Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөфти Сәмигуллин: "Ислам академиясе – ул глобаль проект"


Мөфти Сәмигуллин: "Ислам академиясе – ул глобаль проект"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:51 0:00

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин

26 сентябрь Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Казанда мөфтият волонтерлары белән очрашты. Очрашуда 8 октябрь Болгарда ачылачак Ислам академиясе хакында да сүз барды.

Очрашу алдыннан мөфти быел 8 октябрь Болгарда ачылачак Ислам академиясе хакында һәм башка сорауларга да җавап бирде.

– Камил хәзрәт, Татарстанда урнашачак Ислам академиясе нидән гыйбәрәт булачак?

– Болгарда корылачак Ислам академиясе – ул глобаль проект. Ул бары тик уку йорты гына булмаячак. Бу академия фәнни тикшеренүләр белән дә шөгыльләнәчәк. Без Татарстанда инкыйлабка кадәр бик күп санда дини китаплар басылганын беләбез. Әле аларның күпчелеге өйрәнелмәгән, кулъязмалар рәвешендә саклана. Бу уку йортында магистрлар, докторлар чыгачак. Кызганыч, Русиядә әле мондый стандартлар булмады. Без Согуд Гарәбстанына, Малайзиягә, Төркиягә барырга мәҗбүр калдык. Иншаллаһ, Татарстанда да халыкара бер академиябез булачак.

– Бу академия кайсы мәзһәпкә караячак?

– Әлбәттә, Әбү Хәнифә мәзһәбенә. Хәтта шәех Габдел Разак Сәгъди бу академиягә Әбү Хәнифә исемен кушыйк дип әйтә. Ләкин уйлыйбыз әле. Президентыбыз Булгарская исламская академия исемен ошата. Әмма (кыскартмасы – ред.) болай татарча бик үк матур яңгырамый.

– Бу академиянең исеме әлегә төгәл билгеле түгел дип әйттегез, ә аның җитәкчесенең исеме билгелеме?

– Әлегә шәех Габдел Разак Сәгъди турында сүз алып барыла. Әмма бөтенесе Аллаһтан.

– Ә мөфти ТәлгатьТаҗетдинең бу академиягә җитәкче булу ихтималы бармы?

– Юк, ул бит мөфти, ә ректор башка.

– Әлеге акдемиядә читтән килгән татарларга үз тарихбыз, телебезне өйрәтәчәкләр дип әйткән идегез, бу эш эшләнәчәкме?

– Болгардагы ислам академиясенең ачылышы бу елның 8 октябрендә булачак. Бу ачылышка сезне дә көтеп калабыз. Алты айлык курсларыбыз булачак.

– Сез бер ара Apple һәм Google ширкәтләренә хат язып, аларның эшләү системын татар теленә тәрҗемә итүен сорарга җыенган идегез, бу эш эшләнәме?

– Без хат җибәрдек, әмма алардан җавап ала алмадык.

– Камил хәзрәт хәзер авыл мәчетләрендә хезмәт итүче имамнар күбрәк урта һәм олы яшьтәгеләр. Яшь имамнарны авылга ничек җәлеп итәргә җыенасыз? Аларга хезмәт хаклары түләнәчәкме?

– ​Әлегә хезмәт хаклары түләү турында сүз алып барылмый. Ләкин без былтыр 100 яшь имамга грант бирдек. Бу грант 180 мең сумлык. Минемчә, бу авыл өчен бик әйбәт. Быел да андый грантлар булачак. Ислам академиясе дә бу мәсьәләдә безгә ярдәм итәчәк.

* * * *

"Динамо" спорт комплексында узган очрашуга Казаннан һәм Татарстанның төрле районнарыннан мөфтият оештырган чараларда волонтер буларак катнашкан 250ләп яшьләр килде. Төшкә кадәр 14 такымга бүленеп алар башта "Бер көндә ислам илләре буйлап" дигән бәйгедә көч сынашты, төштән соң Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм Үрдүннән килгән дин галиме Габдел Разак Габдрахман Әл Сәгъди белән аралашты.

XS
SM
MD
LG