Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мари Илендә үткән "Түгәрәк уен"да кырымтатар моңнары да яңгырады


Мари Илендә үткән "Түгәрәк уен"да кырымтатар моңнары да яңгырады
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:45 0:00

Мари Илендә үткән "Түгәрәк уен" фестивалендә татар моңнары да яңгырады

23-25 сентябрьдә Мари Илендә "Түгәрәк уен" фестивале үтте. Чарада әлеге республиканың 12 татар коллективы чыгыш ясады. Фестиваль “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Киләсе русиякүләм фольклор фестивале Кырымда үтәр дип көтелә.

"Түгәрәк уен" фестиваленең Гран-прие Пермь шәһәренең "Гүзәл Чулман" ансамбленә бирелде. Бу ансамбль фольклор-хореографик коллективлар арасында чыгыш ясады. Әлеге номинациядә I урынны Кырымнан килгән "Илһам" ансамбле алды.

Фольклор-этнографик коллективлар арасында I урын алучы булмады. II урынны Түбән Новгород өлкәсе Спасс районы "Сәрбиназ" фольклор ансамбле алды.

Балалар фольклоры бәйгесендә Ижау шәһәренең "Асылъяр" ансамбле I урынны алды.

Гөсләчеләр арасында Мари Иле Татар мәдәният үзәге гөсләчеләренә тиңнәр булмады.

Халык уен коралларында уйнау осталары арасында да Мари Иле Татар мәдәният үзәгеннән Гәрәй Мәгъсүмьянов җиңеп чыкты.

Халык җырлары номинациясендә Мари Иле Татар мәдәният үзәгеннән Лилия Шакировага тиңнәр булмады.

Вокаль коллективлар арасында Киров өлкәсе Нократ Аланыннан "Кояш" халык татар ансамбле, Мордовия Республикасының "Мәгариф" Республика татар китапханәсе каршындагы "Дуслык" татар фольклор ансамбле һәм Ульян өлкәсе Иске Кулаткы районының "Чишмә" фольклор ансамбле I урыннарны бүлеште.

Бәетләр һәм мөнәҗәтләр башкаручылар арасында Мари Иле Татар мәдәнияте үзәгеннән Римма Хәмидуллина һәм "Сандугач" вокаль ансамбле I урыннарга лаек булды.

****

Әлеге фестивальне Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Мари республикасының мәдәният, матбугат һәм милли эшләр министрлыгы, Дөнья татар конгрессының башкарма комитеты гамәлгә куючылар булып тора.

Бу чарага әзерлек май аеннан ук башланган. Катнашучылар арасында төрле буын вәкилләре: мәктәп укучысыннан алып, пенсия яшендәгеләр дә бар иде. Русиякүләм фольклор фестивалендә Кырымнан кырым-татар ансамбльләре дә чыгыш ясады. Иҗади чыгышлар төрле юнәлешләргә – җыр, бию, уен коралларында уйнау һәм башкаларга бүленде. Яшьләрнең бию-җырларында милли рухтан тыш, заман белән атларга тырышулары күренде. Мисалга, татар халык биюләрендә хәзерге заман элементлары да кулланылган.

"Фестивальдә төрле төбәкләрдән халык җыелган. Бигрәк тә татарлар күп. Ихтимал, кайберәүләр җаннарына хуш килердәй дуслар, хәтта үз ярларын да тапкандыр. Иң мөһиме – фестивальнең телне, дәүләтне саклауга зур өлеш кертә. "Түгәрәк уен" бөтен татар халкын берләштерә", ди "Сорнай" ансамбленнән Илмир Ямалов.

Фестиваль Мари Илендә башланыр алдыннан Татарстан дәүләт традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова фестивальнең Мари җирендә узуы очраклы булмавын белдерде. "Без мари халкының да мондый чаралары булуын телибез", диде ул Азатлыкка.

Мари илендәге "Түгәрәк уен"ның катнашучыларын төбәкнең мәдәният, матбугат һәм милли эшләр министры урынбасары Галина Ширяева сәламләде.

"Һәрбер катнашучы да әлеге чарада яхшы кәеф белән рухлангандыр дип өметләнәм. Алдагы елларда да Татарстан белән тыгыз элемтәдә калырга язсын", диде Ширяева.

Оештыручылар белдергәнчә, киләсе русиякүләм фольклор фестивале Кырымда үтәчәк.

XS
SM
MD
LG