Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Русия белән Сүриядә хәрби хезмәттәшлек ихтималын кире какты


АКШ Саклану министры Мәскәүнең Сүриядәге стратегиясен "фаҗигале хата" дип бәяләде.

АКШ Сүриядә үз очучыларының иминлеге өчен генә Русия ягы белән сөйләшүләрне дәвам итәчәк. Башка төрле хезмәттәшлеккә без әзер түгел, диде Пентагон башлыгы Эштон Картер.

"Русиянең Сүриядәге фаҗигале һәм хаталы стратегиясен тормышка ашыруга без катнаша алмыйбыз, сөйләшүләр дәвам итәчәк, бу очучылырыбызның иминлеге өчен мөһим, башка төрле хезмәттәшлек булмаячак", диде АКШ саклану министры. Русия саклану министры урынбасары Анатолий Антонов Мәскәү АКШ белән хәрби очышларны килештерергә риза дип белдерде.

Көнбатыш Русия "Ислам дәүләте" көчләрен түгел, ә Сүрия президенты Башар Асадка каршы сугышучы оппозицияне утка тота дип саный. Төркия премьер-министры Әхмәт Давутоглу Русия ясаган 57 һөҗүмнең икесе генә "Ислам дәүләте"нә каршы булды дип белдерде. Саклану министры вәкиле Игорь Конашенков бу белдерүне нигезсез дип атады һәм Русия бары тик "Ислам дәүләте" террорчыларын утка тота диде.

"АКШ һәм башка илләрнең хәрби һава көчләре Сүрияне инде бер ел утка тота. Без дә аларның һөҗүмнәре террорчыларга каршы түгел дип әйтә алабыз", диде министрлык вәкиле.

30 сентябрь Русия Сүриядә "Ислам дәүләте" сугышчыларына каршы һава һөҗүмнәрен башлады. 7 октябрь һөҗүмнәр диңгездән башланды. Саклану министры Сергей Шойгу сүзләренә караганда, 112 һөҗүм ясалган. "Русия оппозициядәге "Сүрияне азат итү армиясе" белән сөйләшүләр башлап илдә солых урнаштырырга ярдәм итәргә әзер", дип белдерде Русия тышкы эшләр министрлыгы.

XS
SM
MD
LG