Казанда XI Халыкара төрки шигърият фестивале ачылды. Ул 4 октябрьгә кадәр барачак. Фестивальнең төп максаты – узган гасырларда иҗат иткән шагыйрьләрнең иҗатын барлау белән берьюлы хәзерге иҗат әһелләрен бер мәйданда җыю. Әдәбият елы уңаеннан үткәреләчәк әлеге җыенда 25 илдән 100гә якын шагыйрь катнаша.
Бүген чараның тантаналы ачылышы Кәрим Тинчурин театрында узды. 2-3 октябрь көннәрендә фестиваль Татарстан язучылар берлегендә һәм Төркиянең Казандагы вәкиллегендә дәвам итәчәк. Әдәбият сөючеләрне әдәби салоннарда көтәләр. Алар Габдулла Тукай, Дәрдмәнд, Һади Такташ, Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Габдеррәхим Ибраһим, Фатих Кәрим, Солтан Сөләйман, Мәхмәт Әкиф Эрсой, Рәшит Рәхмәти Арат исемнәрен йөртә.