Accessibility links

Кем ул – Ермак?


Фәүзия Бәйрәмова Тубыл музеенда Ермак һәйкәле янында. 2006 ел, февраль
Фәүзия Бәйрәмова Тубыл музеенда Ермак һәйкәле янында. 2006 ел, февраль

Дүрт гасырдан артык бәхәсләр бара – кем ул Ермак – урыс тарихчылары язганча, Себерне яулап алучы милли каһарманмы, татарлар искә алганча, Себергә кылыч һәм тәре күтәреп килүче башкисәр юлбасармы?

Соңгы елларда әле Ермакны татар булган икән, дип тә яза башладылар, моны хәтта үзебезнең татар тарихчылары да сөйләп йөри. Башта ук шуны әйтәсем килә, казак атаманы Ермакның Себерне басып алуы да, "татарлыгы" да – чеп-чи ялган, сәяси максатларны күздә тотып уйлап чыгарылган уйдырма, боларга алга таба тукталырмын әле.

Ермакның Себергә яу чабу вакыты да төрле чыганкларда төрлечә күрсәтелгән. Элеккеге тарихи язмаларда бу дата 1581 елның 1 сентябре, дип билгеләнсә, соңгы елларда 1582 елның 1 сентябре, дип күрсәтелә. Эш шунда, әле 1582 елның җәендә Ермакның үз башкисәрләре белән Иделдә көймә кәрваннарын талап йөрүе турында хәбәрләр табыла, шуннан чыгып, ул Себергә шул елның көзендә генә һөҗүм иткән, дип фаразлана. Шул сәбәпле, Ермакның үлем датасы да төрле чыганакларда төрлечә күрсәтелгән. Кайбер тарихчылар язуынча, ул 1584 елның 5-6 августында, кайберләре язуынча – 1585 елның 5-6 августында, Вагай елгасының Иртышка коя торган тамагында Күчем хан яугирләре тарафыннан үтерелә.

Ермак... Кем соң ул – эт кушаматы кебек кыска атамалы казак атаманы? Кемдер аны нәселе Суздаль шәһәреннән чыккан фәкыйрь кеше баласы, ди, имеш, аның бабасы да башкисәр казакларга хезмәт иткән, шуның өчен төрмәгә утыртылган. Имеш, аның балалары Родион белән Тимофей Уралга, Строгоновлар биләмәләренә качкан, Тимофей Алениннан менә шушы Василий-Ермак туган.

Имеш, ул башта хуҗаларына тугры хезмәт итсә дә, аннан юлбасарлыкка кереп киткән, кеше талап яши башлаган, егерме ел шушы явыз юлда йөргән... Ермакны Архангел якларыннан, Дон буйларыннан булган, дип әйтүчеләр дә бар, әмма аның соңгы гомере Идел-Уралда җирле халыкларны талап үтә, ә ерак Себердә исә ул үзенең үлемен таба.

Шунысын да әйтергә кирәк, әле Себергә яу чапканчы ук, Идел буенда оештырган канлы суешлары өчен, Ермак Иван IV тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителә. Бу хәл 1577 елда була, шул елның җәендә Ермак һәм аның юлбасарлары Идел елгасында фарсыларга баручы илчелекне талый, илче Карамышев Семен Константиновичны үтерә, урыс патшасының фарсы шаһына җибәргән бөтен байлыгын үзләштерә.

Идел елгасының урта һәм түбән өлешендә шушы Ермак бандитлары хуҗа була, алар Самарская Лукада оялап, су юлы буйлап үткән-барганны үтереп, талап яталар. Явыз Иван бу хәлләргә чик куярга була, ул Ермакны читтән торып үлем җәзасына хөкем итә, бу банданы тар-мар итәргә үзенең стольнигы Иван Мурашкинны җибәрә, бу хәл 1577 елның 1 октябрендә була. Патша гаскәре белән казаклар бандасы арасында көчле бәрелешләрдә ике яктан да шактый кеше үлә, әмма Ермак Явыз, берничә мең башкисәре белән, Кама-Җаек буйларына качып котыла.

1580 елның җәендә Ермак җитәкчелегендәге казаклар бандасы Нугай Урдасының башкаласы булган Сарайчык шәһәрен җир белән тигезлиләр, барлык халыкны кырып салалар, татар-нугайларның бар байлыгын үзләре белән алып китәләр. Комсызлыкта Ермак һәм аның шакаллары шул хәлгә барып җитә ки, байлык эзләп хәтта борынгы мөселман каберлекләрен дә актарып ташлыйлар, мәетләрне тентүдән дә чирканып тормыйлар. Нугай бәге Ырыс морза алар өстеннән урыс патшасына шикаять бирсә дә, Явыз Иванның кулы Ермакка җитми, бәлки ул бу банданың анда җирле халыкларны талап йөрүе белән астан гына килешкәндер дә...

Әйе, урыс патшасына Ермакның Иделдә юлбасарлык итүенә караганда, Җаек-Себердә җирле халыкларны кырып-бетереп йөрүе кулайрак булгандыр, шуңа күрә ул аларның Строгоновларга хезмәт итүләренә дә күз йома. Әмма тора-бара башбирмәс ертлач Ермак һәм Строгоновлар арасында да каршылыклар чыга башлый һәм алар Ермак бандасын Себергә этеп диярлек чыгаралар, ягъни, шул рәвешле алардан котылалар. Шулай итеп, кеше талап һәм үтереп көн күрүче Ермак һәм аның бандасына Идел-Уралда көн калмый, алар "Я – пан, я – пропал!" дигән уй белән, Себер өстенә ыргылалар.

Барлык рус һәм совет энциклопедияләрендә диярлек Себер ханлыгын яулап алучы итеп казак атаманы Ермак күрсәтелә, рус тарихчылары да дүрт гасыр буе шуны исбатлап яздылар, соңгы елларда исә бу турыда фильмнар төшерелде, Себердә һәм Россиянең башка урыннарында аңа һәйкәлләр куелды. Әмма тарихтан билгеле булганча, Ермак ул вакытта Себерне ала алмый, бары тик ханлыкның башкаласы Искерне генә кулга төшерә һәм якын-тирәдәге кала-салаларны талый. Себер капкасы булган Япанча морза каласын ул ут төртеп яндыра, әмма бер генә әсир дә ала алмый – татарлар үлгәнче сугышалар.

Су юлы өстендәге Бабасан, Карача, Әтикә өчен дә канлы сугышлар була, татарлар һәм җирле остяк-вогуллар соңгы тамчы каннарына кадәр урыс явына каршы торалар. Ханлыкның башкаласы Искерне Күчем хан халкы һәм гаскәре белән үзе калдырып чыга, шәһәрне саклап калу өчен ул шушы адымга барырга мәҗбүр була, бу – 1582 елның 26 октябре була. Ермак үзе басып алган себер татарлары шәһәрләрендә, вогул-остякларның калаларында аларга карата тиңе булмаган рәхимсезлек күрсәтә. Ул җирле халыкларның исән калган өлешен баш өсләрендә кылыч тотып, көчләп чукындыра, Пайыш каласында чукынырга теләмәгән мулланы ат койрыгына тагып өздерә, татарларны утлы тимер өстендә тота, бозлы суларга куып кертеп, юк итә...

Халык үлсә-үлә, әмма чукынмый, Ермак ягына чыкмый. Ермак Себердә нибары өч ел була, шуның ике кышын Искердә чолганышта үткәрә, татарлар аларга тын алырга да ирек бирмиләр. Беренче кышта ук Искердә чолганышта калып, Ермакның ачлыктан күп кешесе кырыла, үлеп бетә. Көзен Мәскәүдән килеп кушылган мең кешелек гаскәр һәм чиркәү чирүе аның хәлен җиңеләйтәсе урында, алдагы салкын кышта тагы чолганышта һәм азыксыз калып, бөтенләе белән үлеп-кырылып бетә, аларның үлемендә Ермакның да гаебе зур була.

Искер һәм Карача шәһәләрендә чолганышта калган урыс гаскәре, христиан руханилары шул хәтле хәлгә килеп җитәләр ки, алар хәтта ачлыктан бер-берләренең мәетләрен ашый башлыйлар, бу хакта Себер елъязмалары хәбәр итә. 1585 елның җәендә исә Ермак бөтен көчен куеп Себердән чыгып качарга омтыла, ул елга юлы белән көнбатышка да, төньякка да ыргылып карый, әмма аны татарлар бер яктан да чыгармыйлар.

Ермак гаскәре белән Искердән ерак түгел үлемен таба, бу хәл 1585 елның бишенче августыннан алтысына каршы төндә була. Вагай тамагындагы утрауда Ермак белән Күчем хан гаскәре арасында соңгы сугыш була, ике яктан да күп кеше үлә, ерткыч Ермак та, Себердән чыгып кача алмыйча, су төбенә китә. Аның өстендә "Себерне алу" шатлыгыннан Явыз Иван бүләк итеп җибәргән тимер көбәләр була, алар Ермакны үзләре белән аска өстериләр...

Искерне саклап калган воевода Иван Глухов һәм казаклар 1585 елның 15 августында шәһәргә ут төртеп, аннан чыгып качалар, Обь һәм Печора елгалары аша Русиягә кайтып егылалар. Күчем хан исә вакытлы гына калдырып торган башкаласына яңадан кайта һәм ханлык белән идарә итә башлый. Ермак үтерелгәч тә, Күчем хан әле 15 ел буе кулына кылыч тотып, урыс гаскәренә каршы сугыша, аның исеме бары тик 1601 елларда гына елъязмаларда күренми башлый.

Күчем хан нәселе аннан соң да әле 200 ел буе Уралда һәм Себердә урысларга каршы көрәш алып баралар, тарихтагы "Карасакал яулары", татар-башкорт фетнәләре, хәтта Пугачев күтәрелеше дә аларның эше. Нәтиҗә ясап әйткәндә, Себерне бернинди Ермак та басып алмган, ә ул үлгәннән соң егерме ел дәвамында Русиянең регуляр армиясе сугышып-яулап алган.

Озакка сузылган бу сугыш Ермак белән Күчем хан арасындагы сугыш түгел, ә бәлки ике дәүләт – Московия-Русия белән Себер ханлыгы арасындагы сугыш була. Русия өчен бу яулап алу сугышлары булса, Себер ханлыгы өчен милли-азатлык көрәше булып тора. Себер ханлыгы Русия белән бернинди килешүләргә дә бармый, аның бүгенге көнгә хәтле Мәскәү белән солых төзегәне юк, халыкара нормалар буенча, ул әле дә Русия белән сугыш хәлендә исәпләнә.

Ә инде вакыты-вакыты белән Ермакны "татарлыкка" чыгарулар – мәкерле ният белән уйлап чыгарылган ялган, имеш, монда урыс-татар сугышы булмаган, ике дәүләт көрәшмәгән, ә татарлар үзара хакимият бүлешкәннәр икән.

Шуңа охшаш тагы бер уйдырма бар – имеш, Ермак үлгәч, аның мәетен татарлар зурлап Пайыш тирәсендә күмгәннәр һәм изгеләштергәннәр. Бу да чеп-чи ялган, ничек инде илеңә кылыч белән килгән, көчләп чукындырган, аскан-кискән бер юлбасарны изгеләштерергә була?! Татар халкы өчен Ермак бернинди дә батыр түгел, ә башкисәр һәм юлбасар. Ул Себергә талау һәм үтерү нияте белән килгән һәм шул кара эшен эшләгән дә. Һәм үлемен дә татарлар кулыннан Себердә тапкан. Ә Күчем хан исә татарлар өчен милли каһарман, азатлык көрәшчесе һәм җиһангир ир – Себернең Алтын ханы булып кала бирә.

Фәүзия Бәйрәмова
Язучы, җәмәгать эшлеклесе

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG