Accessibility links

Русиядә халыкны "вангалаштыру" бара


Ванга (Вангелия Пандева Гуштерова) (1911-1996) күрәзәче сыйфатларына ия дип саналган болгар ханымы
Ванга (Вангелия Пандева Гуштерова) (1911-1996) күрәзәче сыйфатларына ия дип саналган болгар ханымы

"Ванга фаразлары" дигән күренеш соңгы елларда илнең идарә элементларының берсенә әйләнеп бара.

Ил җитәкчелегендәге бөек икътисадчыларының былтыр көз доллар кабат утыз сум булачак, нефть 80 сум булачак, кабат рәхәт көннәр кире кайта дигән бер генә фаразы да чынга ашмады.

Әмма бүгенге хакимиятнең бер сыйфатын инкарь итеп булмый. Сәясәттәге күрәзә сәләте үтә шәп. Ни буласын өтеренә кадәр белеп торалар. Әле сайлау булмаган да, ә кем җиңәчәге инде билгеле. Берсеннән берсе оста сәясәтчеләр бәхәс кора – 90 процент белән җиңәрме кандидат, әллә инде 95 үк булырмы?

Сайлау алдыннан районнарда хакимият партиясе җыелышлары уздыра. Гаҗәп хәл – җыелыш узарга ике ай кала хакимият инде халыкның нинди сорау бирәчәген генә түгел, ул сорауны кем бирәчәгенә кадәр белеп тора. Әһә, бүген май, июльдә районда җыелыш узачак, җыелышка килгән Кортлыбикә ханым нигә спорт мәйданчыгы юк дип сораячак. Без аңа мәйданчык инде төзелә башлады дип җавап бирәчәкбез! Күрәзә!

Җитәкчелектәге күрәзәчеләр генә түгел, әллә кайчан гүр иясе булган Болгарстан әбисе Ванга да Русия өчен тырыша инде ничәнче ел. Безнең илгә кагылышлы берәр вакыйга чыктымы, пылт итеп аның фаразлары чәчрәп чыга. Былтыр Украинада вакыйгалар куергач, Ванганың инде алтмышынчы елларда ук әйтеп калдырган сүзләрен җиткерделәр. Имеш, Кырымның Русия составына керәчәген әби 60нчы елларда ук әйткән булган икән. “Җирдәге өннәр, кулдан ясалган таулар иле кубарылачак, Стрелец килә һәм 23 ел яшәгән ил җимереләчәк” дигән, имеш. Җирдәге өннәр, кулдан ясалган таулар иленең Донбасс, 23 ел яшәгән илнең Украина, Стрелец дигәнен Стрелков фамилиясе белән танылган “Донбасс халык республикасының командующие” Игорь Гиркин икәнен чамаларга була.

Ванга әбинең тагын бер шигыре таралды былтыр. “Будет клич, будет порох, будет тьма, будет кролик, но всё развеется и ветром унесено будет”. Порох дигәннәре Порошенко, клич – Кличко, Кролик дигәне Украинаның премьер-министры икәнен безнең кеше чамалап алып, боларның башлары бетәчәк дип фаразларга тиеш халык.

2008 елда Грузия белән мөнәсәбәтләр сугышка кадәр барып җиткәч тә Ванга күрәзәләре пәйда булган иде. Ул чагында Ванга шигырьләр язып тормады, “Грузия дигән дәүләтне киләчәктә күрмим” дип кенә җаваплаган булып чыкты.

Узган атнада НТВ каналы Ванганың тагын бер бөек күрәзәлеген сөйләде. Ванга Сүрия качкыннары турында да 50 ел элек үк әйтеп калдырган, мөселманнарның Европаны яулап алачак дип әйтеп әйткән ди, имеш.

Ванга бөтен дөньядагы афәтләрне әйтеп кенә тора. Әмма фаразлары афәтләр булганчы түгел, афәтләрдән соң гына пәйда була.

Үзәк каналларда җитди кыяфәт белән мәхрүм әби исеменнән ниндидер әкиятләр сөйләп утыру бер дә яхшы күренеш түгел. Күптән билгеле бер факт бар – дөньялар буталчык, хәлләр яман вакытта халык имеш-мимеш, хорафатларга ышана башлый. Нәкъ менә туксанынчы елларда тәлинкәләр очты, кар кешеләре Башкортстанга кадәр килеп җитеп, хәтта ниндидер апаларны көчли яздылар. Заманалар авыр вакытта кешенең дөнья мәшәкатьләреннән котылырга теләве белән аңлаталар бу хәлне.Дөньялар рәтләнде дип ышандырырга тели җитәкчеләр, ә халыкның башын әкият белән бутыйлар. Нигә кирәк бу?

Минемчә, бу телеканалларның рейтинг артыннан кууы гына түгел. Бердән, федераль каналлар ил җитәкчелегенең дөрес адымда баруын күрсәтә – Ванга кадәр Ванга аларның кылган гамәлләрен хуплап тора. Икенчедән, “Ванга фаразлары” белән бергә үзләренә кирәкле мәгълүматны да өстәп бирәләр. Үз вакытында “Вамин” майга сыйфатсыз сырын кушып саткан кебек, әкияткә төреп үтмәс тауарларын да сылыйлар. Ванга Порошенконың киләсен белгән дип уйлый агай, димәк, калган фаразлары да чынга ашачак! Ә калган фаразы мондый - “Барысы да эреп югалып, бер генә әйбер – Владимир даны гына калачак!” Халыкка, тыпырчынмагыз, барысы да Ванга күрсәткәнчә бара, илдә хакимият үзгәрмәячәген ул да әйтеп калдырган дигән сүз инде бу.

Узган атнада НТВ Сүрия качкыннары турындагы “Ванга фаразларын” сөйләгәч тә, үзләренә кирәкле мәгълүматны тамашачы җилкәсенә элеп куярга онытмадылар. Мөселманнар килеп Евросоюзны җимерәчәкләр, әмма алар Русияне читләп үтәчәкләр, Русия Болгарстан, Македония, Греция өчен ана булачак дип әйткән икән Ванга апагыз!

Баш урынына чүлмәк булса, ул телевизордан ыргыткан ярымфабрикатларны пешерергә генә ярый. Баш урынында баш булган акыллы кешеләргә бернинди Вангасыз да дилбегә кем кулында, акча янчыгына кем хуҗа икәне билгеле. Ванга кем ул һәм фаразлары нидән гыйбарәт икәнен белү өчен 1990нчы елларда чыккан газеталарны гына карарга кирәк. Ванга күрәзәләре буенча Европада 2010 елдан 2014 елга кадәр атом һәм химик сугышлары барып, без инде үлеп беткән кешеләр идек. Мәгълүматны чагыштырып карап та, нәтиҗә ясый белми халык.

"Ванга фаразлары" дигән күренеш соңгы елларда илнең идарә элементларының берсенә әйләнеп бара. Ванга шушыларын дөрес әйткәч, калган сынамышлары да туры килергә тиеш дип уйлый инде телевизордан әйткән сүзгә ышанган кеше. Болары туры килгәч, Украинаның җимереләчәге дә, һичшиксез, дөрес булачак! Шул гүзәл фикер бөтенесен дә – торак-коммуналь хуҗалык тарифларының, бәяләрнең артуын да, шәһәр башлыгын сайлап куярга хокукы булмавын да оныттыра.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG