Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә кырымтатарларның йортларын җимерәләр


10 октябрь иртән Акмәчетнең Жигулина роща дип аталган урында төзелгән йортларны бульдозер, экскаваторлар белән җимерә башладылар. Бу урында 2005 елдан бирле җир таләп итеп кырымтатарлары йортлар төзи башлады, соңыннан аларга бер төркем славян да кушылган иде. Бүген Кырымда аларны яклардай көч юк.

Җирләр кешеләргә рәсми аерылмавы, аларны ниндидер төзелеш компаниясе арендага алуы һәм ул монда ниндидер төзелеш алып барачагы билгеле. Ун ел дәвамында монда кырымтатарлар инде йортлар да төзеп өлгерделәр. Шуларны 10 октябрьдә җимерә башлаганнар. Монда 2008 елдан башлап даими яшәгән Сания апа булган вакыйганы сөйләде.

Җимерелгән йөрт нигезе
Җимерелгән йөрт нигезе

“Иртән мин эшкә жыенганда чыгып карасам, йортыбыз тирәсендә тракторлар, милиция җыелды. Мин кешеләребезгә шалтыратып өлгергәнче, алар безнең базны (сарайны) сүтүне таләп иттеләр. Без сүтмәячәгебезне әйттек, анда газ балоннары бар дидек. Тагын бер күршебез, Валентина Ивановна килеп шундый истерика ясады шуннан алар китеп бардылар. Алар күршедә булган йорт нигезен җимерделәр, тагын бер төзелешне җимерделәр, бульдозер һәм экскаватор белән Айше исемле күршебезнең төзелеп яткан йортын боздылар. Монда алар белән милиция йөрде, ә тагын читтәрәк ОМОН бар иде. Мин монда инде 7 елдан бирле, кызым, оныгым белән яшим”, - диде Сания апа Азатлык радиосына.

Талят әфәнде йортына җимерелү яный
Талят әфәнде йортына җимерелү яный

Монда инде йортын төзеп бетергән Талят әфәндене дә төзегән йортын сүтүне таләп итәләр. Талят әфәнде сөйли: “Бүген алар бәяләүче китереп йортым күпме торганын өйрәнәчәкләр. Мине төзегән йортымны җимерергә өндиләр. Минем гаиләмдә 7 кеше. Алар миңа ике катлы бина өчен 1 млн. 59 мең рубль тәкъдим итәләр, тик кит моннан диләр. Монда бер ташның бәясе 7 рубль булгач, мин моңа ничек риза булыйм? Өч йортны инде юк иттеләр, тагын бер йортны хуҗасы үзе җимерә башлады, шулай итеп моннан инде 5 кеше китте. Мин 10 ел инде мондагы халык белән, мине мәҗбүр итәләр, повесткалар биреп мәхкәмәгә чакыралар. Мин инде яшь кеше түгел, яшем 70кә якын, ул повесткаларны алганда кан басымым 200гә күтәрәлеп китә, хәлем начарая. Нишлим мин?”

Җимерелгән йөрт нигезе
Җимерелгән йөрт нигезе

Билгеле булганча, бу урында йортларны төзи барган кешеләр вице-премьер Руслан Бальбекка да мөрәҗәгать иткәннәр, ләкин ул да бу мәсьәләдә ярдәм итмәгән, бу җирнең хуҗасы бар дигән рәвештә җавап биргән.

Шуны да әйтергә кирәк, бу җирләр әле Украина заманында ук Украина авыл хужалыгы академиясе карамагыннан алынып, сөргенгә дучар булганнарга йорт төзү өчен биреләчәк дип каралган иде. Принципта мәсьәлә шулай хәл ителергә тиеш иде. Шуның өчен кешеләр бу буш җирдә үзләре әкрен-әкрен йортлар төзи башлаганнар. Ләкин академия бу җирләрдән сөргенгә дучар булганнарның файдасына ваз кичсә дә, алар шулай да кешеләргә аерылмады, Украина заманында да, Русия заманында да.

Җимерелгән йөрт нигезе
Җимерелгән йөрт нигезе

Бу җирләргә төрле хужалар гел табылып торды. Вакыт узгач хакимиятләрнең бу җирләрне кешеләргә түгел, ә ширкәтләргә аерганы мәгълүм булды. Моңа “Метро”, “Эпицентр” кебек зур һәм бай сәүдә үзәкләре дәгъва иткәннәр иде. Алардан кешеләр ничек тә булса котылган иде Украина заманында.

Бу урынга хәзер ниндидер "Столичный" төзелеш оешмасы керергә омтыла. Бу оешма төрле ысулларны куллана башлаган. Инде төзелеп беткән йортларның хуҗаларына акча вәгъдә итеп, йортларны сүтәргә мәҗбүр итә, вакытлы йә кечкенә йортларны бульдозерлар китереп җимерә. 8 майда мондый җимерү булган иде. Бу җирләрдә кырымтатарлар килеп урнашкач, монда славяннар да килеп җир алалар, төзелеш башлыйлар. Аларның йортларын җимерүләре, бер кешегә инфаркт булганы хакында хәбәрләр бар.

Шуны да әйтергә кирәк, мондый вазгыятьтә элекеге елларда Мәҗлес даими кешеләрне яклап чыга иде, шуның өчен дә булса кирәк, бу төзелешләргә беркем тимәде. Хәзер исә вазгыять бөтенләй икенче.

Йортлар төзелгән урында мәчет тора
Йортлар төзелгән урында мәчет тора

Тагын бер факт. Бу йортлар төзелгән урында инде мәчет тора. Бу мәчетне яндырган заманнар да булды, ләкин ул төзәкләндерелде. Бу мәчетне хәзер нишләячәкләр икән бу җирләрнең яңа “хуҗалары”? Тантанадан тантанага йөргән Кырым мөфтие бу мәчетне якларга әзерме юкмы? Йә янә мәдрәсәләрне, мәчетләрне тентегәндә, мөселманнарны гаепсез тоткарлаганда күрмәмешкә сабышып дәшмичә утырачакмы?

Йортларын төзегән кешеләргә ярдәм итәчәк көч Кырымда юк сыман. Димәк, бик мактаулы Мәскәүнең репрессиягә дучар булган Кырым халыкларының реабилитациясе хакында фәрманы да җир һәм башка мәсьәләләрдә бер тиенлек булып чыга, ә бәлки ул башыннан шулай уйлангандыр да?

Җимереләсе йөртка эленгән шигар
Җимереләсе йөртка эленгән шигар

XS
SM
MD
LG