Accessibility links

Сүриядән Ифира: "Хәбәрләрнең кайсы чын, кайсы ялган икәнен белеп булмый"


Ифира Хәлимова
Ифира Хәлимова

Русиянең федерация шурасы илнең хәрби көчләрен Сүриядә куллануга ризалык бирде. Сүриянең Хәсәкә шәһәрендә яшәүче Ифира Хәлимова Азатлыкка үзләрендәге вазгыять турында сөйләде.

30 сентябрь көнне Русия федерация шурасы илнең хәрби көчләрен Сүриядә дә куллануны бертавыштан хуплады. Ябык ишекләр артында үткән киңшмәдән соң президент идарәсе башлыгы Сергей Иванов сүзнең фәкать хәрби һава көчләрен куллану турында гына барганын әйтте. Аның сүзләренчә, Русия хәрбиләре җир өсте операцияләренә җәлеп ителмәячәк.

Чәршәмбе көнне үк Русия хәрби очкычларының "Ислам дәүләте" төркемнәрен утка тотуы хәбәр ителде.

Франс-пресс мәгълүмат агентлыгы, Сүриядәге чыганакларына таянып, Русия очкычларының Хама, Һомс һәм Латакия вилаятләрен утка тотуын белдерде. The Guardian газеты Сүрия оппозициясе дистәләрчә кешенең һәлак булуын белдерә, дип язып чыкты.

АКШ вәкиле (аның кем икәне күрсәтелми) Reuters агентлыгына "Ислам дәүләте" сызыклары гына утка тотылмаска мөмкин, бу хәл терроризмга каршы көрәштә Кушма Штатлар белән хезмәттәшлекнең киләчәген кискен катлауландыра дип белдерде.

Азатлык чәршәмбе көнне Сүриянең төньяк-көнчыгышында, Төркия чигенә якын Хәсәкә шәһәрендә яшәүче, чыгышы белән Татарстанның Актаныш якларыннан булган Ифира Хәлимова белән элемтәгә керде. Бу шәһәрдә күпчелеге сүрияле гарәпләр яши. Ифира ханым җәмәгате сүрияле Йосыф белән Казан дәүләт университетында укыганда танышып, 1986 елда Сүриягә китәләр. Биш балалары, ике оныклары бар, тагын ике онык көтүләрен әйтә ул.

Азатлыкка Ифира ханым: "Соңгы вакытта Хәсәкәдә атыш тавышлары юк диярлек, элегрәк булды инде, "Ислам дәүләте" сугышчылары белән атыштылар. Әмма алар шәһәргә кермәде", дип сөйләде. Рамазан ае вакытында атышканда алар Йосыфларның авылларына кайтып яшәп алганнар. Хәзер исә Ифира Хәсәкәдәге тормышның җайга кергәнен әйтә.

Ифира Хәлимова кызы Бәлкыйс һәм кияве белән. 2010 елда Казанга сәфәр
Ифира Хәлимова кызы Бәлкыйс һәм кияве белән. 2010 елда Казанга сәфәр

"Минем медицина өйрәнгән балам Димәшктә белем ала, калганнары монда (Хәсәкәдә) укый. Ике кызым кияүгә чыкты, берсенең ике малае бар. Тагын берсе быел кияүгә чыкты, анысы авылда укытып йөри.

Бездә хәзер Сүрия дәүләте хакимияте. Дәүләт кешеләре үзләренең вазифаларын башкара, хезмәт хаклары алалар. Балалар мәктәпләрдә укый. Кибетләрдә бар нәрсә дә бар. Тозы, шикәре, дөгесе – болар төп ризыклар бит инде. Бәйрәмнәрдә киемнәр дә сатып алдык, татлы-татлы ризыклар алып Корбан бәйрәмнәре үткәрдек. Бераз гына кыйммәтләнде. Кыйммәтләнгән очракта да, башка илләр белән чагыштырганда бездә арзанрак. Төркиядән килгән-киткән кешеләрдән ипи, яшелчәләрне сораштырып карыйбыз да, барыбер бездә арзанрак килеп чыга.

Ял көннәрендә авылга кайтабыз. Кызым шунда кияүдә булгач, аларны күреп, ялларны шунда уздырабыз да, монда киләбез. Гадәти тормыш инде. Бөтен шәһәрләргә караганда да безнең шәһәр тынычрак һәм иминрәк дип уйлыйм мин", дип сөйли Ифира ханым.

Сүрия харитасы
Сүрия харитасы

​Аның сүзләренчә, Хәсәкәдә Русия ватандашлары бөтенләй калмаган, аларны чыгарып бетергән булырга тиешләр. 2013 елның сентябрь аенда, илдә вазгыять катлаулангач, Азатлык белән сөйләшкән вакытта ул Русия илчелегенең алар белән бөтенләй кызыксынмавын әйткән иде. Ифиралар быел Русиягә кайтып килергә дип тә уйлаган, әмма, кызлары һәм киленнәре авырлы булганга, әлегә бу ниятләреннән баш тартканнар.

Ифира ханым Хәсәкә халкының хәрби низагъ туктар, хәлләр рәтләнер дип өметләнүен әйтә. Мәгълүматны каян аласыз дигән сорауга ул: "Кесә телефоннары эшли, интернет бар. Аларны кулланган кешеләрдә барсы да бар. Үзебез телевизор карыйбыз. Русия каналын да, үзебезнең Сүриянекен дә, башка илләрнекен дә. Хәбәрләрнең тегесе дә бар, бусы да бар. Хәзер кайсы чын, кайсы ялган икәнне дә белеп бетереп булмый", диде.

XS
SM
MD
LG