Accessibility links

Кайнар хәбәр

Террорда шикләнелгән Альберт Галиевнең кулга алынуы хәбәр ителә


Альберт Галиевне 10 ел элек эзләгәндә эленгән игълан
Альберт Галиевне 10 ел элек эзләгәндә эленгән игълан

Татарстанда террор гамәлләренә катнашы булуда шикләнелгән Альберт Галиевнең кулга алынуы турында хәбәр ителде.

Дистә елга якын эзләүдә булган Альберт Галиев Татарстанда кулга алынган дип хәбәр итте "Коммерсант".

Тикшерүчеләр Галиевнең 2000 елда Балык Бистәсе районында оешкан һәм җиһадка чакырган "Ислам җәмәгате" төркеме җитәкчесе булган дип саный. 2004-2005 елларда бу төркем вәкилләренең чечен сугышчылары кушуы белән Идел буе һәм Уралда шартлаулар оештыруга катнашы булуы шикләнелә. Галиевнең шулай ук 2012 елда мөфти Илдус Фәиз һәм аның ярдәмчесе Вәлиулла Ягъкубка һөҗүмгә катнашы булуы фаразлана.

XS
SM
MD
LG