Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскиның "Өмет" студиясе эшен башлады


"Өмет" студиясе балалары
"Өмет" студиясе балалары

Омскиның шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте каршында эшләүче "Өмет" балалар студиясе сентябрьнең беренче якшәмбесендә балаларны белем көне дәресенә җыйды.

"Өмет" студиясендә беренче дәрес халкыбызның танылган шәхесе, драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан ага Миңнуллинга багышланды. Башта балалар узган уку елында өйрәнгән әсәрләрен искә төшерделәр, җырларын кабатладылар, агымдагы елга ниятләнгән эш-планнар белән таныштылар. Аннан соң Туфан ага Миңнуллинның тәрҗемәи хәле, иҗат юлы турында җитәкчеләренең чыгышын тыңладылар.

​Әйтергә кирәк, Туфан Миңнуллин исеме омскиларга яхшы таныш. 2012 елның 19 апрелендә "Умырзая" фольклор халык ансамбленең Казан шәһәрендә куйган концертына, кырык эшен кырык якка ташлап, ягъни тагы берничә чарага чакырулы булуына карамастан килгән иде ул. Концерттан соң Нәҗибә ханым белән бергәләп сәхнәгә күтәрелеп рәхмәтләрен белдергән иде, себер татарлары тормышы белән кызыксынуы, алар турында язарга җыенуы турында әйткән иде. Әмма насыйп булмаган – нәкъ ике атнадан соң аның вафаты турында хәбәр килде. Хәзер "Умырзая" коллективы бу олуг шәхеснең 80 еллыгына үзенең бер концертын багышларга ниятли.

"Өмет" балалары өчен белем дәресе кызыклы булды кебек. Халкыбызның нинди шәхесләрен беләсез дигән сорауга Габдулла Тукай белән Муса Җәлил исемнәре әйтелде. Балалар аларның шигырьләрен дә белә, шигырьләренә иҗат ителгән җырларны да җырлый, Тукайның "Туган тел"ен һәммәсе яттан белә. Бөтенләй диярлек урыс телле балалар өчен бу бик үк начар түгелдер.

"Өмет" балалары
"Өмет" балалары

"Өмет" студиясе Омскида 20 елга якын эшли. Бу дәвердә анда шөгыльләнгән балалар инде төрле уку йортларын тәмамлаганнар, тормышта үз юлларын тапканнар. Кайберләре кайчандыр үзләре йөргән "Өмет"кә балаларын да алып килгәннәр. Үзе туып-үскән бистәдә укытучы булып эшләүче Лилия Шәрипова шундыйлардан. Кызы Ләйләне ул 5 яшеннән студиягә йөртә.

"Өмет"тә 5 яшьтән 15 яшькәчә балалар шөгыльләнә, җырга, биюгә өйрәнәләр, татар әдәбияты, татар сәнгате әһелләре белән танышалар. Туган телләрен әлегә җыр аша гына өйрәнергә туры килә. Студия җитәкчесе Гөлфия Касыймова сүзләренчә, быел татар теле дәресләрен алып барырга укытучы килергә тиеш.

"Белем көнендә төрле сәбәпләр аркасында дәресләргә йөрергә язылган балаларның барысы да килә алмады, әмма кайберләренең торган җирләре шактый ерак булуга карамастан дәресләргә бик теләп йөриләр", ди Гөлфия ханым.

XS
SM
MD
LG