Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда яңа урамнарга исемнәр эзлиләр


Эсперанто урамын Нурсолтан Назарбаев урамы итеп үзгәртү Казан халкында зур ризасызлык уяткан иде
Эсперанто урамын Нурсолтан Назарбаев урамы итеп үзгәртү Казан халкында зур ризасызлык уяткан иде

Шәһәр хакимияте казаннарны яңа төзелгән урамнарга исемнәр тәкъдим итергә чакыра. Тәкъдимнәрне 1 ноябрьгә кадәр җибәрергә кирәк. Танылган шәхесләр исемнәрен бу юлы кабул итмиләр.

Яңа урамнарга исемнәр эзлиләр дигән хәбәрне Казан шәһәре мэриясе 1 октябрьдә таратты. “Мэрия Казан халкын яңа урам һәм тыкрыкларга исем уйлап табуда актив катнашырга чакыра. Шәһәрдә яшәүче һәр кеше үзенең тәкъдимен кертә ала. Танылган шәхесләр исемнәренә бәйле булмаган тәкъдимнәр 1 ноябрьгә кадәр кабул ителә” диелә хәбәрдә.

Татар атамалы урамнар – 13,4%

Хәзерге вакытта Казанда 2 меңнән артык урам бар. Бу санга кечкенә тыкрыклар да, Казанның төрле бистәләрендә урнашкан исемнәре бер үк булган урамнар да керә. Әйтик, Алан урамы Залесный бистәсендә дә, Күлсәет бистәсендә дә бар. Ә Заречная дигән атамалы урамнар Казанда, гомумән, сигезәү.

2 мең урам арасында 280е генә - татар атамалы

Шушы 2 мең урам арасында татар атамалары яисә күренекле татар шәхесләренең исемнәре бирелгән урамнар нибары 13,4% тәшкил итә – якынча 280 урам. Шушы 280 урамның Дәүләки дип аталганы 13 тапкыр кабатлана. Ягъни 1нче Дәүләки урамы, 2нче Дәүләки урамы, 3нче Дәүләки урамнары бар...

Шәһәр үзәге дә татарныкы түгел

Казанның үзәк урамнары
Казанның үзәк урамнары

Казанның үзәк өлеше харитасына күз салсак, мәркәздәге урам атамаларында татар шәхесләре исемнәрен табу шулай ук җиңелләрдән булмас. Төп югары уку йортлары, зур оешмалар, эре сәүдә үзәкләре урнашкан урамнарда, кыскасы, халык теленнән төшми торган атамаларда татарлык юк диярлек: Бауман, Профсоюз, Кремль, Пушкин, Зур Кызыл, Дзержинский, Чернышевский, Мәскәү урамнары...

Татарстан башкаласының иң озын урамы – Җиңү проспекты: 9,8 чакрым. Икенче урында – ТЭЦ урамы. Хөсәен Ямашев исемен йөртүче проспектның озынлыгы - 6 чакрым тирәсе.

Иң киң урам булып Черек күл буенда урнашкан Дзержинский урамы санала. Бер ягыннан икенче ягына чыкканчы 125 м узасы.

Милли җәмәгатьчелек активлашты

Казанның яңа урамнарына исем эзлиләр дигән хәбәр таралгач, “Аурупалы Татарстан” блогы мөхәррирләренең берсе Айрат Фәйзрахман мэриягә актив рәвештә татар атамаларын тәкъдим итергә чакырды. “Шәхесләр исемнәре ярамагач, бәлки, тарихи вакыйгаларга, оешмаларга бәйле урамнар исеме булсын”, - дип язды Фәйзрахман “Facebook”тагы битендә. - “Мәсәлән, 30 август яисә Суверенитет урамы. Җәдитчеләр урамы. Печән базары урамы. Казансу урамы. Гыйлем урамы. Туган як, Туган тел урамнары.”

Айрат Фәйзрахман тәкъдимен хуплап, Сабантуй мәйданы һәм МинТатарчаСөйләшәм урамы кирәк дип язучылар да булды. Соңгысы Бауман урамының хәзерге атамасын алмаштырырга тиеш дип тәкъдим ителгән.

Казанны “татарлаштыру” арта

Соңгы 10 елда Казан урамнарының шактые исемен үзгәртте. Яңа атамалар арасында татар шәхесләренең исемнәрен йөртүче урамнар шактый, әмма алар күп очракта шәһәр читендәге бистәләрдә урнашкан. Әйтик, Мирный бистәсендәге элеккеге Трубная урамын Гомәр Гали урамы итеп үзгәрткәннәр. Адмиралтейская бистәсендәге элеккеге Проходная урамына Сәрдәр Вәисов исемен биргәннәр. Хәтта Сара Садыйкова исеме бирелгән урам да (элеккеге Нариманов урамының көньяк өлеше) сәнәгать зоналарына барып тоташа.

Аның каравы, Казанда эшләгән түрәләр исемнәрен киң проспектларга бирәләр. Мисалга, 2009 елда элек Взлетная дип аталган урам Альберт Камалиев проспекты итеп үзгәртелде. Камалиев заманында Совет районы хакимияте белән идарә иткән.

Казанда чын татар утрауларын хәтерләткән микрорайоннар да бар. Мәсәлән, Кояшлы шәһәрнең өч урамы да татар шәхесләре исемнәре белән аталган: Гариф Ахунов, Мидхәт Булатов һәм Бакый Урманче урамнары.

Казан мэриясе халык фикерен 1 ноябрьгә кадәр җыя. Тәкъдимнәрне kazan.name@gmail.com электрон почтасына юлларга кирәк.

Ә сез Казанга нинди исемле урамнар кирәк дип уйлыйсыз? Үзегезнең фикерләрегезне безнең форумда калдырыгыз.
XS
SM
MD
LG