Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда гадәттән тыш хәл тәртибе кертелгән


Гадәттән тыш хәл тәртибе Башкортстанның төньягында игълан ителгән
Гадәттән тыш хәл тәртибе Башкортстанның төньягында игълан ителгән

Республика башлыгы Рөстәм Хәмитов сигез районда гадәттән тыш хәл тәртибен игълан итте.

Туфракның артык дымлануы аркасында авыл хуҗалыгы культураларының күбесе һәлак булды. Килеп туган вәзгыятьне азмы-күпме яхшыртыр өчен, Хәмитов Аскын, Балакатай, Дуван, Иглин, Кыйгы, Мишкә, Мәчетле һәм Салават районнарында гадәттән тыш хәл тәртибен кертү турындагы боерыкны имзалады.

Документ Башкортстан авыл хуҗалыгы министрлыгына туфрак дымланудан зыян күргән оешмаларга ярдәм күрсәтергә боера.

XS
SM
MD
LG