Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар ШТКсы татар-башкорт мөнәсәбәтләре турында шаярып, дуслыкка чакырды


Шаяннар һәм тапкырлар клубының Татар лигасы уеннары башланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:36 0:00

Татар ШТКсы татар-башкорт мөнәсәбәтләре турында шаярып, дуслыкка чакырды

Казанда Шаяннар һәм тапкырлар клубының (ШТК) Татар лигасы уеннары башланды. Фестивальдә катнашучылар шаярып Башкортстан белән Татарстан мөнәсәбәтләре, сәгать аермасыннан көлде, корбан гаетенә бәйле мәзәкләр дә күп булды.

25 сентябрь Казанның “Уникс” залында үткән татар лигасы уеннарында Чаллыдан “НЧИ КФУ”, “Тәп-тәти”, “Марат”, Казаннан “Таныш”, “Old катык”, “Tatarteam”, “Афәрин”, “Әкәмәт”, Мамадыштан “Биш бармак”, Байлар Сабасыннан “Чын егетләр” такымнары тәкъдим ителде. Бу бер бәйрәм тамашасы булды, такымнар алдагы чаралардагы кебек үзара ярышмадылар, ә шоу күрсәттеләр. Шаяннар фестивале уңаеннан Азатлык хәбәрчесе татар ШТКсы җитәкчесе Рамил Агдеевка берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.​

Рамил әфәнде, 25 сентябрьдә үткән татар КВН уеннарының максаты нидә?

– Бүгенге уенның, гомумән татар КВНының максаты – заманча татар яшьләрен үстерү, әлбәттә, татар телен саклау, аны камилләштерү. Әлеге фестивальдә 11 такым катнашты: Чаллы, Мамадыш, Байлар Сабасыннан, Казаннан берничә такым сәхнә тота, шулай ук яңалары да бар, ә инде кунак булып Татар лигасының җыелма командасы чыгыш ясады.

ШТКда да сәясәт, мәдәният, тел, дингә кагылышлы мәзәкләр бармы?

– КВН – актуаль уен, монда иң актуаль темалар күтәрелә, шул ук сайлау темасына кагылышлы мәзәкләр дә ишетелде. Әлбәттә, татар теле, татар фольклоры, дин, корбан гаете белән бәйле бик күп мәзәкләр күрсәтелде.

Күптән түгел Татарстан президенты сайланды, әлеге вакыйгага карата Шаяннар һәм тапкырлар клубы үз фикерен әйтәчәкме. Президентка мәзәк аша юллама җибәрмәдегезме әле?

– Дөресен әйткәндә, мондый хәлнең булганы юк. КВН – ул вакытка ияреп бара, бүген нәрсә кызык, шуны күрсәтә. Безнең мөхәррирләребез бар. Бу өч тәҗрибәле ШТК уйнаучылары – Руслан Харисов, Ильяс Хәсәнов, Рөстәм Гарәев. Алар биш көн буе КВН такымнарын карадылар, чыгышларыннан кайбер мәзәкләрне кисеп тә алдылар. Ни өчен? Чөнки бу мәзәк ярамый, бусы дингә нык кагыла, бусы кискен сәяси теманы күтәрә һәм башка бик күп сәбәпләр аркасында ул шаярулар төшеп кала. Сәхнәдә без цензура аша үткән, бик кызык һәм актуаль мәзәкләрне күрергә телибез.

Белгәнебезчә, Татарстанда ШТКның үз йорты юк. Аны булдыру теләге бармы?

– Казанда КВН йорты бар иде. Җиде-ун ел элек, “Четыре татарина КВН театры” бинасы дип аталды. Ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында ул юкка чыкты. Бүген безнең Татарстан КВНының Тукай урамында урнашкан офисы бар. Әлбәттә, татар КВНының үз йорты булса, без “юк” дип каршы килмәс идек, рәхәтләнеп шунда эшләп, яңа мәзәкләр иҗат итеп, яңа исемнәр үстерер идек.

Бәлки ШТК йортын сорап дәүләткә мөрәҗәгать итәргәдер?

– Татар КВНы үз эшен башлап җибәргәнгә 20 ел булды, Казанда әле ул өч ел гына эшли. Без бөтен көчебезне куеп, булган дәртебезне өстәп, татар КВНын үстереп барабыз һәм кем белә, бәлки бер-ике елдан, без әлеге мәсьәләне күтәреп, шушы мөрәҗәгать белән президентыбызга да чыгарбыз.​

Яңа сезонда татарча ШТКдан ниләр көтәсез?

– Һәрбер яңа уен саен әйбәт концерт, яңа исемнәр, яңа такымнар, онытылмаслык мәзәкләр күрәсе килә. Һәрбер фестиваль – ул ачыш тантанасы. Гомумән, безнең татар КВНының киләчәге матур һәм якты күренә.

XS
SM
MD
LG