Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Төрки яшьләргә Хәтер көненә барырга тәкъдим итәчәкбез"


Истанбулда үткән XVI Төрки яшьләр корылтаенда Татарстан вәкилләре. 2014, декабрь
Истанбулда үткән XVI Төрки яшьләр корылтаенда Татарстан вәкилләре. 2014, декабрь

7-12 октябрьдә Казанда II Төрки яшьләр фестивале үтә. Оештыручылар, вакыты туры килсә, яшьләргә Хәтер көненә дә барырга тәкъдим итәчәкбез дип белдерә.

7-12 октябрьдә Казанда үтәчәк II Төрки яшьләр фестиваленә Татарстан, Төркия, Азәрбайҗан, Казакъстан, Чуашстан, Башкортстан, Молдовадагы гагауз, Дагыстаннан нугай, Кавказдан балкар һәм карачай вәкилләре җыелачак. "Идел" яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина, Хәтер көне яшьләр чарасына туры килгән очракта, без төрки кардәшләргә анда барырга да тәкъдим итәчәкбез, дип белдерде.

Әлеге язма әзерләнгәндә Казан түрәләре Татар иҗтимагый үзәгенең Хәтер көнен 11 октябрь көнне Казан милли мәдәни үзәге каршындагы Хөррият һәйкәле янында үткәрик дигән үтенечен канәгатьләндермәгән иде.

Сафина Төрки яшьләр фестиваленә татарның ачы язмышына, Казанның яулап алынуына багышланган чыгыш ясаучы тарихчыны чакыру мөмкинлеге турында уйлауларын да әйтте. Аның сүзләренчә, Казанга милли җанлы, үз милләтләренең язмышы өчен битараф булмаган яшьләр җыелачак.

Ләйсән Сафина
Ләйсән Сафина

"Без бу фестивальгә шәхесләрне түгел, ә оешмаларны чакырдык. Казакълар һәм башкортлардан төрле оешма вәкилләре килә. Мин милли проблемнарга битараф булмаганнар җыелыр дип уйлыйм. Ул егет-кызларның күбесен белмибез, фестиваль кысаларында танышачакбыз. Без, чын мәгънәсендә, үз милләтләре өчен кайгырып йөри торган яшьләр килер дип өметләнәбез", ди Сафина.

Казанда әлеге төрки фестиваль икенче мәртәбә үтә. Күпләр Татарстан башкаласына беренче тапкыр юл ала. Оештыручылар аларга үзләрендәге яшьләр тормышына һәм яшьләр сәясәтенә караган кызыклы проектларны да алып килергә кушкан.

"Сәясәт өлкәсендә төрки яшьләрдә бүген нинди проектлар бар икәнен дә беләсебез килә. Безнең уртак проблемнар бик күп. Шул ук туган телне укыту мәсьәләсе, студентлар алмашу да бар. Аларда бу эшләрнең ничек барганлыгын да беләсебез килә. Безнең чара вакытында әлеге проектларны да тәкъдим итү каралган. Алар үзләренең оешмаларының нинди максатлар белән эшләвен тәкъдим итәчәк. Бәлки, нугайларның нәкъ үзләренә караган ниндидер инновацион проектлары бардыр. Бәлки сәяси, бәлки агарту эшләре, бәлки спорт чаралары үткәрәләрдер. Безнең бу чара проектлар мәктәбе формасында узачак. Үзебез дә алардан нәрсәдер өйрәнеп калырга телибез. Бәлки аларга ярдәм күрсәтү дә булыр", ди Сафина.

Шулай да ул Казан чарасының күбрәк мәдәни якны күз алдында тотачагын да әйтә.

"Төрле елларда лидер һәм хәзер төрле өлкәләрдә активист булганнарны чакырып яңа исемнәр ачарга кирәк дигән максат белән эшләнә торган эш бу. Казан – төрки яшьләр вәкилләренең җыелу урнына әйләнергә тиеш. Казанны күрсәтеп күбрәк мәдәни, тарихи якка да басым ясыйсыбыз килә", ди Сафина.

1992-93 елларда Казан Төрки яшьләрнең җыелу урнына әйләнгән иде инде. Аннан соң төрки яшьләрнең үзләренең халыкара оешмасы барлыкка килә. Аның үзәге башта Төркиядә була, ә бүген баш фатиры Азәрбайҗан башкаласы Баку шәһәрендә. Бу оешма ике елга бер тапкыр корылтай үткәрә, карарлар кабул итә. "Без әлеге халыкара оешма белән бер-беребезне берничек тә кабатламыйбыз. Халыкара оешма ике елга бер тапкыр төрле төрки дәүләтләрдә җыела, ә без – елга бер, бары тик Казанда гына очрашабыз", ди Сафина.

Узган елгы беренче фестивальдән аермалы буларак, быел оештыручылар чара ахырында яшьләр алдында торган проблемнарны үз эченә алган резолюция дә кабул итәргә җыена.

XS
SM
MD
LG