Accessibility links

Кайнар хәбәр

Теләчедәге балалар йортына телемарафонда 600 мең сум акча җыелган


Теләчедәге балалар йортына телемарафонда 600 мең сум акча җыелган
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:27 0:00

Теләчедәге балалар йортына телемарафонда 600 мең сум акча җыелган

1 октябрь Казанның “Ярдәм” мәчетендә “Сөючеләр фида кыла” телемарафонына нәтиҗәләр ясалды һәм өлкәннәр көне билгеләнде. Корбан гаете алдыннан “Ярдәм” вакыфы “Яңа Гасыр” телеканалында Татарстанның Теләче районындагы “Гаилә учагы” исемле балалар йортына ярдәм максатыннан махсус телемарафон оештырган иде.

Оештыручыларның сүзләренчә, 24 сентябрьдә ТНВ каналында үткән “Сөючеләр фида кыла” телемарафоны татар дөньясында, аерып әйткәндә Татарстанда, иң зур телевизион хәйрия чарасына әйләнгән. Анда 22300 кеше катнашып, 600 мең сум акча җыелган. Әлеге акчалар смс ярдәмендә Теләче районындагы “Гаилә учагы” исемле балалар йортында тәрбияләнүче физик мөмкинлекләре чикле, авыру, ятим сабыйлар өчен күчерелгән.

Нәтиҗәләр ясау тантанасында Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов, “Ярдәм” тернәкләнү үзәге җитәкчесе Мәликә Гыйлметдинова, шулай ук күрмәүчеләр, ДЦП инвалидлары, шагыйрә, теле-радио алып баручы Шәмсия Җиһангирова кебек билгеле сәнгать әһелләре катнашты.

Илдар хәзрәт Татарстан диния нәзарәте исеменнән, Мәликә ханым ятим, авыру балалар исеменнән ТНВ каналына “Сөючеләр фида кыла” телемарафонын үткәрүдә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.

2013 елда “Яңа гасыр”да үткәрелгән беренче телемарафонда “Гаилә учагы” йортын булдыру өчен акча җыелган иде, ди Мәликә ханым. Аның ярдәмендә Теләче районы Иске Җөри авылында балалар йортына ике бина сатып алынган. 2014 елдагы телемарафон балалар йортын ремонтларга, кирәкле мебель, инвентарь сатып алуда, йортның тирә-ягын яхшыртуга зур өлеш керткән.

Татарстандагы инвалидлар берлеге вәкиле Асия Хисамова белдергәнчә, “Ярдәм” вакыфы аларга бүгенге көнгә кадәр даими ярдәм итеп килә.

“Безне һәрбер бәйрәм чараларына чакыралар, без бик теләп катнашабыз һәм үзебез дә катнашырга теләк белдереп торабыз, Теләчедәге балалар өчен кыш көне Яңа ел бәйрәмнәре, Сабантуй оештырырга булыштык. “Ярдәм” фондыннан Рамазан ае вакытында ифтарга автобуслар алып килеп, илтеп куя иде. Шулай ук быел Җиңү көне уңаеннан Волгоградка барырга транспорт “Ярдәм”нән булды, Болгарга, Биләргә сәяхәт кылганда шулай ук автобусларны фонд оештырды”, диде Асия ханым.

1 октябрь – өлкәннәр көне булуны истә тотып, “Ярдәм” вакыфы картларны бәйрәмнәре белән котлап инвалидлар декадасына багышланган чараларны да ачып җибәрде. Шул рәвешле мәчет янындагы чатырда берничә вакыйга билгеләнеп үтелде, барлык кунаклар һәм катнашучылар өчен бәйрәм табыны әзерләнгән иде. Мәҗлес азагында һәрбер килгән кешегә корбан итләре өләшенде.

XS
SM
MD
LG