Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстан-2030": 15 елдан республика нинди булачак?


Иннополис шәһәрендәге урам күрсәткечләре: урысча, инглизчә һәм татарча
Иннополис шәһәрендәге урам күрсәткечләре: урысча, инглизчә һәм татарча

"Татарстан-2030" стратегиясе чынга ашса, 15 елдан соң Татарстанда 4,2 млн. кеше яшәячәк (хәзер – 3,8 млн.), уртача гомер озынлыгы 75 ел булачак (хәзер – 72), ә Татарстан үзе өч зур үзәге булган (Казан, Чаллы һәм Әлмәт) өч ядрәле метрополиска әйләнәчәк.

Татарстан хөкүмәте республиканың 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясен раслады. Ул Татарстан-2030 дип атала. Әлеге документны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы белән Петербурдагы "Леонтьев үзәге" җитәкчелегендәге оешмалар һәм белгечләр төркеме әзерләгән.

Татарстан – лидер

Стратегия – гаҗәеп зур һәм катлаулы документ. 200 биттән тора. Без иң мөһим өлешләрен аерып күрсәтергә тырыштык.

Програмның кереш өлешендә язылганча, төп стратегик максат шундый: “2030 елда Татарстан – глобаль, көндәшлеккә сәләтле, тотрыклы төбәк, “Идел-Чулман” үсеш юнәлешенең драйверы. Татарстан – югары үсеш тизлеге булган, хезмәтнең халыкара бүленешенә югары дәрәҗәдә үтеп кергән төбәк.”

2030 елда Татарстан – глобаль, көндәшлеккә сәләтле, тотрыклы төбәк

​Стратегик максатлар барлыгы җиде өлкәдә куела. Ул өлкәләр: кеше капиталы, чын капитал, базарлар, институтлар, инновацияләр һәм мәгълүмат, табигый ресурслар һәм финанс капиталы. Максатларга дәүләт програмнары белән ирешергә җыеналар.

Кеше капиталы иң зур актив булып санала. Бу өлкәдә стратегик максат – югары тормыш дәрәҗәсенә ирешү.

Инновацияләр өлкәсендә исә 2030 елда Татарстан “акыллы икътисад” үсешендә лидер була диелгән. Шул ук вакытта табигый ресурслар да даими рәвештә кулланылачак.

"Татарстан-2030" стратегиясен раслау карары
"Татарстан-2030" стратегиясен раслау карары

Стратегия чынга ашырылса, 2030 елда Татарстан гаиләләрендә, уртача алганда, ике-өч бала туып торачак, хатын-кызлар берьюлы бала карау һәм эштә эшләү мөмкинлегенә ия булачак, яшь белгечләр исә республикадан чит төбәкләргә һәм чит илләргә китмәячәк – үзебездә калачаклар.

Татарстанда белем бирү сыйфатын бәяләүнең республика системасы булдырылачак. Мәгарифтә исә төп игътибар мәгълүмати технологияләр һәм математикага биреләчәк.

Мәгарифтә төп игътибар мәгълүмати технологияләр һәм математикага биреләчәк

Сәламәтлек саклау өлкәсенә килгәндә, кан әйләнеше системасы чирләре, туберкулез, яман шеш очраклары һәм юл-транспорт казалары санын киметергә җыеналар. 2030 елда Татарстан халкы үтә дә хәрәкәтчән булачак. Казаннан Чаллыга һәм Әлмәттән Казанга 2 сәгатьтә барып җитәргә мөмкин булачак.

Стратегияне дүрт этапта тормышка ашырырга җыеналар: 2016-2018, 2019-2021, 2022-2024 һәм 2025-2030 елларда.

Азатлык берничә эксперттан стратегия турындагы фикерләрен белеште. Бу экспертлар төрле өлкәләргә карый. Бүгеннән башлап, без “Татарстан-2030” стратегиясен һәрьяклап тикшерә башлыйбыз. Бүген транспорт һәм икътисад өлешләренә тукталабыз.

Алабуга белән Түбән Кама арасында күпер җитми

Эшкуар һәм икътисадчы Таһир Дәүләтшинны Татарстан транспорты белән кызыксынган кешеләр арасында белмәгәне юктыр. Нәкъ менә ул хәзерге тимер юл вокзалын да, Казанны боҗрага чолгап алган тимер юлларны да шәһәрнең төньягына, М7 трассасы артына чыгарырга тәкъдим иткән иде. Аның бу фикерен Татарстан Фәннәр академиясе генә түгел, Русия тимер юллары да хуплады. Тик, Дәүләтшин сүзләренчә, Татарстан транспорт министрлыгы һаман аяк терәп каршы чыга. Күрәсең, бу тәкъдим “кемнеңдер мәнфәгатьләренә тия”.

Таһир Дәүләтшин
Таһир Дәүләтшин

– Мин ул стратегия белән яхшы таныш. Артык абстракт документ ул, төгәллек юк, - дип сөйләде Таһир Дәүләтшин Азатлыкка. – Русия тимер юллары оешмасы Казанны чолгап алган тимер юлны шәһәрдән чыгару фикере белән килеште, ә стратегиядә бу әйбер юк. Һаман Мәскәү-Казан тиз йөрешле юл турында бәхәс куерталар. Татарстанның көнбатыш чигеннән кереп, ул хәзерге “Казан-2” вокзалына килеп җитә ди. Бу 45 чакрым дигән сүз. Шул 45 чакрым тимер юл 160 млрд. сумга төшәчәк. Бу бит коточкыч зур сумма! Мин тәкъдим иткән проект буенча исә бу акчага хәзерге тимер юл вокзалын М7 трассасына таба күчереп, поездларны шәһәрнең үзенә кертмичә, уратып җибәрергә булачак. Әле яңа метро станцияләренә дә калачак.

– Стратегиядә Татарстанда өч зур агломерация булачак диелгән: Казан, Чаллы һәм Әлмәт. Сезнеңчә, бу тормышка ашачакмы?

45 км тимер юл 160 млрд. сумга төшәчәк

– Минемчә, стратегиядә бер бик мөһим әйбер күрсәтелмәгән. Түбән Кама белән Алабуга арасында күпер җитми. Күпер булган очракта өч шәһәр дә, ягъни Чаллы, Түбән Кама һәм Алабуга, боҗрага алыначак. Чаллы агломерациясе шул вакытта гына формалаша алачак. Ә әлегә, Түбән Кама белән Алабуга арасы бик кечкенә булса да, аларны елга аерып тора шул.

– Ә Әлмәт?

– Ә Әлмәт белән бернинди проблема юк. “Көнбатыш Кытай–Төньяк Европа” автоюлы төзелгән очракта Әлмәттән Казанга, чыннан да, ике сәгатьтә барып җитәргә мөмкин булачак.

Әгерҗе-Бөгелмә тимер юлын яхшыртасы иде

– Таһир әфәнде, күп кеше Казан белән Чаллы арасында тимер юл җитми дип уйлый. Килешәсезме?

– Килешмим. Кирәкми “Казан-Чаллы” тимер юлы. Хәзер бу ике кала арасындагы автомобиль юлы тулысы белән диярлек дүрт полосалы. Бик каты ашыккан кешеләр ике шәһәр арасын болай да ике сәгатьтә уза.

"Казан-Чаллы" тимер юлы кирәкми

Өстәвенә тиз йөрешле тимер юл Казаннан алга таба Екатеринбурга дәвам итсә (ул, гомумән, төзелсә, әлбәттә), аерым Казан-Чаллы тимер юлының кирәге калмаячак та. Ә менә Әгерҗе белән Бөгелмә арасындагы тимер юлны үстерү мәслихәт. Хәзер анда бер генә юл. Ул йөк ташуның бүгенге күләменә һич тә җавап бирми. Тагын бер юл кирәк.

– Сез Мәскәү-Казан тиз йөрешле тимер юлы төзелешенә ничек карыйсыз соң?

– Мин аңа каршы. Казанга кирәкми ул. Владимир шәһәренә, Түбән Новгородка, бәлки, кирәктер, ә безгә – юк. Әйтүемчә, ул проектка киткән акчага Казанның транспорт инфраструктурасын менә дигән итеп үзгәртергә мөмкин.

Туристлар агымы икеләтә арта, бизнесны әллә ни үстермиләр

Стратегиядә язылганча, Татарстанның чит илләргә саткан тауар күләме 2030 елда Русия экспортыннан 5% булачак. 2013 елда гомумрусия экспортына Татарстан керткән өлеше 4,2% булган булса, 2016 елда ул нибары 3,5% булыр дип фаразлана. 2018 елда бу күрсәткеч, гомумән, 3%ка кадәр төшәчәк. 2030 елга аны акрынлап 5%ка кадәр җиткерергә җыеналар.

Хәзер Татарстан экспортының яртысын диярлек чимал тәшкил итсә, 2030 елда чит илгә чыгарылган товарның 15%ы гына файдалы казылмалар булачак.

2030 елда Татарстанга 3,6 млн. турист килергә тиеш

2014 елда республикага 1 млн. 759 мең турист килгән булса, 2030 елда туристларның санын 3 млн. 617 меңгә кадәр җиткерергә җыеналар.

Ә менә бизнес белән шөгыльләнүчеләрне үстерергә артык теләмиләр шикелле. Чөнки 2014 елда халыкның 26,7%ы кече һәм урта эшкуарлык белән шөгыльләнгән булса, 2030 елда андыйлар нибары 32% булыр дип фараз кылына.

2030 елда Татарстан югары уку йортларында укучы барлык студентларның 6%ы чит илләрдән килгән булачак. Эшсезлек нибары 3,7% тәшкил итәчәк.

Авылда яшәүче инвалидлар өчен махсус социаль планнар эшләнәчәк

Тагын 15 елдан, стратегия тормышка ашырылса, 50дән күбрәк кеше яшәгән һәрбер авылда югары тизлекле интернет булачак. Авылда яшәүче инвалидлар өчен махсус социаль планнар эшләнәчәк, ә Иннополис шәһәренә 2030 елга кадәр яшәү өчен дөньяның иң уйңалы шәһәрләре исемлегенә керү бурычы куела (ул вакытта Иннополиста 13115 эш урыны булырга тиеш).

Кешенең гомер озынлыгы, уртача алганда, 75 ел булачак.

Финанс килешүләре төзү өлкәсендә күпьеллык тәҗрибәсе булган хокук белгече Рамил Ногман фикеренчә, “Татарстан-2030” стратегиясе – бик кыю документ. Русия һәм дөнья икътисадында зур тискәре үзгәрешләр булмаган очракта гына, аны чынга ашырырга мөмкин, ди ул.

Документта контрольгә алырлык төгәл саннар юк диярлек

“Татарстан-2030” стратегиясен язучылар республиканың дөнья күләмендә көндәшлеккә сәләтле булуын тели – монысы ап-ачык күренә. Фән, мәгариф, сәнәгатьне үстерәбез, дип язганнар. Тик бу бит стратегия. Ә мин бу докуменнта конкрет чаралар күрмәдем. Күбрәк лозунгларны хәтерләтә бу кәгазь. Күрсәтелгән максатларга ирешергә мөмкин, әлбәттә. Моның өчен өч шартның үтәлүе мөһим: беренчедән, зур финанс кертемнәр кирәк, икенчедән, федераль үзәк һәм инвесторлар белән җентекләп эшләү мәслихәт, өченчедән, идарә итү институтлары үзгәрергә тиеш. Тик кабатлап әйтәм: документта анализ бик аз. Контрольгә алырлык төгәл саннар юк диярлек. 2030 елда менә монысына ирештек, ә монысын эшли алмадык дип әйтерлек материал юк, - дип сөйләде Азатлыкка Рамил Ногман.

Татар телен ни көтә?

2030 елга Сабан туе уздырыла торган төбәкләрнең санын арттырырга җыеналар. Татар телен белгән кешеләрнең саны да зур булырга тиеш. Һәрхәлдә “Татарстан-2030” стратегиясендә шулай күрсәтелгән. Стратегиянең мәгариф һәм мәдәният өлкәләренә кагылышлы өлешләрен анализлаган язма Азатлык сәхифәсендә якын киләчәктә чыгачак.

XS
SM
MD
LG