Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда профессор Җәвид Котдусов белән хушлаштылар


Профессор Җәвид Котдусов студентлары белән
Профессор Җәвид Котдусов студентлары белән

24 сентябрь Акмәчеттә Татарстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Җәвид Котдусов вафат булды. 25 сентябрь ул Акмәчеттәге мөселман зиратында җирләнде. Җеназада университет укытучылары, студентлар, кырымтатар җәмәгатьчелеге катнашты.

Җәвид Котдусов 1929 елда Акмәчеттә танылган татар жырчысы, Татарстанның атказанган артисткасы Шәфика Котдусова һәм Абдураим Котдусов гаиләсендә туа. Балалыгы Керич, Карасубазар, Акмәчет калаларында уза. Акмәчеттә мәктәптә һәм 1нче музыка мәктәбендә укый. 1941 елда әнисе белән Казанга килә. Әтисе фронтта һәлак була.

Җәвид яшь чактан Казанда хәрби заводларда эшли. Әтисенең фронтта һәлак булуы аңа зур тәэсир ясый һәм ул әтисе өчен фашистлардан үч алу алырга дип 14 яшендә Төньяк флотка хәрби булып китә. 1944 елда кырымтатарларны Кырымнан сөрген иткәннәрен белеп, ул хәрби хезмәтен туган ягында - Кара диңгез флотында сайлый. Монда диңгезне сугыштан калган миналардан чистарта. Хәрби хезмәттән соң ул Казанга кайта, консерваториягә укырга керә. Консерваториянең өченче курсында укыганда ул татар сәнгате тарихында беренче җыр бәйрәмен башта Татарстанның нефть районнарында, соңрак Казанда үткәрә. Үзен талантлы дирижер-башкаручы итеп таныта.

Консерваторияне тәмамлаганда аны Татарстан дәүләт җыр-бию ансамбленә хормейстер итеп итеп чакыралар, ул берничә ел ансамбльнең сәнгать җитәкчесе була. Шул чорда ансамбль Советлар берлегендә татарлар яшәгән төбәкләрдә чыгышлар ясый. Аның башкаруында “Сакмар”, Гөлҗамал”, “Зиләйлүк”, “Зөлхиҗә” һәм башка татар халык көйләрене кабатланмас башкаруда радиода язылып татар җырының алтын фондына керде. Котдусов композиторлар Александр Ключарев, Заһит Хабибуллин, Фәйзи Гаскәровлар белән иҗади дуслыкта иде.

1970 елда ул Казанда ачылган Казан мәдәният институтында кафедра мөдире итеп билгеләнә, соңрак декан була. Институтта эшләгән вакытында аның җитәкчелегендә студентлар хоры ораториялар, кантаталар, хор цикллары, татар композиторларының, Гайдн, Бетховен, Вагнер, Бах, Шнитке кебек композиторларның әсәрләрен башкарды, Татарстан филармониясенең симфоник оркестры дирижеры Натан Рахлин белән уртак концерт програмнарын әзерләп чыгарды.

1998 елда Җәвид Котдусов Кырымга кайта. Монда ул кырымтатарлары күпләп укыткан һәм укыган 1993 елда оештырылган Кырым дәүләт инженер-педагогия университетына музыка кафедрасы мөдире итеп тәгаенләнә. Бу вазифада эшләгәндә ул кафедрага кырымтатар укытучыларын җыя, аларны профессиональ яктан үстерүгә зур көч куя, кырымтатар музыка сәнгате өчен студентларны әзерли, кафедрада иҗади коллективлар, җыр ансамбльләре, кырымтатар милли уен кораллары ансамблен, джаз-бэнд ансамбльләренең барлыкка китерүгә булыша.

Ул һәрвакыт кырымтатарларның фаҗигале тәкъдирен уйлап, туган халкына кулыннан килгәнен эшләргә тырышып, янып, көеп яшәде. 2014 елда Кырымда булган үзгәрешләр аны бик борчыды, ул моны кабул итә алмый иде. Кызганычка каршы, 2014 елның октябрь аенда Җәвид Котдусовка инсульт булды. Бу авыру аны бер елдан соң алып китте.

XS
SM
MD
LG