Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүләр керәшен мәсьәләсен һаман күпертеп ята


Соңгы елларда Татарстан медиасында "керәшен татарлары" түгел, "керәшен" атамасы кулланыла
Соңгы елларда Татарстан медиасында "керәшен татарлары" түгел, "керәшен" атамасы кулланыла

19 сентябрьдә Казанда керәшен мәдәниятенә багышланган фәнни семинар узды. Мәскәү белгече Питрау бәйрәменең Сабантуйга әйләнеп баруы турында ачынып сөйләсә, Татарстан керәшеннәре Питрауда дин әһелләренең катнашуына каршы чыга.

"Идел-Урал төбәге керәшеннәренең бәйрәмнәре һәм йола мәдәнияте" дигән фәнни семинарны Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының керәшен татарлары һәм нугайбәкләр тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге белән Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы уздырды. Семинарда үзәк мөдире Радик Исхаков, фольклорчы Геннадий Макаров, "Туганайлар" газетының баш мөхәррире Людмила Белоусова, һәм шулай ук Мәскәүдәге мәгълүм РИСИ институты белгече Рәис Сөләйманов катнашты. Әйтергә кирәк, Русиянең махсус хезмәтләренә якын торган, православ милләтчелек идеяларын алга сөргән әлеге институт җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять буларак теркәлгән.

Радик Исхаков "Н.И.Ильминскийның кулъязма фондларында Идел-Урал халыкларын мәгърифәтле итү тарихыннан материаллар" исемле китабын тәкъдим итте. Исхаков сүзләренчә, китапның төп максаты - "Ильминскийның бай мирасына кагылган документларны фәнни әйләнешкә кертү". Шулай ук, керәшен татарлары һәм нугайбәкләр тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге җитәкчесе керәшеннәрнең христиан динен кабул итүгә кадәр булган йолалары турында да бәян итте.

Флера Баязитова керәшен сөйләменең үзенчәлекләре турында сөйләде
Флера Баязитова керәшен сөйләменең үзенчәлекләре турында сөйләде

Филология фәннәре докторы, Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Флера Баязитова керәшен сөйләменең үзенчәлекләре турында сөйләде.

Мәскәү Питрауны дини бәйрәм ди

Сөләймановның чыгышы "Питрау бәйрәменең Сабан туена әйләнеп баруы: этносәяси фактор" дип аталды. Аның фикеренчә, Питрау – ул дини бәйрәм.

"Керәшеннәр аны совет вакытында да яшерен рәвештә бәйрәм итте. 1991 елдан алып аны ачыктан-ачык, курыкмыйча Мамадыш районы Албай авылында зурлап үткәрә башладылар. 1999 елда исә Питрауны зурлап үткәрү урыны үзгәрә: "Ак Барс холдинг" җәмгыяте җитәкчесе Иван Егоров бәйрәмне үзенең туган ягы – Мамадыш районы Җөри авылына күчерә", дип сөйләде Сөләйманов.

Рәис Сөләйманов
Рәис Сөләйманов

– Татарстанның сәяси элитасы белән якын таныш булган Егоров, бертуган Миңнехановларның Саба районы Мәңгәр авылында Сабан туен ничек зурлап үткәрүләрен күргәч, Җөридә Питрауны да шул рәвешле уздыра башлый. Нәтиҗәдә Питрау Сабантуй сценарие белән оештырыла башлады, ә православ эчтәлеге бәйрәмнән тәмам юкка чыгарылды. Хәзер Питрауда татар эстрадасы артистлары чыгыш ясый, спорт ярышлары, уеннар уза. Бәйрәмгә килгән халыкка хәтта мөселман атрибутикасы да сатыла: ислам әдәбияты, шамаилләр, хиҗаблар... Акылга сыймаслык бит бу! Уйлап карагыз: Изге Болгар җыенында берәрсе иконалар сатып утырса, шундук коточкыч зур җәнҗал чыгар иде, - диде Рәис Сөләйманов.

Татарстан керәшеннәре Питрауда атакайлар кирәкми, ди

Семинарда катнашкан Татарстан вәкилләре Сөләйманов фикере белән килешмәде.

"Минем уйлавымча, Питрау дини бәйрәм түгел, ә халык бәйрәме буларак уздырылырга тиеш", - дип җавап бирде "Туганайлар" газеты баш мөхәррире, Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешма башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова. – "Татарстанның элеккеге митрополиты Анастасий милли оешма лидерлары белән очрашуда фольклор бәйрәмнәргә атакайларны чакырырга кирәкми, диде. Урысның Каравоны да, чуашның Уявы, мариның Семыгы, удмуртның Гырон быдтоны, керәшен Питравы да дин әһелләреннән башка узса хәерлерәк."

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының керәшен татарлары һәм нугайбәкләр тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге фәнни хезмәткәре Геннадий Макаров та Питрауны дини бәйрәм дип санамый.

Геннадий Макаров
Геннадий Макаров

– Питрау – дини бәйрәм түгел. Ул – хәзерге заман бәйрәме. Мин аны гомумән "Питрау җыены" дип атарга тәкъдим итәм. Чөнки хәзерге Питрау – ул бөтен керәшеннәр өчен бер очрашу урыны, күрешү, бер-берсе белән аралашу мәйданы. Җөридәге бәйрәм фестиваль рәвешендә уза. Һәм ул Татарстанда барган милли сәясәтнең матур бер күренеше, - дип сөйләде Макаров Азатлыкка.

– Димәк, сез дә Питрауда атакайларның катнашуына каршы?

– Минем уйлавымча, андый бәйрәмнәрдә диннең азрак булуы хәерлерәк. Әлбәттә инде, Питрауда мөселман атрибутикасын сату уңай күренеш итеп бәяли алмыйм. Сабан туенда буддизм, христиан әйберләре сатылса, шулай ук, сәер булыр иде бит. Дин әһелләрен Питрауга кунак итеп чакырырга була, билгеле. Әмма аларның сәхнәдән чыгыш ясавы артык. Питрау – ул сәнгать, мәдәният бәйрәме.

Керәшен татарымы, әллә керәшенме?

Әйтергә кирәк, соңгы елларда Татарстан медиасында керәшеннәрне нәкъ менә "керәшеннәр" дип атау күренеше гадәткә кереп китте. Ә бит әле берничә ел элек бөтен рәсми мәгълүмат чаралары, рәсми затлар да аларны "керәшен татарлары" дип йөртә иде. Макаров фикеренчә, керәшеннәрнең милли үзаң мәсьәләсенә сак кына карарга кирәк.

– Керәшен дигән төшенчәне сәясәтчеләр бертөрле аңлата, халык үзен икенче төрле сизә һәм кабул итә. Гади халык бит ул җирле традицияләр белән көн күрә. Керәшеннәрнең дә төрлесе бар. Һәрбер төбәктә үзләренчә җырлыйлар, үзләренчә киенәләр. Әле Татарстанда яшәүче керәшеннәр ана телен ару гына белә. Бу татарлар белән бер мәдәни кырда яшәүнең нәтиҗәсе. Ә бит Русия төбәкләрендәге керәшеннәр ана телен инде онытып бара, чөнки алар гомумтатар мәдәни кырыннан читтә яши, - ди Геннадий Макаров.

– Ә сезнеңчә, халык санын алганда, керәшен татарлары керәшен дипме, әллә татар дип язылырга тиешме?

Керәшеннәр беркайчан да үзләрен аермый, шул ук вакытта үзләренең чын исәбен белергә тели

– Минемчә, керәшеннәр нәкъ менә керәшен дип язылырга тиеш. Чөнки безгә кайсы төбәктә күпме керәшеннең яшәвен белү зарур. Моны ачыкласак, карендәшләребезнең ихтыяҗларын да кайгырта алабыз дигән сүз бит. Ләкин шул ук вакытта керәшеннәр гомумтатар исәбеннән чыкмаска тиеш. Шуны ачыктан-ачык әйтәм: керәшеннәр беркайчан да үзләрен аермый, шул ук вакытта үзләренең чын исәбен белергә тели.

2010 елда үткәрелгән җанисәптә 34822 кеше керәшен дип язылган иде. Алар аерым милләт булып теркәлмәде – гомумтатар санында бер төркем буларак кына күрсәтелде.

Татарча чиркәүләр җитми

Русиядә барлыгы 300 меңләп керәшен татары яши дип исәпләнә. Күпчелеге Татарстанда гомер итә. Удмуртия, Башкортстан, Самар һәм Чиләбе өлкәләрендә дә керәшеннәр укмашып яшәгән районнар бар.

Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый җәмгыяте Татарстан Халыклар ассамблеясенә аерым җәмгыять булып кергән. Оешманың Татарстан районнарында бүлекчәләре эшли.

Геннадий Макаров сүзләренчә, республикада 100дән артык керәшен авылы булса да, татарча гыйбадәтләр нибары 8 чиркәүдә генә алып барыла, һәм бу бик аз. Калганнарында – урысча.

Казандагы Тихвин чиркәвендә хезмәтләр татарча бара
Казандагы Тихвин чиркәвендә хезмәтләр татарча бара

Казанда татарча хезмәтләр барган бердәнбер чиркәү – ул Тихвин чиркәве.

Татарстаннан читтә исә бер генә чиркәүдә татарча хезмәтләр бара. Ул да булса Башкортстанның Бакалы районы үзәгендә: мондагы чиркәүдә гыйбадәтләр атнага 2 тапкыр татарча үтә.

Шунысын да искәртү кирәк: Мәскәү медиасы керәшен мәсьәләсен һәрдаим берьяклап кына - аларны татарлардан аеру максатында гына яктырта. Шул максаттан алар бердәм һәм бүленмәс татар халкы төшенчәсен шовинистик концепция дип атый, һәм керәшен татарларын аерым милләт итеп күрсәтергә тырыша.

XS
SM
MD
LG