Accessibility links

Сан-Франциско татарлары Җүнәйт Чапаноглы белән хушлаша


Җүнәйт Чапаноглы (1941-2015)
Җүнәйт Чапаноглы (1941-2015)

Америка төрек-татар оешмасының элекке рәисе Җүнәйт Чапаноглы узган шимбә 73 яшендә Сан-Францискода вафат булды. 9 сентябрьдә Колма бистәсе зиратында аның җеназасы үтә.

Кайгылы хәбәрләр гел көтмәгәндә килә. Җүнәйт әфәнденең вафаты турындагы хәбәр дә аны белгән күпләр өчен тетрәндергеч булды.

Үз өлкәсендә халыкара абруй казанган галим соңгы елларын гаиләсенә һәм Сан-Францискодагы татар тормышына багышлады. Хәләл җефете Диларә ханым һәм башка активистлар белән алар андагы чараларының төп оештыручылары булды. Татар дөньясында иң абруйлылардан саналган диаспораның тормышы соңгы вакытта нәкъ шушы гаилә тирәсендә барды.

АТТА оешмасында рәис ике елга бер сайлана. Җүнәйт әфәнде бу вазифаны ике мөддәт рәттән башкарды һәм дилбегәне яшьләргә тапшырды. Рәис вазифасын хәзер Шәмсия Апакайның оныгы Туран Апакай башкара. Рәислектән китсә дә, Җүнәйт әфәнде яшьләргә ярдәм итеп килгән, оештыру эшләрен бергә башкарганнар. Ул киң күңелле, ярдәмчел кеше иде.

Җүнәйт әфәнденең рәислек елларын хәзер күпләр оешманың иң актив чоры дир искә ала. Сабантуйлары, төрле дини һәм милли чаралар, концертлар. Сан Франциско татарларының Берлингейм бистәсендәге бинасы ул чакта гөрләп тора иде.

"Ай былбылым" төркеме
"Ай былбылым" төркеме

Оешманың “Ай былбылым” дигән җыр төркеме бар. Диларә ханым аның сәнгать җитәкчесе булып тора.

Бинада якшәмбе мәктәбе эшли. Анда балалар татар теле сабаклары ала. Үз хисабына стипендия булдырып Җүнәйт әфәнде укытучыларны Казаннан махсус китертә иде.

Дәрес өчен төрле әсбаплар, рәсемле сүзлекләрне дә алар үзләре, үз көче белән ясады. Оешманың татар һәм инглиз телендә чыгучы басмасы бар. Аны нәшер итү, интернет аша тарату эшләрен дә Җүнәйт әфәнде шәхсән үзе башкара иде.

Җүнәйт әфәнде 1941 елның 27 сентябрендә Токиода дөньяга килә. Әтисе Мәхмәт Моксин Чапаноглы чыгышы белән Төркиядән, әнисе Өммеҗиһан Пензаның Янгураз якларыннан. Әтиләре улы туганчы ук вафат була. Җүнәйт әтисен күрми үсә.

Япониядә сәяси вазгыять сәбәпле әнисе улы белән башта Төркия, аннары Кушма Штатларга күчеп китә. Җүнәйт мәктәпне шунда тәмамлый, мәшһүр Беркли университетына укырга керә, аны тәмамлап инженер белгечлеге ала. Диңгездә нефть чыгару корылмаларының ныклыгын хисаплауда халыкара кимәлдә белгечкә әверелә, берничә патент иясе.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Җүнәйт Чапаноглыга рәхмәт хаты тапшыра. Пало Алто, 20 ноябрь 2010
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Җүнәйт Чапаноглыга рәхмәт хаты тапшыра. Пало Алто, 20 ноябрь 2010

Техник фәннәр вәкиле булуга карамастан, Җүнәйт әфәнде һуманитар фәннәр, аеруча тарих һәм бигрәк тә татар халкы тарихы белән бик кызыксына иде. Татар тарихының билгесез сәхифәләрен казып чыгарып, шул турыда тәмләп, кызыклы итеп сөйләргә ярата иде.

Татарның кайчан да булса үзаллы булачагына ныклап инана иде. Ләкин моның өчен көрәшергә кирәк дип тәкрарлый иде.

Җүнәйт әфәнде үзе дә көрәшче иде. Авыр чире белән ул елдан артык көрәшкән. Ләкин төшенкелеккә бирешмәде, вафатына берничә генә көн кала язган хатларында да киләчәккә планнар, өмет-хыял белән яшәде.

Алда торган эшләрнең берсе итеп ул "Ай былбылым" төркеменең ун еллыгы уңаеннан аларның җырларыннан төзелгән җыентык чыгару ниятен әйткән иде.

Җүнәйт әфәнденең тагын бер күптәнге хыялы – Америкада “Сәләт” хәрәкәтенең аланын булдырып, анда татарлар яшәгән төрле илләрдән татар яшьләрен туплау иде. Бу ният тормышка ашмый калды. Әлегә.

Җүнәйт әфәнде һәм Диларә ханымның Нури (13), Өмит (13) һәм Наилә (5) исемле берсеннән-берсе күркәм балалары үсә. Yсеп җиткәч әтиләренең лаеклы давамчылары булыр дип өметләнә Диларә ханым.

Җүнәйт Чапаноглы җеназасы
Җүнәйт Чапаноглы җеназасы

Җүнәйт Чапаноглы җеназасы
Җүнәйт Чапаноглы җеназасы

XS
SM
MD
LG