик зур.

Без блокада мәсьәләсен президент Порошенко белән очрашып сөйләшәчәкбез, техник мәсьәләләрне. Чараның максаты чик буендагы хәлләргә игътибарны җәлеп итү һәм оккупацион режим белән араларны җайлау", диде Җәмилев.

Ленур Ислямов: "Мин инде 4 айдан бирле Киевта торам. Хәзер Украинада Кырымны инде кайтара алмыйбыз дигән сүзләр дә ишетелә, ләкин Кырымсыз Украина дәүләте була алмаячак. Без бу акцияне башлап кемнең кем булганын ачыклаячакбыз".

please wait

No media source currently available

0:00 0:01:18 0:00
йөкләү

Кырым белән чиктәш Херсон өлкесендә 20 сентябрьдә Украина йөк машиналарын туктату чарасы башлану ихтималы бар. Кырымтатар лидерлары бу акциядә кырымтатарлар белән бергә украин активистлары да катнашыр дигән фикерне белдерде. Билгеле булганча, Херсон өлкәсендә берничә мең кырымтатар чиккә якын урыннарда яши, Новоалексеевкада җирле Кырымтатар мәҗлесе эшли. Моннан тыш кырымтатарлар Кырымга 200 чакрым булган Мелитопольдә, Запорожье өлкесендә яшиләр.

Кырымдагы Мәҗлес вәкилләре үз җитәкчеләренең бу белдерүенә карата нәрсә дә булса әйтергә курыкты. Бер төркем активистлар изоляторда утырганда һәм әле дә кырымтатарлар югалган бер мәлдә Кырымда ачык итеп сөйләшергә теләгән беркем дә калмады. Халык бер гаепсез кулга алулар булырга мөмкин дип борчыла.

"Без бу чарада катнашмыйбыз, алар (Киевтагылар) безнең катнашуыбызны көтми, бу карарны алар Киевта кабул иткән, безнең хәлне беләләр", диде Мәҗлес рәисе урынбасары Нариман Җәләл Кырым Хәбәр Агентлыгына.

Шулай да Кырымда яшәүчеләр арасында бу планны хуплаучылар да бар. Халыкның бер өлеше инде күптән Украина суны, электр энергиясен Кырымга сатуны туктатырга тиеш дип саный.

"Киевтагыларның ниндидер планы бар. Нинди чара килеп чыгар, карарбыз" диде Кырымдагы мәҗлеснең икенче бер вәкиле.

XS
SM
MD
LG