Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Төркиянең "Кунак бүлмәсе солистлары" концерты үтте


Казанда Төркиянең "Кунак бүлмәсе солистлары" концерты
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:29 0:00

Казанда Төркиянең "Кунак бүлмәсе солистлары" концерты

30 сентябрь Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге концерт залында Төркиянең "Кунак бүлмәсе солистлары" концерты узды.

Концерт ачылышында гадәттәгечә татарча чыгыш ясаган Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дилмач, бүгенге көндә Төркия белән Русия һәм Татарстан арасындагы хезмәттәшлек һәр өлкәдә бик югары дәрәҗәдә, дип белдерде.

"Минемчә бу хезмәттәшлек өлкәләреннән иң әһәмиятлесе - мәдәни элемтәләр. Чөнки бу элемтәләр әлеге мөнәсәбәтләрнең рухын тәшкил итәләр", диде ул.

Ачылышта катнашкан Татарстан парламенты рәисе урынбасары Римма Ратникова да чыгыш ясап, шушындый мәдәни чаралар оештырганнары һәм Татарстан белән Төркия арасында хезмәттәшлекне ныгытуга өлеш керткәннәре өчен Төркия баш консулына рәхмәтләрен җиткерде. Ахырдан берничә җөмлә татарча да әйтеп куйса да, Татарстан парламенты рәисе урынбасарының чыгышы урыс телендә яңгырады.

Концертка шулай ук, Казанга яңа билгеләнгән Иранның баш консулы да килгән иде. Шулай ук, Казанда яшәүче Төркия ватандашларының да концертка күпләп килүләре игътибарны җәлеп итте.

Чарада классик музыка белән беррәттән төрекчә, азәрбайҗанча һәм татарча җырлар да яңгырады.

Төркемнең җырчысы Ләйлә Чолакоглу концерттан соң үз кичерешләрен аңлатып Казанга килүләреннән бик шат булуларын, монда үзләрен чит кеше итеп түгел ә Казанда яшәүче итеп тоюларын белдерде.

"Без Казанда үзебезне Төркиядә кебек хис иттек. Тамашачы да безне җылы каршылады. Моны сүзләр белән генә аңлатып бетереп булмый", дип әйтте ул.

"Кунак бүлмәсе солистлары" концертын Төркиянең Казандагы баш консуллыгы ярдәме белән Казандагы Юныс Әмрә Мәркәзе оештырды.

XS
SM
MD
LG