Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарның көрәше мәгариф мәйданына күчте"


Казанда Хәтер көне үтте
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:37 0:00

Казанда Хәтер көне үтте

"Казан" милли-мәдәни үзәге каршында узган Хәтер көнендә 150ләп кеше катнашты. Милли мәгарифне торгызу, Рәфис Кашаповны азат итүне дә эченә алган резолюция кабул ителде.

Хәтер көнендә 150ләп кеше катнашты. Матәм чарасы "Казан" милли-мәдәни үзәк каршында узды. Урам җыены узу урыны тимер рәшәткәләр белән камап алынган иде. Һәркемне дә тимер капкалар аша тикшереп керттеләр. Чара узган җирдә ике дистдән артык ОМОН хезмәткәре бар иде. Зур автозак машинасының берсе мәйдан читендә булса, икенчесе Татарстан Дәүләт шурасы бинасы янында кизү торды. Чара көндезге 11дә башланды.

Урам җыенында катнашучылар Татарстан, Кырым татарлары, Чуашстан, Мари Иле байраклары тотып торды. Берничә плакат Рафис Кашаповны яклау, аны азат итүне таләп итү булса, башкалары Хәтер көненә багышланган иде. Халык арасында Равил Фәйзуллин, Газинур Морат, Нәҗибә Сафина, Жәүдәт Сөләйман, Рәфис Корбан, Рүзәл Мөхәммәтшин күренде.

Хәтер көне җыенында катнашучылар
Хәтер көне җыенында катнашучылар

Элекке заманнарда Камал театры артистлары күп килә иде, хәзер алар арасыннан Казанны яклап шәһит китүчеләрне искә алу чарасында Әзһәр Шакиров кына катнаша. Халык арасында милләтпәрвәр булган, даими рәвештә милли хәрәкәткә ярдәм итеп торган мәрхүм Шамил Закировны искә алучылар да булды.

"Шамил абый исән булганда артистлар да, үзе дә калдырмый йөрде. Туфан Миңнуллин исән чагында, депутат язучы-шагыйрьләр дә артыннан иярә иде, хәзер алары да чыкмый", дип сөйләнеп торды чарада катнашучылар.

Соңгы елларда Хәтер көненнән дин әһелләре дә читләште, алар да матәм чарасында катнашмый. Элекке елларда Илдус Фәизләр булса, соңгы елларда Айрат Шакир Коръән сүрәләрен укып дога кыла. Бу юлы да урам жыены аның дога кылуы белән башланды.

Чаллы-Казан юлында полиция татар активистларын тоткарлый
Чаллы-Казан юлында полиция татар активистларын тоткарлый

Чаллыдан чыгарылмаган Фәүзия Бәйрәмова белән телефон аша элемтәгә керделәр. Ул мәйдандагы халыкка телефон аша фикерләрен житкерде. "Татарлар 1552 елдан бирле михнәтләр күрде, дәүләтчелекне югалткан татар юкка чыгарга тиеш иде. Коллыкта калган милләткә каршы басып алучылар тарафыннан барысы да эшләнде. Татарга карата геноцид сәясте алып барылды, милләт колонизаторлар астында калды. Без урыска әйләнергә тиеш идек. Милләтнең бер өлеше шулай эшләде дә. Исән калыр өчен урыс булды. Милләтнең бер өлеше сугыша-сугыша, чигенеп, кара урманнарга, сазлыкка качып, телен, динен саклап калды. Без шул татарларның дәвамчылары. Хәтер күзәнәкләрдә саклана", дип шигырь юлларын яңгыратты Фәүзия Бәйрәмова.

Рафаил Мөхәммәтдинов: "Татарның көрәше 462 ел бара, ул туктамады, киләчәктә зур көрәшләр дәвам итәчәк. Кылыч белән сугыш бетте, хәзер бу мәгариф мәйданына күчте, мәгълүмат сугышы бара.

Хәтер көне җыенында
Хәтер көне җыенында

Төп көрәш мәктәпләрдә, матбугатта, телевидение белән интернетта бара. Толерантлык идеологиясен алга чыгарып татарларны эретергә телиләр. Нинди чаралар мөмкин? Көрәшнең берничә механизмы бар. Милләт сыйфат ягыннан үсәргә тиеш, бу һәр татарның бурычы. Бизнеста алда булыйк. Хакимияткә татарлар үтеп керергә тиеш. Татар үрчесен. Бүген татар ике-өч бала тудыра, әмма үз сүзебезне әйтер өчен, парламента үз кануннарыбызны уздырыр өчен күп тавыш кирәк. Кем күбрәк шул хуҗа. Без татар теленә ябышырга, Балтыйк буе милләтләре кебек үҗәт булырга тиеш", диде ул.

Матәм чарасында яшьләр азрак иде. Айрат Фәйзрахманов: "Төрле кеше азатлык шигаренә үз мәгънәсен сала, минем өчен азатлык асылы милли эшләрдә ирекле булу, берсенә дә бәйле булмыйча, үз мәсьәләләребезне үзебезчә хәл итү мөмкинлеге ул. Мисал өчен, милли мәгариф, милли мәдәният проблемнарын хәл итү бу безнең хокук, минем өчен бу актуаль әйбер.

Өлкәннәр аерым дәүләт дип чыгыш ясый, хуплыйм. Бүген милли мәгариф системасын торгызу, аны тәртипкә салып ныгыту, татар мәктәпләрендә милли мохитне татар телле итеп оештыру, милли югары уку йортын булдыру безнең төп эшләр. Милләтне үстерү, саклау юлында ниндидер институциональ механизмнар булырга тиеш, бу - безнең дәүләт. Татарстан булмаса, татар үсеш алмаячак.

Яшьләр быел азрак, салкыннан курыкканнардыр дип уйлыйк. Ел саен бер үк форматта узуы да яшьләрне җәлеп итмидер дип уйлыйм. Мәсәлән, Татарстан фәннәр академиясе, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы бар. Шулай ук Татарстан Диния назарәте дә эшли. Тик алар барысы да бу чарадан читтә кала. Фәнни-гамәли конференцияләр, түгәрәк өстәл форматлары бар бит. Ник кулланмаска? Дискуссия оештырырга мөмкинлек бар, тик кулланмыйлар, әллә теләк юк, әллә башка сәбәп аңламассың", диде ул.

Уфадан Вил Латыйпов, урыс түрәләре татар мәктәпләрен ябалар икән, мәхкәмәгә бирергә кирәк дип чыгыш ясады. "Без бит дәүләт булдырган милләт! Без үз сүзебезне әйтергә, Русия алдында таләпләр куярга тиеш! Ни өчен Оренбурда татарлар акцент белән сөйләшә дип укытучыларны мыскыл итәләр? Ник без дәшмибез? Якламыйбыз?", дип сөйләде ул.

Халыкара төрки яшьләр оешмасының җитәкчесе Илшат Абдуллаев: "Татарларның азатлыкка омтылуы, дәүләтчелекне кайтарырга теләве, бу теләкне мәйданга чыгып белдерү гадәти күренеш, бу шулай булырга тиеш тә. Димәк милләт яши, ул югарылыкка омтылырга тиеш. 16нчы гасырның ин зур фаҗигасе ул Казан ханлыгын яулап алу, Алтын Урданың юкка чыгуы", дип тә әйтте.

Язучы Рафикъ Юныс: "Азатлык минем өчен милләт үз хокукларын белергә, ул кысылып, кимсенеп яшәргә тиеш түгел. Үз телеңдә белем алу хокукы өчен дә азатлык кирәк. Кеше ирекле булып туган, шуны өчен дә көрәшү мөһим", диде.

Матәм чарасы ахырында резолюция укылды. Җыелган халык милли мәгарифне торгызу, Рәфис Кашаповны азат итү өчен тавыш бирде. Сөембикә манарасы янында дога кылынды, Кол Шәриф мәчетендә намаз укылды.

Хәтер көне. Киев

11 октябрь Хәтер көне Киевта да үтте. Бер төркем татар активисты Русия илчелеге бинасы каршына чыгып, "1552. Татар, онытма!" дигән шигәр күтәрде.

XS
SM
MD
LG