Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һелсинкида яңа мәчет проекты: ираннар каршы, татарлар хуплый


Һелсинки күренеше
Һелсинки күренеше

Мәйданы 15 мең квадрат метр тәшкил итәчәк мәчеттә яшьләр оешмасы, хатын-кызлар җәмгыяте, белем-мәгърифәт үзәге дә урнашачак. Иран шигыйләре һәм уң көчләр яңа мәчет төзелешенә каршы чыга. Татарлар хуплый.

Финляндия башкаласында төзеләчәк өр-яңа зур мәчет турында быел җәй билгеле булды. Азатлык хәбәрчесе “Оазис” вакыфы вәкиле, төзелеш проектының менеджеры Пиа Ярди белән элемтәгә кереп, проектның үзенчәлекләре турында сөйләште.

– Яңа мәчет кайчан һәм кайда төзеләчәк?

– Хәзерге вакытта мәчетнең проектына архитекторлар арасында конкурс игълан ителгән. Аның нәтиҗәләре билгеле булуга проект өстендә эш башларга ниятлибез. Минем уйлавымча, төзелеш эшләре 2017 елдан да иртәрәк башланмас. Мәчетнең урынына килгәндә исә, Һелсинки хөкүмәте белән бу мәсьәләне килештереп бетердек диярлек. Алар безгә шәһәр үзәгендә бер урын тәкъдим итте. Мөгаен, шуны сайларбыз да, чөнки Һелсинки мөселманнарының күпчелеге нәкъ менә шушы районда яши.

– Төзелешкә акча кем бирә?

– Әлегә безнең кулда бер миллион еврога якын акча бар. Аны без Баһрәйн дәүләтенең патша гаиләсеннән алдык. Бу акчага шул архитекторлар конкурсын уздырабыз да. Төзелешкә килгәндә исә, акчаны бөтен халыктан җыябыз. Финляндиядә яшәүче мөселманнардан күп җыеп булмас дип уйлыйм, шуңа күрә бөтен дөнья мөселманнарына мөрәҗәгать итеп, акча көтәбез. Ислам динен тотмаган кешеләр ярдәм итәргә теләсә, әлбәттә, баш тартмаячакбыз. Шуңа басым ясыйсым килә: кем нинди күләмдә акча бирсә дә, безгә үзенең таләпләрен, шартларын куя алмаячак. Без мәчетне бөтен мөселманнар өчен төзибез. Аерым бер милләт яисә дини юнәлеш вәкилләренә өстенлек бирелмәячәк.

– Финляндиядә хәзер мөселманнар күпме?

Пиа Ярди - "Оазис" вакыфының проект менеджеры
Пиа Ярди - "Оазис" вакыфының проект менеджеры

– Безнең исәпләүләр буенча, илдә 65-75 мең мөселман яши. Шуларның 60%ы Финляндиянең көньягында – башкала тирәсендә төпләнгән. Араларыннан нинди дә булса бер халык төркемен аерып алу мөмкин түгел. Төньяк Африка, Гыйрак, Әфганстаннан килеп күченгәннәр якынча бертигез дәрәҗәдә. Сүриядән килгәннәрнең саны арта. Сомалидан килүчеләрнең саны 10 мең кеше тәшкил итәдер. Шулай да, төгәл санны әйтү авыр, чөнки бөтенесе дә безнең оешмада теркәлү узмый, әлбәттә. Ләкин 65-75 мең мөселман Финляндиядә бар. Һәм бу сан арта.

– Һелсинки үзәгендә татарлар булдырган Ислам мәркәзе, гыйбадәтханә бар. Сез алар белән аралашасызмы?

– Әлбәттә. Безнең үзара мөнәсәбәтләр яхшы. Вакыт-вакыт аларның мәчетләренә йөрибез. Татарлар белән киңәшләшергә дә туры килә. Алар бит Финляндиядә күптән яши. Илнең бөтен нечкәлекләрен беләләр, тәҗрибәләре зур. Әмма шул ук вакытта алар шактый ябык җәмгыять. Араларына артык кертмиләр.

– Яңа мәчет зур булачакмы? Күпме кеше сыйдыра алачак?

– Беләсезме, Финляндия медиасында Һелсинкида 20 мең квадрат метрлык мәчет төзеләчәк дигән сенсацион хәбәрләр таралгач, күп кеше аптырап, хәтта куркып калды. Чынлыкта без әле мәчет ни дәрәҗәдә зур булыр дип төгәл әйтә алмыйбыз. Минемчә, әлеге зур мөселман комплексының бер өлеше генә мәчет булып хезмәт итәчәк. Нәкъ менә гыйбадәтханә мәйданы 2700 квадрат метр булса, анда күп дигәндә 2500 кеше сыячак. Калган өлешендә исә хатын-кызлар җәмгыяте, яшьләр оешмасы, төрле түгәрәкләр, дәресләр өчен урын каралган булачак.

– Ә Финляндия җәмәгатьчелеге бу яңалыкны ничек кабул итте? Каршы чыгучылар булдымы?

– Булды. Беренче чиратта, “Чын финнар” һәм “Милли коалиция” кебек уң көчләр каршы чыкты. Аннары Ираннан килгән шигыйләр бу фикерне хупламады. Безне ваһһабчылыкта гаепләүчеләр, “сез – җиһадчылар” диючеләр булды.

Финляндия җәмгыятендә бәхәс купты

Чыннан да, ил башкаласында төзеләчәк яңа мәчет Финляндия җәмгыятендә бәхәсләр китереп чыгарды. Евангелие Лютеран чиркәвенең (ә финнар тумыштан нәкъ менә шушы чиркәү вәкилләре булып санала) мәчет төзелешенә теләктәшлек белдерүе күп кенә финнарда ризасызлык тудырды. Чиркәүнең мәчет төзелешен хуплау карарын белгәннән соң, күп кенә финнар чиркәүдән чыгу ягын карады (Финляндиядә моны махсус сайт аша эшләп була, үзен чиркәүдән азат иткән кеше махсус чиркәү салымыннан да азат була әле).

Ә менә “Чын финнар” фиркасенең Һелсинки җитәкчесе Сеппо Канерва мәчет төзелешен хуплавын белдерде. Ләкин шул ук вакытта ул “минем иртәнге сәгать биштә манарадан елаган тавышны ишетәсем килми” дип өстәп тә куя.

Финляндия татарлары уңай карый

Без Филяндиядә яшәүче татарлар белән дә элемтәгә кердек. Мәгълүм булганча, алар суоми җирендә XIX гасырдан бирле яши. Һелсинки үзәгендәге ислам мәркәзе исә ХХ гасыр башыннан бирле эшләп килә. Ислам җәмгыяте рәисе Атик Али түбәндәгеләрне сөйләде:

Атик Али - Финляндия Ислам җәмгыяте рәисе
Атик Али - Финляндия Ислам җәмгыяте рәисе

“Әлбәттә, без яңа мәчетнең төзеләчәгенә сөенәбез. Мин бу яңалыкны күбрәк менталь яктан кабул итәм. Финляндиягә яңа гына күченеп килгән мөселманнар өчен манаралы мәчет үзенә күрә бер ярдәм символы булачак. Бу яңа мәчет Финляндияне аларга тагы да якын итәчәк. Әлегә кадәр безнең илдә бер генә манаралы мәчет бар – ул да булса Ярвәнпә шәһәрендә татарлар төзегән гыйбадәтханә. Һелсинкида манаралы мәчет булса, илгә яңа күченеп килгән мөселман мигрантларына мондагы тормышка ияләшергә җиңелрәк булачак.”

– Ә Финляндия татарлары башка мөселманнар белән ни дәрәҗәдә тыгыз аралаша?

– Алар белән аралашабыз. Җомга саен безнең мәчеткә килүче ир-атларның яртысын башка милләт мөэминнәре тәшкил итә. Әле узган Рамазан аенда гына алар белән бергәләшеп Төньяк Европада ак төннәр вакытында ураза тоту нечкәлекләре турында фикер алыштык. Кыскасы, аралашып яшибез. Ләкин алар үзләре мөстәкыйль, ә безнең үзебезнең оешма. Рәсми бергәлек хәрәкәте бездә юктыр.

XS
SM
MD
LG