Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанга читтән кайтучы татарлар кирәкме?


Ватандашларга Русиягә кайтырга ярдәм итү програмында Татарстанны катнаштырмыйлар
Ватандашларга Русиягә кайтырга ярдәм итү програмында Татарстанны катнаштырмыйлар

Яңа гына расланган “Татарстан-2030” стратегиясендә 2030 елга республика халкы 4,2 миллионга җитергә тиеш дип язылган. Халык санын шул исәптән мигрантлар хисабына да арттырырга җыеналар. Чит илләрдән күченеп кайткан татарлар Азатлыкка Русия ватандашлыгын алу нечкәлекләрен сөйләде.

"Татарстан-2030” стратегиясендә куелган төп максатларның берсе – халык санын арттыру. Хәзер республикада якынча 3,8 млн. кеше яшәсә, 2030 елга бу санны 4,2 миллионга җиткерергә телиләр.

Халык санын арттыруның ике юлы бар: балалар туу һәм халыкны читтән кайтарту. Стратегиядән күренгәнчә, 2030 елга республикада халык саны якынча 400 мең кешегә күбрәк булачак. Шуларның 54 меңе Татарстанга күченеп килгән мигрантлар булырга тиеш.

Кире кайтырга теләгән ватандаш - кем ул?

2006 елдан бирле Русиядә ватандашларга кире кайтырга ярдәм итү програмы эшли. Әлеге програм Советлар берлеге таркалганнан соң Русиядән читтә яшәп калган кешеләргә Русиягә күченергә булыша.

Күченеп килүчеләргә булган милекләрен салым түләмичә Русиягә кертергә рөхсәт ителә. Килеп урнашканнан соң, гаилә башлыгына 240 мең, гаиләнең башка әгъзаларына 120 мең сум түләнә.

Гаилә башлыгына 240 мең, гаиләнең башка әгъзаларына 120 мең сум түләнә

Русиянең барлык төбәкләренә килеп төпләнү рөхсәт ителми. Андыйлар 48 генә. Араларында Татарстан белән Башкортстан юк. Ягъни чит илдән Русиягә кайтырга теләгән кеше (бу програм нигезендә - ред.) әлеге ике республикага күченеп килә алмый. Идел буе федераль бүлгесе төбәкләре арасында Түбән Новгород, Оренбур, Пенза, Самар, Сарытау, Ульян өлкәләре, Мари Иле, Мордовия, Чуашстанга күченергә мөмкин.

2013 ел азагында әлеге федераль програмнан файдаланып күченеп килгән кешеләрнең саны 36 меңнән артып китте. Русия ватандашлыгын алыр өчен, башка дәүләт ватандашлыгыннан баш тарту таләп ителә.

Татарстанда хәлләр ничек?

2014 елда Татарстанга 20,5 мең кеше күченеп килгән. Шуларның 79%-ы Русия төбәкләреннән, 19%-ы БДБ илләреннән, калган 2%-ы, яисә 266 кеше, Татарстанга ерак чит илләрдән яшәргә килгән. Алар арасында күпме татар булганын Федераль миграция хезмәте әйтә алмый - андый статистика юк. Шунысы гына билгеле: республика югары уку йортларына 2014 елда Татарстаннан читтә туып үскән 600дән артык егет һәм кыз кабул ителгән. "Аларның барысы - татар", диде Азатлыкка Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров.

2015 елда Татарстанда вакытлыча яшәү рөхсәтен бер мең кеше ала ала

Русиядә төпләнеп калырга теләгән кеше иң элек вакытлыча яшәү рөхсәтен алырга тиеш. 2015 елда федерациядә барлыгы 151 мең андый рөхсәт бирү каралган. Татарстанга исә шул 151 мең квотаның бер меңе генә бирелгән. Ягъни вакытлыча яшәү рөхсәте республикада яшәргә һәм эшләргә калырга теләгән бөтен кешенең бер меңенә генә бирелә дигән сүз. Чагыштыру өчен: Башкортстанда бу квота – 3 мең, Түбән Новгород өлкәсендә – 4100, Самар өлкәсендә – 5 мең кеше. Хәтта Ульян өлкәсенә дә күбрәк – 2 мең кешелек квота бирелгән.

ФМСка татар ни, үзбәк ни

Азатлык соңгы елларда Татарстанга чит илләрдән күченеп кайткан һәм Русия ватандашлыгын алуга ирешкән татарлар белән сөйләште. Алар югарыда тасвирланган ватандашларга кире кайтырга ярдәм итү програмында катнашмыйча, Русия хөкүмәтеннән бернинди ярдәм алмыйча, Татарстанда төпләнүгә ирешә алган.

Нигина Әхмәдуллина, Үзбәкстаннан күченгән:

– Казандагы югары уку йортына укырга кердем. Ташкенттан килеп төшү белән университетымда теркәлдем. Шуннан вакытлыча яшәү рөхсәтен алырга кирәк иде. 2011 елда Федераль миграция хезмәтендә 7 сәгать чират торып бөтен документларымны тапшыра алдым. Ә хәзер квотага керер өчен, иң элек талон аласы. Ул талоннарны атнага ике тапкыр унар данәдә генә бирәләр – кыскасы, алып кара син ул талонны! Бер таныш кызны ул квотага кертмәделәр, гәрчә әтисе Русия ватандашы булса да.

Нигина Әхмәдуллина
Нигина Әхмәдуллина

Вакытлыча яшәү рөхсәтен алганнан соң, пропискага кергәч кенә, даими яшәү рөхсәтенә (вид на жительство) гариза бирәсең. Мин биргәндә, пропискага кергәннән соң ярты ел көттем, ә хәзер бер ел көтәсе. Андагы кәгазь кочагы коточкыч зур! Минем документларны дүртенче тапкыр алып килгәч кенә кабул иттеләр. Өстәвенә һәрбер документны алыр өчен табибта тикшеренәсе – акчага, әлбәттә.

Аннары урыс теленнән имтихан тапшырттырдылар. Минем Ташкентта тәмамлаган югары йортыннан алынган дипломымда урыс теле булса да, Казанда барыбер урысчадан имтихан узарга мәҗбүр иттеләр. Аның өчен тагын 5330 сум түләдем.

Казанда урысчадан имтихан узарга мәҗбүр иттеләр. Аның өчен тагын 5330 сум түләдем

Федераль миграция хезмәтендә миңа бернинди ташлама ясалмады. Аларга татар ни, үзбәк ни – барысы бер – гастарбайтер. Җитмәсә, Үзбәкстан паспортын күрүгә тагы да ныграк бәйләнәләр иде.

Ахыр чиктә 2013 елда даими яшәү рөхсәтен алгач, 2 ай ярым узганнан соң, Русия ватандашлыгына гариза бирдем. Гадәттә даими яшәү рөхсәте белән биш ел яшәргә кирәк. Әнием Русия ватандашы һәм пенсионер булгач, миңа алай озак көтәргә туры килмәде. Ул гаризаны биргәнче, Үзбәкстан ватандашлыгыннан баш тартырга кирәк иде. Мин баш тарту турында гаризаны яздым, аны Үзбәкстан вәкиллегенә җибәрдем, тик алар өчен ул гариза әллә бар, әллә юк. Нәтиҗәдә Мәскәүгә үзем барып, кирәкле документларны вәкиллеккә тапшырдым.

Аллаһка шөкер, 2014 елның февраль башында Русия ватандашы паспортын алдым. Ә Үзбәкстан ватандашлыгыннан мине һаман чыгармаганнар – аны биш елдан соң гына юк итәләр дип беләм. Әле итсәләр, әлбәттә.

Нәгыйулла Хәсән, Кытайдан күченгән:

– 2005 елда Кытайда туып үскән бертөркем татар яшьләре белән Казанга югары белем алырга дип килдем. Әлеге мөмкинлек өчен Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиевкә һәм Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтлемен.

Нәгыйулла Хәсән
Нәгыйулла Хәсән

2010 елда Татарстан кызына өйләндем. Вакытлыча яшәү рөхсәтен алдым. Ул өч елга бирелә икән. Шул өч елда миңа даими яшәү рөхсәтен алырга кирәк иде.

Федераль миграция хезмәтенә документлар тапшыру бик авыр. Бөтен Татарстан өчен бер генә телефон номеры эшли. Квотага эләгер өчен июньдә шалтыраткан идем, сентябрьдә килегез, диделәр. Килдем, бер-ике документның күчермәсе җитмәде – шуның аркасында кабул итмәделәр. Тагын ике ай көтеп, яңадан килергә туры килде.

Татар булсак та, безгә Татарстанда төпләнергә ярдәм итергә ашкынып торалар димәс идем

Кытайда безнең СССРдан күченгән татарларның нәсел дәвамчылары икәнлегебезне дәлилләүче документ бар. Шуны урысчага тәрҗемә итеп, нотариуста теркәп, ФМСка алып килгән идем. Ярдәме булырга тиеш, мин дә бит кире кайтырга теләүче Русия ватандашларының берсе дип уйладым. Кирәге чыкмады. “Ул документ бездә гамәлдә түгел”, диделәр.

Ахыр чиктә 2013 елда даими яшәү рөхсәтен алуга ирештем. Бу рөхсәт биш елга бирелә. Шуннан Русия ватандашлыгын алу эшләрен башладым.

Иң авыры урыс теленнән имтихан бирү булгандыр. Җәмәгатем урысчаны азмы-күпме өйрәтте, билгеле, ләкин минем белемне Казакъстан белән Украинадан күченеп килгән урысларның белеме белән бертигез дәрәҗәдә бәяләүләрен аңламыйм. Алар өчен урыс теле – туган тел бит. Ә мин Кытайда туып үскән татар. Урысчам чамалы. Ул имтиханны көчкә тапшырдым. Һәм менә 2015 елның августында бөтен документларны җыеп, Кытай ватандашлыгыннан баш тартып, Русия ватандашлыгына гариза яздым. Иншаллаһ, 2016 елның февраль аенда әзер булырга тиеш.

Татар булсак та, безгә Татарстанда төпләнеп калырга ярдәм итергә ашкынып торалар дип әйтмәс идем. Мәсәлән, минем белән укырга килгән 26 кеше кире Кытайга кайтып китте. Ә бит аларның яртысы Казанда, тарихи ватаннарында калырга теләгән иде – килеп чыкмады.

Равил Ибраһимов, Үзбәкстаннан күченгән:

Нигина белән Нәгыйулладан аермалы буларак Равил Ибраһимов гаиләсе белән Үзбәкстаннан Русиягә ватандашларга кире кайтырга ярдәм итү програмы нигезендә күченгән.

Равил һәм Асия Ибраһимовлар кызлары Әминә белән
Равил һәм Асия Ибраһимовлар кызлары Әминә белән

– 2013 елның июнендә гариза бирдек. Ноябрь аенда безне ул програмга кабул иткәннәрен белдек. Безгә тәкъдим ителгән төбәкләрдән Свердлау өлкәсен сайладык. Әйберләребезне җыйдык та 2014 елның 27 гыйнварында Ташкенттан Екатеринбурга очтык. Вакытлыча яшәү рөхсәтен алырга дип Федераль миграция хезмәтенә килдек. Свердлау өлкәсенә бик күп кеше күченә икән. Безне 2,5 ай көттерделәр. Гаризабызны апрельдә генә кабул иттеләр. Июньдә ул вакытлыча яшәү рөхсәтен алдык һәм шунда ук, Үзбәкстан ватандашлыгыннан баш тартып, Русия ватандашлыгына яңа гариза бирдек. Декабрьдә Русия паспортлары кулыбызда иде.

Документ тапшыруны мин чын җәһәннәмгә тиңләр идем

Без ватандашларга кире кайтырга ярдәм итү програмы нигезендә күченсәк тә, ул програмның безгә тиешле бөтен акчасыннан алдан ук баш тарткан идек, чөнки аннары ел саен керемнәребез турында белешмәләр ясап, хисап тотып яшәргә кирәк. Акчадан баш тарткач, безне тикшермиләр дә, карамыйлар да. Шуңа күрә Русия ватандашлыгына ия булгач, тыныч күңел белән Екатеринбурдан Казанга күчендек. Беренчедән, Уралдагы климат безгә килешмәде, икенчедән, Татарстан башкаласында туганнарыбыз да бар.

Федераль миграция хезмәтендә эшләүчеләр безгә бик битараф булды. Анда документ тапшыруны мин чын җәһәннәмгә тиңләр идем. “Монысы дөрес түгел, моны кабул итә алмыйбыз” диләр дә берни аңлатмыйча кире борып җибәрәләр. Документларны яңа баштан әзерләп, күпме вакыт көтеп тагын киләсең... Кыскасы, мәшһәр!

Ренат Мозаффаров, Азәрбайҗаннан күченгән:

Ренат Мозаффаров
Ренат Мозаффаров

– 1988 елда Бакыда тудым. 1992 елның июль аенда әнием белән Ульян шәһәренә күчендек. 2002 елда Казанга килеп төпләндек. Әниемдә Русия паспорты булгач, тыныч күңел белән гомер иттек. Миндә туу турында таныклык бар. Балалар бакчасына, мәктәпкә алдылар. Пропискага керттеләр. ИНН, иминият таныклыгын бирделәр. Кыскасы, бернинди проблем булмады.

Беренче паспортымны алу вакыты килеп җиткәч, башланды хәлләр. Канун буенча Русиягә элеккеге СССР республикаларыннан 1992 елның 1 февраленә кадәр килеп төпләнгән кешеләр Русия ватандашлары булып санала икән. Ә без Азәрбайҗаннан Ульян өлкәсенә 1992 елның июль аенда килдек.

Җиде ел документсыз яшәдем

Миңа паспорт бирүдән баш тарттылар. Сезгә бирә алмыйбыз, диделәр. Әнием кемнәргә генә язмады, Мәскәү түрәләренә кадәр барып җитте. Тегеләрнең җаваплары Казандагы Федераль миграция хезмәтенә килеп төшә. Болар тагын мине кире борып җибәрә. Җиде ел шулай документсыз яшәдем.

Ахыр чиктә хәлемә керделәр бугай. Мине Казандагы пропискадан төшерттереп, вакытлыча яшәү рөхсәтен бирделәр. Шуннан даими яшәү рөхсәтенә гариза яздырттылар. Аннан соң гына, күпме медкомиссия узып, Русия ватандашлыгын алырга мөмкинлек туды.

Нәтиҗәдә 10 ел буе документсыз йөргәннән соң, 2014 елда – 26 яшемдә – Русия паспортын алдым.

Мине бу эштә Үзбәкстаннан күченгән татарлар шаккатыра. Алардан үрнәк алырга кирәк дип саныйм: нинди авырлыклар узып, барыбер тегеннән Татарстанга күченү җаен таба беләләр.

XS
SM
MD
LG